Туфан Миңнуллин - Пьесалар / Пьесы

Здесь есть возможность читать онлайн «Туфан Миңнуллин - Пьесалар / Пьесы» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Драматургия, literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Пьесалар / Пьесы: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Пьесалар / Пьесы»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Китапка танылган драматург, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның төрле елларда язылган пьесалары тупланды.
PDF A4 форматында нәшрият макеты сакланган.

Пьесалар / Пьесы — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Пьесалар / Пьесы», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Атлар чапкан, кычкырган тавышларны ишетеп туктап кала. Офицер да кылычын селтәүдән туктый, солдатлар кулында камчылар күтәрелгән килеш кала. Тавышлар якыная. Ут сүнә. Ут янганда, сәхнәдә Теләчевтән башка беркем юк. Ул әүвәлге хәлендә басып тора.

Бәхтияр керә.

Бәхтияр (Теләчевне күреп). Әссәламегаләйкем, мулла.

Теләчев. Ә?

Бәхтияр. Әссәламегаләйкем, дим.

Теләчев. Кит!.. Кит!..

Бәхтияр. Онытып өлгердеңме? Мин бу, Канкай углы Бәхтияр! Кунак ит – килдем.

Теләчев. Монда сиңа хәтле дә кунаклар булды. Барысы да синең аркада.

Бәхтияр. Ничек минем аркада?

Теләчев. Исемең тирә-якка таралган, үзеңнең башкисәр булуың җитмәгән, кара халыкны котыртасың. Синең аркада халык кыйнала.

Бәхтияр. Ә син нигә кыйнатасың? Үз мәхәлләңнең халкы, яклар идең.

Теләчев. Кит, явыз! Кит, башкисәр!

Бәхтияр. Син алай йөрәкләнмә, Әбүбәкер мулла. Мин явыз да, башкисәр дә түгелмен. Без олуг импиратыр әгъзам падишаһ Питыр Фидрувич хәзрәтләренә хезмәт кылучы палкавай старшина Бәхтияр Канкай булабыз. Ышанмасаң, Питыр Фидрувич хәзрәтләренең үз кулыннан бирелгән указын күрә аласың. Анда язылган, палкавай старшина Бәхтияр Канкай диелгән, олуг импиратыр хәзрәтләренә баш салган төрле җенесле халайыкларны алып бергә йөрергә, диелгән.

Теләчев. Халык кемгә баш салырга белми. Бер илдә ике падишаһ, кайсына баш салсын.

Бәхтияр. Белә. Халыкның үз патшасы бар. Ул – олуг импиратыр Питыр Фидрувич хәзрәтләре. Халык телендә аның исеме генә.

Теләчев. Без әлегә Әби патша Екатерина хәзрәтләрен падишаһ дип беләбез.

Бәхтияр. Әби патша – сатлык патша. Ул боярларга сатылган. Питыр Фидрувич – яхшы патша. Ул кара халыкны яклый. Хәер, син бит кара халык түгел, син аларны агартучы. Кара халыкны җиргә салып суктырганда, син сөенеп торгансың.

Теләчев. Яла ягасың, нахак сөйлисең. Аллаһы Тәгалә, мәхәллә халкы шаһит…

Бәхтияр. Ишеттем: гаебең юк. Гаебең булса, мин синең белән сөйләшеп тормас идем. Сезнең йөзбашыгыз гаепле булгач, башсыз килеш агач ботагында эленеп тора.

Теләчев. Сөйләп торма, кансызлыгың дан алган.

Бәхтияр. Кансызларга кансыз булачакмын. Импиратыр Питыр Фидрувич хәзрәтләренең әмерен җиренә җиткерү юлында кем дә кем каршылык кыла – аямаячакмын. Минем атаемны кызганмадылар, таладылар, җиреннән кудылар. Мин ул талаучының утарын яндырдым. Качтым, нужа чиктем, бәгырем катты, төннәрен юлбасарлыкта йөрдем. Инде көн килде. Үзебезнең падишабыз исән калган. Ул безгә җир-су бирә, түләүләрдән коткара.

Теләчев. Кан тәме сеңгән җир, кан төсе иңгән су!.. Йа Хода, балаларыбыз канына җыйган ризыклары белән, эчкән сулары белән кеше каны керә. Алардан ни мәрхәмәт көтмәк кирәк.

Бәхтияр. Син белгәнне мин дә беләм, Әбүбәкер Теләч углы. Кылыч булган җирдә кан түгелә. Ләкин ул кан изге эш өчен түгелә. Сиңа да сүзем шул: изгелек кыласың килсә, миңа кушыл.

Теләчев. Йа Хода!..

Бәхтияр. Мин беләм, синең күңелең мәгърифәт юлында. Кулларың кылыч түгел, әфтияк тотарга өйрәнгәннәр. Мин синең кулыңа кылыч бирмәм. Миңа синең гыйлемең кирәк. Писарем булырсың. Минем командада илле дистә кеше. Илле дистә бик кечкенә сан. Халыкны күбрәк җыйнау өчен аларга хәбәр салу кирәк. Син хәбәр язарсың. Халык хәбәр көтә. Импиратыр Питыр Фидрувич хәзрәтләренә рапорт язу эше дә синдә булыр. Татарлардан падишаһка килгән рапорт надан кул белән язылса, ояты безгә булыр. Муллалыгыңны куеп торырсың. Әгъзәм падишаһыбыз үз тәхетенә кире кайткач, ул сиңа мәхәлләнең яхшысын бирер, мәдрәсәңне ачарга акчаны да кызганмас.

Теләчев. Йа Алла, ни сөйләвең…

Бәхтияр. Төрле халыклар безгә үзе теләп килә. Син дә үзең теләп риза булсаң, мең шөкер. Риза булмасаң, рәнҗемә. Баш салмаганнарны баш салдырганда төрле хәлләр була.

Теләчев. Гөнаһлы бәндә, гөнаһларың болай да күп, гөнаһ җыйма…

Бәхтияр. Мин бәндә түгел – кеше. Минем гөнаһларымны да син санама, җавабын үзем бирермен. Син ризамы, шуны әйт. Мин ике сөйләмим, Әбүбәкер мулла.

Ашыгып, Василий керә.

Василий. Полковник! Бер отряд килеп чыкты. Башлыклары сине эзли.

Бәхтияр. Монда алып кил. (Василий чыгып киткәч.)

Таныдыңмы үзен? Син тиенеңне кызганган теләнче. Мине эзләп табып, аягыма егылды. Сугышканда берүзе ун кешегә тора.

Абдулла Мостаев керә.

Мостаев. Миңа палковой старшина Бәхтияр Канкай углы кирәк.

Бәхтияр. Без булабыз.

Мостаев (Бәхтиярны танып). Юлаучы?! Мосафир! Менә Ходаның рәхмәте! (Күрешергә кулын суза.)

Бәхтияр (күрешкәч). Кичерә күр, туган, сине таный алмыйм.

Мостаев. Абдулла мин, Мостай углы. Хәтереңдәме? Урманда… Лашманчылар… Син безнең янга туктадың. Шәрифҗанның балтасын алдың.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Пьесалар / Пьесы»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Пьесалар / Пьесы» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Пьесалар / Пьесы»

Обсуждение, отзывы о книге «Пьесалар / Пьесы» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x