Вә әй хәсрәт! Яныш күк хәсис старшинадан башка ни өметләнерсең?! Аның белән дуслыгы камил түгел иде Батыршаның. Заһирдә кеше алдында дус булып, батинда эчтән дошман иделәр. Батырша мулла аңа баш бирмәде, әмерләрен үтәмәде, түрәләргә табак тотуын хупламады. Шуңа да Яныштан этлектән башкасын көтмәде. Ә менә Сөләйман старшинаның хыянәте бөтенләй өнсез итте аны. Һәр икәве мишәр, һәр икәве чын мөселман – гомер бакый серләре уртак булды, бер сынык ипине урталай сындырып кабар ихлас дуслар иделәр. Нәтиҗәдә ни килеп чыкты соң? Батырша соңгы өмете итеп аңа килеп егылгач вә, язмышын җиңеләйтү нияте белән Уфа приказына барып: «Үзе бирелде», – дип әйтүен үтенгәч, Сөләйман аның кул-аякларына богау салды, көчле сак астында генераллар кулына тапшырды. Ихтилал башлыгын тоткан кешегә тәгаенләнгән мең сум ярлыкаш акчасын алу өчен. Йә, моннан да хаинлек булырмы?!
Түрәләр дигәннән, мишәре-башкорты булмасын, урысы булмасын – бары да бер залим. Мал дигәндә, халаеклар өстеннән хакимлек итәргә дигәндә, теләсә нинди әшәкелеккә, этлеккә, нәҗеслеккә әзерләр. Нугай юлы старшинасы Сатлык соң. Еландай телләре белән ни әйтте аңа Батырша: «Завутларга, завут крәстияннәренә тимәгез, йомышлы урыслар белән эш урыслары бер түгел, алар да татар-башкорт ярлы-ябагае кебек үк золымлыкта яши», – диде. Шәкертләрен җибәреп, шул сүзләрне кат-кат ишеттерде. Сатлык старшина исә, үз кешеләрен туплап, барыннан элек Әүҗән-Петров заводына һөҗүм итте: урыс крәстияннәренең малларын куып алып китте, алар ташыган утынны, алар салган күперләрне яндырды, заводның үзен тәмам кыйратып, андагы алтын-көмешне талады вә башка күп явызлыклар кылды. Шул мал дия-дия, урыс крәстияннәренең ихтилалчыларга булган өметләрен сүндерде.
Үз түрәләрең шундыен комсыз, нәҗес, залим булгач, башка түрәләргә ни дисең инде. Әнә теге дөмеккән түрә Брагин ни генә кыланмады. Хәтерендә, соңгы тапкыр Нугай юлына сәфәрендә Бөрҗән халкы яши торган ямда ат утлатырга тукталган иде. Батырша ямдан читтәрәк су буена барып, госел-тәһарәт алып намазга оюга, янына дүрт атлы башкорт килде. Намаздан соң араларында байтак кына сүз булган иде. Брагин хакында да шулар сүзләделәр. Ул явыз, Ирәндек буена солдатлары белән Петербургтан килеп, асылташлар эзләмәкче булган, имеш. Ташын тапкандырмы-юкмы, әмма халаекны изү-кимсетүнең кимен куймаган: җирләрен тартып алган, малларын талаган, хатыннарны вә кызларны ата-аналары, ирләре алдында көчләгән. Бөрҗән иләве башкортлары, бу хәлләргә тәкать тота алмыйча, теге фасикъны Талкыш күленә батырып үтергәннәр.
Соң боларны белми идемени Батырша? Түрәләрнең урысы-мишәре, башкорты-татары – бары да залим, дип күпме тәкрарлады. Падишаһка язган тәгъризнамәсендә дә шул хакта ачынып сөйләде ләбаса: «Мондагы түрәләр кирәк залим, кирәк гадел улсыннар, аларның хөкеме бозылмыйдыр. Угрыны тугры дисәләр – тугры буладыр, угры дисәләр – угры буладыр… Түрәләр аннан акчалар алдылар. Байларның малы төкәнде, ярлылар бурычлы булдылар. Көндә бетәр эшне айга суздылар. Халаекларга җәфалар күргәзделәр, кыйнамак, сукмак, алым алмак берлә, малларын угырламак берлә вә һәм кешеләрне үлтермәк берлә. Яныш командасында Туктар авылының Туктарны, указдан артыкны бирмәгән өчен, бер башлык агулы шәраб эчереп үлтерде. Сөләйман командасында Субай авылының бер кешесен, олау озата барганда, юлда драгуннар кыйнап үлтергәннәр». Шушы юлларны алдарак үз куллары белән язды ла Батырша. Уфадан Оренбургга барышлый юлда үз күзе белән күргәннәре тагын. Сотниклар бер башкортның үзен – камчылап, атын имгәтеп киттеләр. Каргалы янында бер татарга тора салып бәйләнделәр… Ә ул – «мәрхәмәтле вәзирләре вә наибләре әбелхәяткә кояр вак чишмәләр», имеш. Тфү!
Батырша ярым караңгыда, кармаланып, алдындагы кәгазен ике куллап күтәреп алды да авызына капты, язганын, кыргыйларча, тешләре белән өзгәләргә тотынды. Кәгазь кыштырдауга, ишек катыннан офицерлары Хомутов дип йөрткән әлеге сакчының йокылы тавышы ишетелде:
– Ят инде, такырбаш!
Тоткын шунда гына бүгенге хәленә әйләнеп кайтты, сасы зинданның сөремле диварын әле генә күргәндәй бераз текәлеп торды да, ишеккә таба борылып, эчкә баткан күзләрен солдатка төбәде:
– Тышта төнме, көнме?
– Дәшмәскә! – дип, бар көченә чыелдап җибәрде Хомутов. Монысы инде ишекнең теге ягындагы сакчыларга да ишетелсен өчен иде. Аннары ярым шыпыртлап өстәп куйды: – Төн узып бара инде, ят!
– Бар, бар чык дусларың янына, – дип мыгырданды Батырша, кабат өстәленә борылып. – Барыбер мин ятуга чыгып олагасың…
Читать дальше