– Томаналыктан качыгыз, наданнардан читләшегез, телләр өйрәнегез, төрле фәннәр белән шөгыльләнегез, – дип тәмамлый.
Өлкәнрәк шәкертләр сөйләвенә караганда, Габделрахман бик шәп хәттат та икән әле: бик матур һәм дөрес итеп китаплар да күчереп яза икән мулла.
Тайсуган мәдрәсәсе һәм аның дәмулласы хакында барын да белеп, аңлап бетерми әле Абдулла. Шулай да тоя: ничектер башкаларыннан үзгә мәдрәсә бу, ниндидер нуры бар сыман, һәрхәлдә, дөньяны танып белү мөмкинлеге күбрәк, җанга азык мулрак. Әле яңа гына ачылган булуына карамастан, шәкертләрнең әллә кайлардан – Казан, Уфа якларыннан, хәтта Урал аръягыннан килеп укулары юкка түгел, күрәсең.
Җыену озакка сузылмады, шул җиңелчә кулдан кузгалдылар. Абдулла хәтта башындагы киез эшләпәсе белән аягындагы кәвешен алыштырырга, җиләнен салып, бишмәт кияргә дә өлгермәде.
Авылны чыгуга ук куе әрәмәлек башлана. Көз инде аны вәйран иткән: шомыртларның бурлаттай яфракларын, талап, җиргә түшәгән, моңа кадәр ямь-яшел утырган талларны кайнар су белән пешекләгәндәй ләшперәйткән. Алай да җәй әле бөтенләй китмәгән кебек. Әнә ул кипкән сарут, бөтерелгән сары яфраклы әрекмән төпләрендә посып ята сыман. Аяк асты катырган булуга карамастан, мәңге тансык җир исе, иегән үлән исе күңелне алгысыта – ямьле җәйләргә дәшә. Сукмактан эчтәрәк кышка калган кошларның чыкырдашуы җәйне юксыну хисен көчәйтә генә.
Инде шактый юл үттеләр. Ләкин Габделрахман ешлыкка борылмады, иңбашына эленгән җәясен кулына алмады, тирә-якка карана-карана, хозурланып, Зәйгә төшә торган такыр сукмактан атлый бирде. Сөңгесен таяк итеп уң кулына тоткан Абдулла аны ашыктырмады. Икәүләп сунарга беренче чыгулары түгел, шәкерте остазының гадәтен белеп бетерде инде: киек-җәнлек тотарга чын-чынлап ниятләгән булса, болай ук еракка китмәс, әрәмә эченә борылыр иде Габделрахман. Нигә дисәң, кош-корт, киек-җанвар әле моннан биш-алты ел элек кенә килеп утырган авыл халкыннан өркергә өлгермәгән, ындырлар артында ук көтүе-көтүе белән йөриләр, мал-туарга, иген-таруга зыяннары да байтак. Һәрхәлдә, теләге булса, инде, ким дигәндә, ике-өч куян алырга җитешкән булыр иде.
– Безнең Иске авыл да нәкъ шушылай урман-әрәмәләр эчендә утырыр иде, – дип сөйләп китте алдан атлаучы Габделрахман.
Аның инде үзләренең төп нигезләре хакында шәкертенә беренче сөйләве түгел. Әллә оныта, әллә туган ягын сагыну сагышы тышка бәреп чыга, сахрага чыктылармы, Казан өязенең Җөри юлында калган иске авылларын исенә төшерми калмый. Җирләрен тартып алып, урыс алпавытларына бирүләрен сөйли башласа, тәмам үзгәрә, күзләре ялкынланып янып чыга, тавышы көчәя. Бераздан исә аучы ташыганын сизеп ала бугай, сабырлана төшә, шушы Зәй буена күчеп килүләре, олы юлдан читтәрәк, тай суйган җирдә төпләнүләрен тезеп китә.
– Инде җиденче кыш бит, ә күңел һаман утырмый, – ди ул, сыкранып. – Урыны бай, ямьле югыйсә. Хәзергә бик тыныч та. Йөрәккә исә һаман нидер кирәк, һаман Казан ягына тарта. Ярый әле юанычка мәдрәсә бар. Юкса сагыштан саргаерсың, кем мелла Баһадиршаһ!
Абдулла тагын уңайсызланып куйды. Юк, күнегә алмый ул бу кушаматка. Җитмәсә, остазларыннан ишеткәләп, шәкертләрнең дә кайберләре соңгы вакытта аңа «Батыршаһ» дип эндәшкәли башладылар. Каян уйлап чыгарды соң әле Габделрахман хәзрәт әлеге кушаматны? Ә, әйе, быелгы яздан, кечкенә генә Тайсуган авылын гөж китергән вакыйгадан соң, шулай дип атап йөртә башлады аны мулла.
Сәвер йолдызының [1] Сәвер йолдызы – сәфәр ае, апрельгә туры килә торган ай.
соңгы көннәре иде. Урыс атнасы көнне сабактан соң Габделрахман аларны – Абдулланы һәм тагын ике шәкертне – урманга алып китте. Урман дип авыз тутырып әйтү генә инде. Авыл кырыендагы юкәлектә иде имамның чолыклыгы. Агачлар әле яфрак ярып бетермәгән, хәтта яткыл җирләрдә урыны-урыны белән кар ята. Юкәлек исә кап-кара, тик бөреләр генә уңган бавырсак булып бүрткән. Алай да бөтен тирә-якта яз исе, чәчәкләр исе, бал исе. Куыш агачларга ясалган чолыкларда кышлаган бал кортлары инде чын-чынлап эшкә керешкән: күке башы чәчәкләренә, ачылып килгән бөреләргә кунып, тамакларын ялгарлык тәмле су эзлиләр, авылның икенче ягындагы әрәмәлектән, тал песиеннән сап-сары «ипи» ташыйлар – кыскасы, мәш киләләр. Тик ярым җиргә иңдереп салынган келәттәге бүкән умарталарда кышлаучылары гына ябылуда яталар икән. Килеп җитүгә, мулла үзе дә җиңнәрен сызганды, тиз арада дүрт-биш дистә умартаны урман аланына чыгарып та тезделәр.
Әмма эшләре хәерсез булып чыкты. Икенче көнне таң белән Габделрахман мәдрәсәгә үзе кереп уятты аларны. Төнен кемдер бөтен умарталарны вәйран иткән икән. Чолыклыкка җитеп, яргалап ташланган берничә умартаны күрүгә үк, бар да ачыкланды. Мондый вәхшилек, һичшиксез, аю эше иде. Әнә аландагы эзләре дә шул хакта сөйләп тора.
Читать дальше