Бәхтияр. Ханбик аннан тапмасмы?
Нурсолтан. Яшерерләр. Мин китим. Рәхмәт сиңа, юлаучы.
Бәхтияр. Минем атым Бәхтияр.
Нурсолтан. Рәхмәт сиңа, Бәхтияр. Ходай Тәгалә юлларыңны уң итсен.
Бәхтияр. Амин, юкәче Бигеш хатыны Нурсолтан. Илтеп куйыйм дисәм, барыр җиремә ашыгам. Илтеп куй дисәң, вакыт табармын.
Нурсолтан. Рәхмәт. Бу урманда мин адашмыйм. Ай гына батмасын. (Китә башлый да яңадан Бәхтияр янына килә.) Батыр йөрәкле, пакь күңелле ирләр беткән бу заманда син очрагач, хәсрәтләрем кимегәндәй булды. Бердәнбер байлыгым – муенымдагы мәрҗәнем. Ал шуны. Дәшми ал. (Муеныннан мәрҗәнен салып бирә.)
Бәхтияр (мәрҗәнне алып). Асылзатлар сатылган бер заманда сатылырга теләмәгән хатынга ни бүләк итим? (Киеменнән бер төймә өзеп бирә.) Ал шуны. Күңелемне гашыйк иттең.
Нурсолтан. Сөйләмә андый сүзләр. Мин – ир хатыны.
Бәхтияр. Ханбик сиңа ир түгел, үзең әйттең. Юкәче Бигеш сиңа тиң түгел – монысын мин әйттем. Хуш, асылзат! Мин мосафирны догаңнан калдырма. Хуш!
1773 елның көзе. Красноуфимск тирәсендәге бер авылның базар мәйданы. Базарның кызган чагы. Сатучылар, алучылар бергә болгана. Саилчеләр хәер сорана.
– Алача, алача!.. Кемгә алача?! Ыштан итеп тексәң, ун елга чыдый, күлмәк итсәң, йөз елга түзә.
– Әй, знакум, падхади!.. Дарма-шарма – карабодай ярма.
Василий (җирән сакаллы теләнче). Подайте, подайте!..
– Комач, комач!.. Ун тиенгә бер колач!..
– Кая тыкшынасың, әллә күзең чыкканмы?!
– Чово орёш?..
– Бирермен мин сиңа арыш…
– Кайда арыш, кемдә арыш?..
– Әтәч сатам, алыгыз – йомыркасыз калмас тавыгыгыз…
– Балаларым ач, хатыным ач, кызганыгыз…
– Ач хатынга ник өйләндең?..
– Авызыңны ерма, иртәгә син дә шушында утырырсың.
– Әссәламегаләйкүм, кордаш.
– Вәгаләйкүмәссәлам. Яныңда кем?
– Башкорт адәме. Белешем. Базарга килгән, сөйләшергә теле юк.
– Кискәннәрмени?
Башкорт башын селки.
– Батырша заманындамы?
Башкорт башын селки.
– Алай икә-ән.
– Карале, кордаш, ниндидер манифис чыккан, ди. Ишетмәдеңме, күрмәдеңме?
– Ишетмәдем, күрмәдем. Син ишеттеңме, Канкайның углы кайткан, ди.
– Кайсы Канкай?
– Иштуган сотнясындагы көрәшче Канкайны беләсеңдер.
– Йә-йә, углына ни булган иде?
– Кәтәни алпавытының утарына ут төртеп качкан иде.
– Йә-йә, ишеттем. Шул кайткан диме?
– Кайткан, ди. Кеше талап йөри, ди.
– Алланың биргәненә шөкер, таларлык малым юк. Манифис турында ишетмәдең инде, алайса?
– Юк. Нинди манифис ди соң?
– Яңа падишаһ килеп чыккан, ди. Татарларга җир бирәм дип әйтеп әйткән, ди.
– Булмаганны сөйләмә.
– Булган, ди, шул менә. Бөтен тирә-якта сөйлиләр.
– Ходай бирсен, илгә җиңеллек килсен.
– Яңа падишаһ булса килә инде ул, кордаш.
– Киндер мае, киндер мае!.. Кемгә кирәк киндер мае?!
Бәхтияр керә. Өсте-башы җыйнак. Базарны күзәтә.
– Агай-эне, тоз сатмыйсыңмы?
Бәхтияр. Ни дидең?
– Тозың юкмы, дим.
Бәхтияр. Патша тозны базарда саттырмый. Белмисеңмени?
– Әкрен инде, кычкырма, май кап.
– Мөселман кардәшләр, балаларым, хатыным ач.
– Алача, алача! Кемгә кирәк алача?!
Алача сатучы үтеп киткәч, Әбүбәкер Теләчев керә. Мулла киеменнән. Бәхтиярны күреп, аңа текәлеп карап тора.
Теләчев. Бәхтияр! Син түгелме соң бу?
Бәхтияр. Әбүбәкер?..
Теләчев. Мин шул. Саумы, исәнме, Бәхтияр?! Йә Алла, сине күрмәгәнгә ничә ел! Кайларда, нишләп йөрисең?
Бәхтияр. Син әкренрәк.
Теләчев. Нигә әкрен?
Бәхтияр. Болай гына. Могтәбәр кешеләргә кычкырып сөйләү килешми. Үзең ни саулыкта?
Теләчев. Аллага шөкер!
Бәхтияр. Бу якларга ничек килеп чыктың? Ялгышмасам, Карыгый авылы моннан ат белән өч көнлек юл.
Теләчев. Хәтерлимсең Нуриәхмәт атлы шәкертне, ул да бит шушы якныкы, аның янына килдем дә базарга кереп чыгыйм дидем. Нуриәхмәт мөгаллимлек итә бит, беләсеңдер.
Бәхтияр. Белмим.
Теләчев. Әллә аның белән дошманлаштыгызмы? Синең турыда аңардан сораган идем, ул да, белмим, диде. Кайларда соң үзең, кем?
Бәхтияр. Син мулла булдыңмы?
Теләчев. Аллага шөкер, мәхәллә тотабыз.
Бәхтияр. Морадыңа ирешкәнсең.
Теләчев. Аллага шөкер, ул кадәресе булды. Инде менә зур эш белән йөрим, Бәхтияр, мәдрәсә ачып җибәрергә җыенам. Хәтереңдәме, әйтә идем: укып чыгып, хәзрәтнең фатихасы белән мәхәллә ала алсам, авылымның балаларын гыйлемле итәр идем, дип сөйләнә идем. Аллага шөкер, күпләрне хәреф танырга өйрәттем, инде мәдрәсә ачып та җибәрсәм, халыкка бер файдам тияр иде. Ләкин акчам җитешми дә, Зирекле хәзрәте бу эшемне хуплап бетерми. Мулла икәнлегеңне онытып, мужикка әйләнеп барасың, ди. Кара халык белән күп аралашсаң, үзең дә томана булырсың, ди. Кара халык та үзебезнең мөселман лабаса. Аңа да гыйлем кирәк. Аллаһы Тәгалә каршында барыбыз да тигезләр. Син нихәл соң, син, Бәхтияр? Бик зиһенле идең бит син.
Читать дальше