Ярый, губернаторы шундый булсын да ди. Анысы, ни әйтсәң дә, үз кешең түгел, кара йөрәк, кяфер. Шул залимнең уң кулы булып йөрүче алдакчы карт дуңгыз Котлымбәт морзага бак тагын. Татар-башкортларга золым-золмәт, җәбер-җәфа, бәла-каза китерүдә һич чик белмәде. Килмәк абыз-Акай һәм Карасакал яуларын бастыруда миһербансызлыгы, кансызлыгы хәттин ашты: халыкны асты-кисте, сөргенгә куды, кол итеп сатты, түбәсе-түбәсе белән авылларны яндырды, иләүләрне вәйран кылды, кыз-хатыннарны хур итте, балаларны ятим калдырды. Халык аны юкка гына «Шайтан морза», «Котырган Тәфтиләү» дип атамады шул. Аның ерткычлыгы, каһәрләре, җәзалары һәм кансызлыгы хакында җыру бер дә юктан туган дисеңме? Ничек әле?
Тәфтиләүнең менгән, ай, атлары
Чаптар да гына белән тимеркүк.
Тәфтиләүдәй кансыз булыр микән,
Шушы илдә кыргый җәнлек күк.
Мөнәҗәт әйткәндәй авызы эченнән генә көйләп утырган Батыршаның тонык тавышыннан сискәнеп, башын кабат күтәрде сакчы. «Алласына сыгына шәрә баш, намаз укый, – дип уйлап алды ул гадәтенчә аның хакында, гәрчә тоткынның чәчләренә инде күп айлар буе пәке-кайчы тимәсә дә. – Укы, әйдә, укы, табын, барыбер шушы юеш таш ләхеттә чериячәксең!» Солдат, уң ягынарак авып, ойый башлаган сул як ботын угалап алды, тәмләп бер иснәде һәм кабат күзләрен йомды. Батырша исә аның кымшангалавын сизмәде дә, дымы саркып торган таш диварга карап каткан хәлдә, ярсып-ярсып уйланды.
Шулай, халык аны – ерткыч Тәфтиләүне ләгънәтләде, ташларны чокып, аңа каргыш язды. Ә падишаһ нишләде диген? Патша хәзрәтләре исә шул явызның иңбаш-яурынын алтынлады – полковник дәрәҗәсе бирде. Ә Батыршаныкылар күтәрелгәч, ихтилалчыларга башлап кылыч селтәүче дә шул ук Котлымөхәммәт морза Тәфкилев булмадымыни? Батырша үзе яуның ни белән бетүен күрмәсә дә чамалады, таш ләхеттә ятып та ишетте: аның белән көрәшкә чыккан татар-башкортларны явызларча бастыруда, Килмәк абыз-Акай, Карасакал яулары чорындагыча ук, асу-кисүдә шул ук кан коючы Тәфтиләү танылган. Тагын шунысы да килеп иреште Батыршага: шул ләгънәтләнгән Оренбург каласын салу һәм аннан соңгы елларда дулкын-дулкын булып калыккан татар-башкорт яуларын тар-мар иткәндәге катылыгы, кансызлыгы өчен патшабикә аңа иң зур гаскәри чин – генерал дәрәҗәсе биргән. Бәс шулай икән, наибләре белән яраннары да, падишаһ дип, «Алланың җирдәге шәүләсе» дип аталганы да бер чыбыктан куылганнар булып чыга түгелме соң?! Йа Алла, исәпли торгач, языкка ук батам бугай, үзең ярлыка. Тик барыбер уй сөреше, зиһен сафлыгы белән фикер йөрткәндә, нәкъ шулай килеп чыга – барысы да бер чыбыктан сөрелгәннәр! Йа Аллам, үзең мәрхәмәтеңнән ташлама!
Тәфкилеве Тәфтиләү, динен-иманын саткан бәндәдән тагын ни көтәсең. Әләкчәй Иваныч, имеш. Тфү! Чын мөселман дигән үз мишәрең булганы да эттән туган бит аның. Бакчы, бу Яныш старшинаны. Гомер бакый бер командада яшәп, башы этлектән чыкмады. Аңа – Батыршага гына да түгел, бар халаекка золымлык кылды, һичбер вакыт тәһарәтләнеп, Ходайга сәҗдә кылмышы булмаган ул имансыздан кемнәр генә зар еламады. Үзе тик залим сотниклары белән бер үк кешеләрне ел саен походка язды. Ул мәзлумнар, икешәр сум акча биреп: «Әй ыстаршина, бу ел нәүбәт безгә түгел иде», – дип үтенгәч кенә, аларын калдырып, башкаларны походка озатты. Анда да гаепне сотниклар өстенә аударыр иде. Командада бер-бер угры тотылса, аңардан мал алып, каракны хөкем итмәде, китап сүзе белән тикшерү өчен, үз кул астындагы ахуннарга вә муллаларга җибәрмәде. Угры куәтлерәк вә мәртәбәлерәк кеше булганда гына, чарасыз калып, аны китап хөкеменә бирде. Анда да, муллаларга янап, әмерен җиткерер вә хөкемне үзенчә ясатыр иде. Гомере буе алым алды, ришвәттән җиксенмәде. Командасында йөргәндә, юлындагы авылда бер-бер җамаллы матур хатын-кыз күрсә, көчләмәк вә куркытмак белән аны зинага күндерде. Инде зинага билгеләнгән хатынның ире яки кардәшләре, эшне сизеп алып, ризасызлык күрсәтсәләр, үзе кебек үк сәрхуш каравылы егетләреннән ялган гуаһлык бирдереп, тегеләрне суктырды. Ә бит генералларга, түрәләргә ярады Яныш, гомергә «верный» старшина булды. Гаҗәп тә түгел, кайда бола, кайда чуалыш, – кораллы егетләрен ияртеп, халык өстенә ул чапты. Хәтерендә, халык күтәрелгәч, Яныш белән серләшмәк булып, аның катына барды Батырша, старшинаны ихтилалчылар ягына аудармакта иде исәбе. Җавабы бер булды Янышның: «Бу хәлдә сабыр итәек, аннан инде кем өскә чыкса, шуңа кушылырбыз». Үзе исә сабыр итмәде. Бөрҗән башкортлары кузгалу белән, командасыннан отряд туплап, алар өстенә китте. Хәер, Батыршаны тотарга дип, Карышбашка кораллы егетләр җибәрүче дә шул явыз иде.
Читать дальше