1 ...7 8 9 11 12 13 ...52 Нидер дөпелдәгәнгә сискәнеп, башын күтәрде Абдулла. Караса, учакта ут сүнеп бара, бүкәннәрдә утырган егетләрдән җилләр искән, кайнар көлдән арттарак ниткәндер бер кара шәүлә басып тора. «Чыдамаган, тагын килгән», – дип уйлап алды егет остазы турында хөрмәт белән. Тик әлеге карачкы ягыннан шак-шок иткән авазлар ишетелгәч кенә, аның аю икәнен аңышып алды. Кабаланып аягына басты, тик борылып келәткә таба йөгерергә дә, бер тарафта яткан балтаны алырга да өлгермәде – аю аңа ташланды. Абдулла, елан чаккандай өтәләнеп, төп өстенә менеп басты һәм урман хуҗасын йөзе белән каршыларга әзерләнде. Тегесе исә озак көттермәде, ал аякларын җәеп, егеткә таба кузгалды. Менә-менә ботарлап ук ташлаячак. Абдулла исә аюның килеп басканын көтмәде, үзе алга томырылып, бар көченә кизәнде, йодрыгы белән аюның ике күзе арасына сукты. Нидер чыртлагандай булды, ул да түгел, кулында кайнар сыеклык тойды егет. Ләкин ни дә булса уйларга өлгермәде – сул кулбашы оеп китте, аннан, утлы күмергә пешкәндәй, чәнчешеп сызларга тотынды. Бераздан исә бар да эрегәндәй юкка чыкты – Абдулла, чайкала-чайкала, төп өстенә авып төште.
Ул иртәнге салкында остазы Габделрахман тавышына күзләрен ачты.
– Йа Алла, исән икәнсең! – дип шөкрана кылды Габделрахман, аннан малайларча шатланып, очынып сөйләргә тотынды: – Юк, сән Абдулла түгел, мелла кем, сән – Баһадиршаһ! Белдеңме шуны. Машалла, аю кадәр аюны сугып үтергәнсең ләбаса!
Мулла аны ипләп кенә күтәрде, имән төбенә утыртты. Шунда гына күрде Абдулла: учак көле янында ук зур көрән аю ята. Аның бар җире дә исән, тик маңгае гына чәрдәкләнгән иде.
– Машалла, чын-чынлап Баһадиршаһ сән, мелла кем Абдулла, – дип сөйләнүендә булды Габделрахман, егетнең сул кулын чүпрәк белән муенына асып. – Кулыңны хәзер үк Гайшә тәтәйгә күрсәтербез, боерган булса.
Абдулланың ялгызын калдырып, келәткә кереп йоклаган Иштирәк белән Юлтимерне мәдрәсәдән куды Габделрахман. Тик аңа карап бу вакыйга онытылмады. Остазы аны, җае чыккан саен, кешеләргә сөйли, Абдуллага исә «Баһадиршаһ» дип кенә эндәшә, аны улы кебек якын итә, шәкерте белән теләсә нәрсә хакында ачыктан-ачык гәпләшә иде.
…Зәй буена да килеп җиттеләр. Төннәрен шактый гына салкыннар булгаласа да, елгыр елга туңарга өлгермәгән, чит-читләрен генә нәзек нәфис боз каймалаган. Басмадан чыктылар да сөзәк үргә күтәрелә башладылар. Абдулла тәмам аптырады – болай ук еракка киткәннәре юк иде ләбаса. Хәер, остазы сунарга мәдрәсә тулы шәкерттән бер аны гына алып чыга. Сахрада исә иркенлек, авылда агай-эне алдында бик ачылып китмәгән Габделрахман монда еш кына колакка ят көфер сүзләр дә сөйләп куя, хәтта, тфү әстәгъфирулла, ак патшага тел тидерә. Бүген дә бер-бер сүзе бардыр, мөгаен.
Ләкин остазы тәртибе белән ни дә булса сөйләргә ашыкмады. Аннан бер уч, моннан бер уч дигәндәй, әле Казан ягы хәлләрен, әле шушы яңа җирләр әхвәленнән өзек-өзек җөмләләр сипкәләп, һаман атлавында булды. Инде менә ям чаба торган олы юлга да килеп чыктылар. Габделрахман, юл катысына туктап, соңгы елларда тәмам такыраеп, киңәеп киткән трактның әле бер ягына, әле икенче ягына карап, нидер уйланып торды да:
– Дөньялар имин түгел, Баһадиршаһ, – дип куйды. Аннан үзалдына сөйләнгәндәй тезәргә тотынды: – Заманалар ипләнеп, менә шунда, олы юл буенда, авыл нигезләсәң, шәп булыр иде дә…
Абдулла ни дип тә җавап кайтарырга өлгермәде, кояш баешындагы Кичү кальгасы яклап дөңгер сукканнары ишетелде, атлар пошкырган тавышлар килгәндәй булды. Габделрахман бер мизгелгә югалып калды, аннан, кисәк аңына килеп, шәкертенең беләгеннән алды:
– Әйдә, тиз бул!
Алар юл аръягындагы урманга таба йөгерделәр. Ярый әле анысы янәшәдә генә. Куе чикләвеклеккә кергәч, куакларны изеп-сытып ауган карт имән янына туктады Габделрахман, җиргә чүкте, юлдашының чабуыннан тартты:
– Чүк! Карап калаек, ниткән затлар икән?
Мең яшәп, инде мурый башлаган имәнгә ышыкланган хәлдә тынып калдылар. Юлда атлар пошкырганы, ниндидер әмер авазлары аермачык ишетелә башлады, ул да түгел, өчәрләп рәт-рәт тезелгән атлы драгуннар күренде. Өсләрендә кызыл якалы мундир, башларында өчпочмаклы эшләпә, шулар астыннан бүселеп үрелгән чәчләре чыгып тора. Аркаларындагы озын мылтыклары талгын гына чайкалып барган яуның санап исәбенә чыгарлык түгел иде. Җайдак гаскәриләрдән бераз гына артка калып, алты ат җигелгән фәйтун бара. Ул бизәкле тула белән тышланган – эчендә утырган түрәнең бик зур бәндә булуы шөбһәсез. Анысына тагылып диярлек тагын бер көймәле арба дыңгырдый. Тик монысының арзанлырак икәне күзгә бәрелеп тора: көймәсе күннән, атлары да як-якка мичәүләп җигелгән өчәү генә. Аңардан соң тагын драгуннар сафы үтә башлады. Иң артта исә, дистәгә якын солдат уртасында, бик тәкәббер кыяфәттә өчпочмаклы эшләпә кигән офицер тимеркүк айгырын уйнатып килә иде.
Читать дальше