Бәс шулай икән, ул кара көчтән котылмак юк. Дансыз-шансыз салкын үлем көтә аны. Бу өнсез-шыксыз утрау аның падишаһка барыр юлында иң соңгы ям ыстаны түгелме соң? Әлбәттә, шулай. Әлеге ямнан чыгу юк, алда – мае бетеп, сүнеп бара торган шәм сыман, акрынлап бетү генә.
А, юк, тиз генә бирешә торганнардан түгел Баһадиршаһ! Ул әле теге Каракош күкрәгенә килеп кунгач та тарткалашыр, көрәшер, сугышыр. Тик ничек? Бу үлем базыннан качып, билгеле.
Батыршаның бер-беренә тагылган куллары ихтыярсыз аска төштеләр, аягына үрелделәр. Ул, караңгыда кармаланып, богау боҗрасы ышкылудан каешланып, нечкәреп калган чәлтерен капшады, шомарып беткән тимер боҗраны эләктереп алды. Аннан, аягының йөзен бик нык турайтып, боҗраны аска шудыртты. Еллар буе күнектерелгән аяк та, боҗра да җайга килеп тора – тимер кыршау, ансат кына шуып, чыгып ук китте. Батырша елмаеп куйды – аяктагы богаудан бик тиз котылырга була бугай. Сирәк-мирәк кенә йөрергә чыккан көннәрендә шул тарафтан әтәч кычкырганын ишеткәне бар. Димәк ки, богау- лы куллары белән дә йөзеп чыгачак. Тик бу таш ләхеттән ничек котылырга да, шыксыз әҗәл базының җиде сажинлы диварына ничек менәргә? Хәер, зобанилар кулыннан ычкына алса, баскычын табар анысы. Ә нишләп ычкынмаска? Йөрергә чыккач, янәшәсендәге бердәнбер сакчыны богавы белән сугып үтерүе берни түгел. Аулаграк чак икән, диварлар өстенә менү дә кыен булмас. Тик ничек төшәргә теге якка? Су кальга кырыенда ук түгел бугай. Килгәндә үз күзләре белән күрде лә: диварлар төбендә ком-таш өеп ясалган тар утраулар. «Аларга тирән чокырлар казылып, су тутырылган», – ди Гриша. Сикерү мөмкин түгел дигән сүз. Әх, бау булса! Юк, ялгызың гына качу турында уйлыйсы да юк. Бердәнбер өмет Гришкада, мондагы миһербанлы бәндәдә. Ул дилбегәләр табып бирсә…
Батырша тынычлап калгандай булды. Салкын богау боҗрасын кабат аягына кидереп куйды да күзләрен йомды. Ул да түгел, үзенең каядыр төшеп барганын тойды. Миендә исә ашкынулы уй соңгы кат яктырып сүнде: качарга, качарга!
Бераздан инде ул ябылган кысан сасык баздан баһадирларча гырылдау гына ишетелә, ә тышта 1762 елның 28 июнь кояшы чыгып килә иде.
Унтугызын тутырган Абдулланың бөтен Уфа провинциясендә ат алган мәшһүр Тайсуган мәдрәсәсенә икенче кышын укырга дип килгән елы иде. Тәгаене шул: бу якларда тәүге тапкыр Оренбург дигән сүз таралып, Уфага таба олы яу узган 1147 елның, ягъни милади белән 1734 елның кара көзе иде ул. Олы атна көнне җомга намазыннан соң шушы шанлы мәдрәсәне тотучы имам һәм мөдәррис Габделрахман өенә чакыртты аны. «Янә бер-бер эше чыккандыр, – дип уйлады егет, – вә ләкин ниткән мәшәкать чыгар икән соң, җомга лабаса».
