– Болай булгач, тынгы бирми инде ул хәерсез, – дип сукранды Габделрахман, яңа борынлап килгән үлән өстендә күч булып үлеп яткан кортларны кушучына алып. – Ничек тә өркетергә кирәк бу явызны. Шуңа йөрәгегез җитәрме, егетләр?
Абдулла дәшмәде. Ике иптәше исә берсен берсе уздырып шаулашырга тотындылар:
– Һәй, аны өркетүе, – дип җилкенде Иштирәк дигәне.
– Утлы күсәк белән куабыз аны, – дип әтәчләнде Юлтимер.
– Алай, – дип куйды мулла, бик үк ышанып җитмәвен яшереп тормыйча. – Шулай да без башта кулдан килгәнен эшлик әле.
Габделрахман, кулына балта-пычкы алып, чолыклык читенә таба китте. Шәкертләре аңа иярделәр. Бераздан инде ул тарафтан балта чапкан, пычкы чыжлаган, гөрселдәп агач ауган тавышлар гына ишетелеп торды. Көн кичкә авышканда, алан чатлы-ботлы агачлардан торган ур белән уратып алынган иде.
Алай да умарталарны саклап кунасы иттеләр. Билгеле инде, бу эш яшьләргә тапшырылды, мулла үзе авылга кайтып китте. Шәкертләр исә, чакма чагып, мәшкәгә ут көйрәттеләр, келәт алдына ук диярлек учак ягып җибәрделәр. Келәттә сыекланып беткән җәя белән дүрт ук бар икән. Шуларны алып, Абдулла читкәрәк китте һәм тиз арада бер көртлек белән боҗыр атып алды. Кошларның бик ябык, начар вакыты иде бу – апрель ае бит. Алай да көлгә күмеп пешерергә ярарлыклар.
Чолыклыкка көек исе таралырга өлгермәде, Габделрахман кабат килеп җитте. Үзе генә дә түгел, унике-унөч яшьләрдә булыр – кызы Тутыя белән. Мулла үзе олы бер төен итеп иске чикмән, торыпша ише нәрсәләр күтәргән, кызның исә ике кулында ике чүлмәк: берсендә – аш, икенчесендә әйрән булса кирәк. Тутыя бала итәкле озын ситсы күлмәктән. Чигүле алъяпкычын бәйләп куйгангамы, биле өзелердәй булып тора. Шуңамы, сыны Зәй буе камышы сыман. Балигъ булып җитмәгәнгәме, башка сәбәп беләнме, кыз пәрәнҗәсез, яулыгын артка чөеп бәйләгән. Аның ахактай ап-ак саф йөзен күргәч, әллә нишләп китте Абдулла. Тутыяның күмер сыман чем-кара күзләре, алар өстендә карлыгач канаты булып торган үтә төзек корым кара кашлары, матур гына песи борыны һәм иреннәре дулкынланып торган җыйнак авызы исертеп җибәргәндәй булды егетне. Мишәр кызлары бит-күз каплап йөрүне өнәмиләр – үз авылларында моңа хәтле дә кызлар күргәне бар иде Абдулланың: тәмам җиткәннәрен, печән өстендәге җиләк сыман тулып пешкәннәрен, күкрәкләре дәрт белән кайнарланып, ымсындырып торганнарын. Алай да мондый ук халәткә калганы, җебеп төшкәне юк иде әле егетнең. Балалыктан чыгарга өлгермәгән шушы чандыр кызга карады да катты. Ярый әле остазы Габделрахман вакытында телгә килде:
– Ник аптырап калдың әле, мелла Абдулла? Кайнар килеш борай боткасы ашап алырга кирәк. Иртәнге якта салкын булса дип, кием-салым, урын-җир алып килдем менә. Тик, йокы белән мавыгып, аю корбаны булмагыз тагын!
Ашыйсы килүе болай да онытылган иде Абдулланың. Келәт почмагында гына Тутыя басып торганда, ашы аш булмады: ботканы ике-өч тапкыр гына капкалады, чүлмәктән әйрән эчте дә торып ук китте, бик хуҗалыклы кыяфәт белән урны урап чыкты.
– Өмет анда түгел инде, егетләр, бар ышаныч сездә, – дип сөйләнде Габделрахман, нигәдер Абдуллага карап. – Ур шул – тавышын ишетү өчен генә инде ул.
Габделрахман белән Тутыя тәмам күз бәйләнгәч кенә киттеләр. Ул арада караңгылык иңде, күзгә төртсәләр дә күренмәслек булды. Җитмәсә, урның теге ягында кемдер дапы-допы йөренгән кебек. Шикләнүләрен бер-беренә сиздермәс өчен, егетләр юри кычкырып сөйләштеләр, учакны өр-яңадан дөрләтеп җибәрделәр дә, янәшәдәге имән төпләренә утырып, утка текәлделәр.
– Әкият сүлә әле, Абдулла, син аның ишегә оста бит, – дип ялынды Иштирәк.
Сүз дә юк, әкиятләрне дә, төрле риваятьләрне дә күп белә Абдулла. Өлкәннәрдән ишеткәннәре дә җитәрлек, китаплардан укыганнары да буа буарлык. Өстәвенә аларны кеше җанына ятарлык итеп сөйли дә белә. Тик әкият сатарга кәефе юк иде аның бүген. Күз алдында һаман да Тутыя сыны. Әнә хәзер дә, калын толымнарын иңенә салып, келәт почмагында тып-тын гына басып тора сыман. Шулай итеп, малай чагы үтте, кызларга күзе төшәр вакыты җитте микәнни соң аның? Төшсә ни булган? Кыз бер дигән, ата-анасы абруйлы, тормышлары җитү. Өйләнеп җибәргәндә дә зыян итмәс иде. Нигә, анлык кына рәте бар атасы Галинең… Тукта, өйләнергә дип килдемени соң ул монда? Хыялы – гыйлем эстәү, телләр-фәннәр белү лә Абдулланың. Юк, гаиләгә батарга ярамый әле аңа. Әнә ич Габделрахман хәзрәт үзе әйтеп тора: «Яшьлегендә голүмле булып кал, Абдулла», – ди. Безнең татарда зур-зур мәдрәсәләр, дарелфөнүннәр [2] Дарелфөнүн – университет.
юк инде югын, әмма дә ләкин гыйлем җыйган кешегә Әбүгалисина мәгарәләре бар, ди. Аның сөйләвенә караганда, Арча ягында, Ташкичү дигән авылда, атаклы бер мәдрәсә бар, имеш. Кайчандыр үзе шунда гыйлем нигъмәте җыйган Габделрахман. Дәмулласы Габделсәлам ахун дин вә шәригать ягыннан гаять гыйлемле булуы белән бергә гарәп вә фарсы телләрен ана теледәй белә, бик күп фәннәрдән хәбәрдар, шулай ук җырулар чыгара, робагыйлар һәм төрле китаплар яза, ди. Шиксез шуңа барып егыл, гыйлем эстәмәкне дәвам иткел, ди аңа остазы. Мөмкинлегең булса, бүтән мәдрәсәләргә дә бар, илләр гиз, яңа җирләр, халаеклар күр, ди. Гаилә кору исә боларның барына балта чабу белән бер булачак иде.
Читать дальше