Чыра диварның дымык ташына кадәр янды да, ярыкның ике ягына сарышкан корымга тагын берничә мыскалын өстәп, пыскып сүнде. Зиндан эчен дөм караңгылык басты. Тик калын имән тактадан суккан ишек тишегендәге каплавыч ярыгыннан зәгыйфь кенә булып төшкән шәм яктысы җиһанда әле тереклек барын хәбәр итеп тора иде.
Ул ут яңартмады – чакма чагып чиләнәсе килми иде, шулай ук ятагына аварга да ашыкмады. Башына бүген генә килгән вәсвәсәле фикерен чарлап, ачыклабрак куясы килә иде аның. Хуш, ул инде менә алты ел буе «гыйззәтле вә дәүләтле падишаһымыз газими хәзрәтләре» нә гарызнамә яза, Оренбург җирендә яши торган бик күп халаекларның аяныч хәлен бәян итә, үзенең ихтилал башлыгы булу мәҗбүриятен, гыйсъянчылык сәбәпләрен аңлатмакчы була. Шул каргаулы алты ел эчендә гарызнамәнең бер үк хәлләрне бәян иткән кырыкмаса-кырык нөсхәсе язылды, әйбәтрәк дигәннәре акка күчерелде. Әле бая гына тешләре белән тураклап ташланган сүзләрнең – патшаны әбелхәят чишмәсенә тиңләгән юлларның да – кәгазь битенә тәүге төшүе түгел. Үтенеч-хатның башка данәләрендә әлеге юлларны ул, Шәрык илләре укымышлыларына хас булганча, гел диярлек гарәп-фарсы телендә язды. Күркәмрәк яңгырасын, диде. Үткән төндә генә башына килде: гарызнамәне урысчага аударачаклар лабаса. Тылмачларның әлеге юлларны тәрҗемәли алмый интегүләре бар. Аларны үзебезчә – төрки белән язарга дигән фикергә килде. Бүгенге көне шуның белән юанып үтте. Инде ятарга дигәндә, кабат укып бакса, аһ итте, гыйсъянчы җанының шундый купшы, төче сүзләр яза алуына гасабилана башлады. Кирәкме соң ул төчекәй сүзләр? Тулаем алганда, бу үтенеч-хатның хаҗәте бармы?! Хәер, аның кайбер данәләре галиҗәнапка дип тапшырылды инде. Шәрәфәтле вә мәрхәмәтле падишаһтан исә ләм-мим: ни телдән, ни язма рәвештә. Гарызнамә аңа барып ирешкәнме? Укыганмы ул, асыл патшабикә, Батыршаның йөрәк канына манып язган зарлы сүзләрен? Юктыр, укыса, бер-бер намә кылмый калмас – тугры хөкемен җиткерер иде. Вә әй хәсрәт, бая гынак яшен ташы булып башына килгәннең чынлыгы хак, күрәмсең. Падишаһы да үзенең күпсанлы наибләре вә яраннары, түрәләре кебек залим икән!
Ачышы каты төен булып бугазына утырды Батыршаның, тәмам нәүмизләнеп, кабат башын куллары өстенә салды – тимер салкыны тумыштан пәке-кайчы күрмәгән шәрә ияген чиркандырды. Шул хәлендә күпме утыргандыр, күңелендә бер якты уй калкып, кәефләнеп киткәндәй булды. Сакчы Гришканың башка солдатлардан курка-өркә генә сөйләгәне хактыр, шаять. Аның өзек-төтек хәбәрләренә караганда, Батырша егет чагыннан ук ишетеп белгән Әби патша үлгән бит, имеш. Аның урынына тәхеткә ир-ат падишаһ утырган, ди. Бәс бу сүзләр хак икән, тәхеттә яңа патша булып чыга. Димәк ки, пайтәхетнең үзендә ыгы-зыгы. Шундый чакта гарызнамәнең укылмый ятуы гаҗәпме булыр?
Өр-яңа ачышы Батыршаны дәртләндереп җибәрде, богауларын шалтыратып, торып ук басты. Шулайдыр, тәхетнең үз тирәсендә дә болгавырдыр. Менә яшь патша аягына басар, ныгып алыр, ил-дәүләт хакында эш-сүз йөртә башлар, ниһаять, Батыршаның гарызнамәсенә дә чират җитәр вә… мәрхәмәтле падишаһның гадел хөкеме аяк-куллардагы богауларны гаип итәр. Йа Раббым, мәрхәмәтеңнән ташлама, шулай булсын, амин! Кем белә, бәлкем, ул хат-үтенеч инде хөкемдарның рәхмәтле кулындадыр. Сарайдагы хәлләрне Батырша гына белмидер…
Тарих битләреннән.Россиядә тәүге милли азатлык хәрәкәтенең идеологы һәм җитәкчесе Батырша-Абдулла Гали улы Мәзгытдин мәмләкәтнең иң чирканыч, әшәке төрмәләреннән берсе булган Шлиссельбург крепостенда утырган бу еллар – ХVIII гасырның алтмышынчы еллары ахыры – җитмешенче елларының башы, чыннан да, империя тәхете тирәсендә гаять болгавыр чор. Патшалар өсләрендәге күлмәкләре сыман алмашынып кына тора – гасырның тулыр-тулмас алты дистә елы эчендә тәхеткә сигез хаким утыра.
Россиянең бәхетсез тәхете өстендә янә болытлар куера, һәм 1762 елның 28 июне төнендә гарасат башлана. Шул төннән Екатерина Икенче дип – тарихка, Әби патша Екатерина-Сания дип төрки халыклар теленә кереп киткән яңа императрица «сөекле» ире Пётр Өченчене кулга алдыра һәм тагын берничә көннән аны бөтенләй юк иттерә – Россия тәхете озак елларга шушы икейөзле, хәйләкәр һәм чибәр хатын кулына күчә.
Тыелгысыз кәеф-сафа, искиткеч сый-хөрмәтләрне дә, азгынлык-фәхешлекләрне дә, төрле низаг-ызгышларны да, үлем-китемнәрне дә күп күргән сарай һәм пайтәхет өстеннән узган төнге зилзилә дәрья уртасындагы утрау-кальганың өч сажин ярым калынлыктагы диварларын үтеп керә алмады. Аның авазы, бу «Алла каргаган урын» га килеп җиткән тәкъдирдә дә, җиде сажин биеклегендәге кирпеч стеналар нигезендә, таш ләхеттә изаланучы Батырша колагына ирешмәс иде. Патшалыкның иң явыз дошманнарына гына дип тәгаенләнгән бу зинданга тап булганнарның җиһан белән исәп-хисаплары өзелә, алар исәннәр исемлегеннән сызып ук ташлана, тере мәеткә санала. Шуны бераз сизенсә дә, хәленең алай ук аяныч икәнен белми әле Батырша: һаман нәрсәгәдер өметләнә, үзен якын итүче сакчы Гришкадан ишеткәләгән хәбәрләргә дә ышанмыйча, гомере буе хыялында Әби патшаның миһербанлылыгына, шәфкатенә ышаныч баглый. Әнә хәзер дә шул ымсынуы белән аягына басты – богау чыңы җир асты патшалыгының кабер тынлыгын чәлпәрәмә китерде.
Читать дальше