Мәдрәсәдә шәкертләр янында затлы җилән, камчат бүрек, болгари күнле читек киеп йөри торган ыспай имамны гади игенче киемендә абзардан чыгып килүен күргәч, тагын да аптырап калды Абдулла, һич кенә дә тик торуны белмәс бу кеше атна көнне дә нидер кузгатып йөри иде бугай. Өстендә бишмәт, башында мескен бүрек, тагын да гаҗәбе – аягында тула оек белән чабата. Тик гадәтенчә сакалы пөхтә итеп, түгәрәкләп кыркылган да, чырае шат, мөлаем. Яраткан шәкертен күргәч, ук тагын да ачылып китте:
– Килдеңме, мелла Баһадиршаһ?
Абдулла, кызарып, күзләрен җиргә төбәде – бу дөньяда аңа әле Габделрахман мулла гына Баһадиршаһ дип эндәшә иде. Әллә шаяртуы, әллә үз итеп дәшүе.
Шәкертнең уңайсызлануын сизеп алган остаз, борылып, агачтан буралган келәткә кереп китте, эчтә ниләрдер шалтырата торгач, кулына әдернә җәя белән бер садак ук һәм кыска саплы сөңге тотып килеп чыкты.
– Йөреп кайтаек бер!
Егет сүзсез ризалашты. Остазының гадәтен күптән белә ул. Яз-җәй дими, көз дими, еш кына сунарга чыга Габделрахман. Быел да кар төшкәнне көтәргә сабырлыгы җитмәгән әнә. Хәер, кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, киек-җәнлек аулауга әллә ни исе китми мулланың, урман-әрәмәләр, болын-кырлар урап, сәйран кылып кайтса, шуңа күңеле була сыман. Әлхасыйль, татарлар исемен бозып, Габдрахман дип йөртә торган бу кеше Абдулланың моңа кадәр белгән муллаларына һич охшамаган. Килеш-килбәте мәһабәт, кием-салымы пөхтә – кала байларыныкына тартым. Мәчеткә барганда башына фәс киеп, аның өстеннән чалма урап йөрсә дә, мәдрәсәдә ул рәвешендә күренми диярлек. Сүзгә үткен, белмәгәне юктыр. Дәрестә еш кына дин сабагыннан дөньяви хәлләргә күчеп китә, шәкертләре гомер ишетмәгән әллә кайдагы ил-җирләр, диңгез-дәрьялар хакында сөйли, әллә кайсы хан заманнарын, борынгы бабаларыбыз яшәгән Болгар илен искә төшерә, Шәрык мәмләкәтләрен вә аларның хакимнәрен телгә ала, бигрәк тә гарәп-фарсы галимнәре һәм шагыйрьләре турында онытылып бәян итә. Шәрык дигәннән, шул җылы якларда яшәүче халаекларның арадашчысы – гарәп һәм фарсы телләрен су урынына эчә, күп кенә хакимнәрнең акыллы сүзләрен үз телләрендә мисал итә, робагыйларын укып күрсәтә. Инде кайтып, дөнья хәлләренә күчсә, саф ана телебездә әллә ниләр сөйләп бетерә. Абдулла малай чагында укыган Карышбаш мулласы Мостафа тыңлап торса, шик юк ки, Габделрахманны дәһри дияр иде. Чыннан да, дин вә шәригать мәсьәләсендә үзен бик иркен тота ул, надан муллаларны, белем дәрьясында сай йөзүче хәлфәләрне мыскыл белән телгә ала хәтта. Аның йорты тирәсендә чуалгач сизенә Абдулла: остазы өендәге хатын-кызларның йөзләрен ир-аттан яшерү-яшермәү хакында да ничектер битараф кебек. Юк, аны хак динебез исламга тел тидерә дип әйтә алмый Абдулла. Киресенчә, дин кануннарын да, шәригать өйрәтүләрен дә бик төгәл белә Габделрахман мулла, аларны җиренә җиткереп үти, шәкертләренә дә тәфсилләп аңлата. Алай да һәр вәгазен:
Читать дальше