1 ...8 9 10 12 13 14 ...52 – Сарбазлар, – дип пышылдады Габделрахман шыпырт кына. – Ашыгалар, Бөгелмә суына җитеп кунаргадыр исәпләре. Йа Аллам, тагын җан кыярга барулары микәнни Уфа ягына. Үзең шул яктан булгач ишеткәнсеңдер. Баһадиршаһ, Алдар-Күчемнәр баш күтәргәч тә, бик күп халыкны кырганнар бит ул имансызлар!
Атасы сөйләгәне бар Абдуллага: әле ул туганчы, моннан чирек гасыр элек булыр, Агыйдел буйларында яшәүче татар-башкортлар, башларында Алдар белән Күчем старшиналар торган хәлдә, кансыз түрәләргә, патшаның йомышлы кешеләренә каршы кузгалгач та, шушылай драгуннар килгән бу якларга. Казан юлында орыш каты булган, кан дәрья булып аккан. Алай да болачылар нык торганнар, өсләренә дүрт меңләп калмык җайдаклары ябырылгач кына җиңелгәннәр. Ләкин Абдулланы, үткәннәрдән бигрәк, бүгенге хәл кызыксындыра иде. Гомерендә беренче мәртәбә шултиклем күп гаскәриләр күргән егет бөтенләй агарып калган. «Тагын ни булды икән? – дип уйлады ул, куркынып, – атай-анайларга, йортка хәвеф килмәсме?»
Шикле уйларыннан остазы коткарды:
– Ярый, хәерлегә булсын, – диде Габделрахман, бүреген салып. Аның башыннан җиңелчә бу күтәрелә иде. – Уф-уф, тирләтеп чыгарды хәтта. Әйдә, Бүре чокырына барып, су эчик, булмаса!
Тарих битләреннән.XVII гасыр азагында патша Россиясе Европадан – Уралга кадәр, Азиядә исә Бөек океанга барып тоташкан гаять зур дәүләткә әверелә. Ләкин үз аягына яңа гына ныгытып басып килгән дәүләт әле ул ерак җирләрне үзләштерә дә, Уралга һәм Себергә күчеп утырган урыс кешеләрен яклый да алмый иде. Бигрәк тә Идел белән Урал арасындагы далаларда яшәүче халыклар: татар-башкортлар, калмыклар һәм башкалар тынгы бирми. Дөрес, аларның байтагы ак патша канаты астына үзләре керде, Рус дәүләтенә кушылуны үзләре теләде. Бу адым билгеле бер ният белән ясалды, әлбәттә: куәтле Рус дәүләте башка мәмләкәтләр, бүтән халыклар һөҗүменнән, аларның талау-кыерсытуларыннан саклар дип уйлады алар, башкасын исәпләмәделәр. Дәүләтнең исә үзенә буйсынган халыклардан күбрәк ясак, башка керемнәр җыеп аласы килде. Монысы бик ошамады урыс булмаган халыкларга: шул нигездә төрле канәгатьсезлек, чуалышлар, хәт- та баш күтәрү очраклары ешайды. Бигрәк тә Уфа провинциясендә яшәүчеләрнең баш бирәсе килмәде. 1584 елдан башлап 1725 елга кадәр булган йөз кырык елдан артыграк вакыт эчендә генә дә алар тугыз мәртәбә озын-озакка сузылган чуалышлар тудырдылар, баш күтәрделәр. Инде куәтләнеп килгән Рус дәүләте алардан саклану чараларын күрде. Крайны ныклап колонизацияләү өчен, ул бер-бер артлы терәк пунктлар булдырды: 1554 елда – Бөре, 1557 елда – Уса, 1584 елда – Минзәлә, 1586 елда – Уфа, соңрак исә Самара, Чиләбе, Оренбург кебек башка бик күп шәһәрләр һәм крепостьлар калкып чыкты. Далада яшәүче халыклар һөҗүменнән саклану максаты белән, 1652–1657 елларда Идел буендагы Акъярдан башланып, Ык буендагы Минзәләгә кадәр сузылган урлар системасы – хәрби ныгытма, анда Зирекле, Биләр, Чирмешән, Яңа Чишмә, Кичү, Зәй һәм Минзәлә кебек кальгалар барлыкка килде. Әмма даладагы халыклар әрсезлегеннән болар да коткармады. Алар әледән-әле Минзәлә, Уфа, Бөре, Самара кебек калаларга һөҗүм иттеләр, урыс авылларын яндырдылар. Яңа Чишмә крепостен алдылар, хәтта бервакыт Казанга барып җитә яздылар.
Бердән, алары тынгы бирмәсә, икенчедән, кыргыз-кайсакларның, ягъни, бүгенгечә әйтсәк, казахларның һәм Урта Азиянең Россия составында булмавы эчләрен пошыра иде хөкүмәт әһелләренең. Бохара һәм Урта Азиянең башка дәүләтләре белән, ул гына да түгел, алар аша Кытай һәм Һиндстан белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырырга кирәк. Дала халыкларының һаман да баш бирмәве исә әнә шул зур эшләргә киртә булып тора иде
Шулай итеп, хөкүмәт каршында тынгысыз дала халыкларын буйсындыру, шул максат белән әлеге җирләргә күчеп килгән урысларның хәвефсезлеген тәэмин итү өчен, Көнчыгышта даими гаскәр тоту, казах йөзләрен һәм Урта Азияне Россиягә кушу, Бохара һәм башка Шәрык илләре белән сәүдәне җайга салу, кыскасы, Шәрыкны колонизацияләү бурычы бөтен калкулыгы белән килеп басты. Башлап моңа, әлбәттә, Пётр Беренче игътибар итә.
Пётр патшаның көтмәгәндә үлеп китүе аркасында, Шәрыкны колонизацияләү эше ахырына җиткерелми кала. Аның каравы аның бөек планнары башка патшаларга бик шәп кулланма була. Өстәвенә кыргыз-кайсаклар үзләре дә тик ятмыйлар. Бигрәк тә Россиягә иң якын торган Кече йөз ханы Әбелхәер активлык күрсәтә. Ул, башкаларына караганда акыллырак һәм абруйлырак хан буларак, кыргыз-кайсак халкының киләчәген Россиягә кушылуда гына күрә. Дөрес, Әбелхәер, ялганчы, хәйләкәр, әйткән сүзеннән тиз кайтучан һәм комсыз кеше буларак, бу мәсьәләдә эзлекле түгел. Хәер, мондагы шартлар да шуңа этәрә аны – ханның туган-тумачалары һәм казах батырларының күбесе Россиягә кушылуга каршы чыгалар.
Читать дальше