Потёмкин. Самозванецның көче нәрсәдә, государыня, шуны белергә кирәк.
Екатерина. Бибиков яза. Пугачёв үзе куркыныч түгел, кара халыкның баш күтәрүе куркыныч, ди. Урал заводларында фетнәчеләр, Казан губернасы бунтчылар белән шыгрым тулы. Уралдан Нижний Новгородка чаклы кара халык айкала, князь. Казан губернаторы фон-Брандның язуына караганда, татарлардан җыйган сугышчылар йөзәрләп, меңәрләп самозванец ягына чыгалар. Отрядларга, командаларга оешып, безгә каршы сугышалар. Аларның башлыкларына Пугачёв полковник дәрәҗәсе бирә. Коточкыч хәл бу, князь. Бу Төркия белән сугыштан куркынычрак. Киңәшчем булыгыз, Григорий Александрович. Мин сезгә ышанам. Әгәр сүзләрегез чын булса, сез миңа гүзәл дисез. Ул гүзәллек сезнең алда. Ул ярдәмгә мохтаҗ.
Потёмкин. Государыня…
Екатерина. Миңа Европа алдында оят. Европада бу хакта шаулыйлар, газеталарда язалар. Бездән көләләр.
Потёмкин. Тынычланыгыз, государыня.
Екатерина. Европа бу хәлне аңламый. Бу тарихта беренче мәртәбә. Бунтлар элек тә булган. Ләкин бу – акыл белән уйланган бунт. Самозванец үзен «патша» ди. Ул патшаның үз дәүләте бар. Ул дәүләтнең халкы аңа ышана, аңа табына. Чөнки ул патша кара халыкка безгә караганда күбрәк нәрсә вәгъдә итә. Пугачёв берәү – башлары меңәү. Пугачёв үзе Дон казагы, ә иярченнәре кемнәр? Йөз меңләгән руслар, татарлар, башкортлар һәм башка халыклар. Алар бердәм. Алар бердәм булып тәхет өстенә киләләр.
Потёмкин. Иртәгә үк хәрби коллегияне җыярга кирәк, государыня. Әгәр сез миңа ышанасыз икән…
Екатерина. Мин сезгә ышанам, Григорий. Каты куллы булуыгыз өчен мин сезне ачуланмам. Мин үзем, беләсез, табигатем белән нечкә күңелле… (Кинәт Потёмкинга төбәлеп карап.) Ышанмыйсызмы?
Потёмкин. Аллам сакласын!
Екатерина. Әмма мин мәрхәмәтсез дә була алам. Бу очракта сезнең дә мәрхәмәтсез булуыгызны телим. Минем империямдәге агачларның исәбе-хисабы юк. Кирәк икән – барысын да кисеп дар агачлары ясагыз. Һәрбер хәшәрәткә – унар дар агачы. Далаларда, юлларда дар агачларыннан урманнар калкып чыксын. Сезнең исемне ишеткән һәр хәшәрәтнең куркудан йөрәге ярылсын. Һәм сез бүләкнең зурысына лаек булырсыз.
Потёмкин. Мин шат, государыня.
Екатерина. Ә мин сезне сагындым, Григорий Александрович… Көньяк кояшы сезгә килешкән. Сез мәһабәт.
Потёмкин. Государыня…
Екатерина. Тыңлыйм, сөеклем.
Потёмкин. Чит илләрдән килгән илчеләргә әйтергә кирәк, газеталарында бунт турында азрак язсыннар. Үзләренең вазифаларын гына үтәсеннәр. Россия эшенә тыкшынмасыннар. Үзебезнең чиребезне үзебез дәваларбыз.
Екатерина. Аңлаешсыз кешеләр сез руслар. Үзегезне бөек милләт дип атарга яратасыз. Ә шул «бөек милләт», вәхшиләр белән кулга-кул тотынып, ниндидер бер каракны патша дип танып, бунт чыгара. Бу үзе вәхшилек. Вәхшиләр белән вәхшиләр генә дус була ала. О, юу-ук! Россияне вәхшиләрдән арындырыр өчен мең еллар вакыт кирәк. Милли горурлыгыгызга кагылган булсам, гафу итегез, князь.
Потёмкин. Сез хаклы, сез, әлбәттә, хаклы. Бу бунтның яманлыгы, куркыныч булуы да шунда. Ышаныгыз, государыня, Россияне фетнәчеләрдән арындыруны рус офицерлары озакка сузмаслар, вәхшиләр белән кылыч һәм камчы телендә сөйләшерләр.
Сәхнәдә – җәза отрядының дистәләгән солдаты. Сәхнәне аркылыга бүлеп тезелешеп басканнар да каршыларында яткан кешеләрне камчы белән суктыралар. Прожектор уты яктысында камчыларның уйнаганы гына күренә. Камчылар чыжлавыннан башка тавыш юк. Бер офицер кылычы белән дирижёрлык итә. Сәхнәгәашыгып Теләчев керә, офицер янына килә.
Теләчев. Офицер хәзрәтләре!..
Офицер аны ишетми, кылыч белән селтәнүен дәвам итә.
Офицер хәзрәтләре!..
Офице р(селтәнүен дәвам итеп, Теләчевкә карый). Ни әйтергә телисез, мулла?
Теләчев. Ярамый болай, килешми. Мин сезгә әйттем, бу авылда фетнәчеләр юк. Гаепсез халыкны нигә кыерсытасыз?
Офицер. Кара халыкның бер мәкале бар, мулла: «Чүлмәк сатучы малайны чүлмәкне ватудан элек кыйнарга кирәк, чүлмәк ватылгач, кыйнауда ни мәгънә».
Теләчев. Зинһар, туктатыгыз. Кыйналган кеше үзенең ни өчен кыйналуын белергә тиеш.
Офицер. Сез аларга аңлатырсыз.
Теләчев. Сәбәпсезгә кыйналган кеше явызлана, усаллана.
Офицер. Читкәрәк китегез, мулла. Кылычка якын тормагыз. Тимер сузыла, беләсездер.
Теләчев (читкәрәк китеп). Йа Хода! Нинди дөнья бу, нинди дөнья?! Нигә бу чаклы кансыз бу адәм балалары?! Шушы киң җиһанга нигә сыешмыйлар? Кыямәт көне җиткәнне дә көтмичә, җир өстендә мәхшәр ясыйлар.
Читать дальше