– Нәрсә өелмә, безнең дә ишетәсе килә. Укы!
Бәхтияр (әкрен генә укый башлый). «Мин, – барча аксөякләр вә гади халыкның, төрле өлкәләр вә илләрдәге җан ияләренең ирекле хөкемдары…»
– Ишетелми.
– Кычкырып укы!
Бәхтияр (кычкырыбрак укый). «…бөтен Русиянең бөек, гали императоры Пётр Фёдорович, – үземнең падишаһ хәзрәтләрем тарафыннан расланган, махсус указымнан тикшереп белмәк вә инанмак өчен, тугры вә ихлас күңел илә торып хезмәт итмәк вә сугышмак өчен үз кулымнан вә үз телемнән ошбу бөек язуны бирдем.
Минем тарафтан олуг императордан мәрхәмәт алыгыз: казаклар вә калмыклар вә татарлар. Кайсылары миңа, император галиҗәнаплары падишаһ Пётр Фёдоровичка гаепле булган булсалар, мин государь Пётр Фёдорович бөтен гаепләрегезне кичерәм. Газиз җаны белән тугрылыклы булган кешеләр өчен, әлбәттә, ярлыкагучы булырмын – җирегезне вә суыгызны, вә байлыгыгызны, вә утыгызны, вә кырыгызны, вә агачыгызны, вә дары, вә акча, вә кургашын, вә икмәк, вә тоз, вә башкалары белән».
Арттан тавыш. Эй ты, говори по-русски.
Бәхтияр. По-татарски написано.
Тавыш. Переводи.
Тавышлар. Укы әйдә, туктама. Урыс өчен чыккан манифест түгелдер ул. Урыс болай да начар яшәми.
– Каян беләсең?! Бөтенебезгә дә бер патша.
– Тик кенә торыгыз, укып бетерсен!
Бәхтияр (манифестны укый). «Кемдер бояр кулында вә крестьян залим кулында җәбердә булса, бу көннән минем тарафтан азат ителә, шулай ук зинданда булучы иреккә чыгарыла.
Кемнәрдер буйсынудан баш тартсалар, каршылык күрсәтсәләр, вә бояр, вә йанарал, вә майур, вә капитан вә башкалары – барысының башы кисүле, малы талаулы булсын. Бервакытларны алар сезне ашадылар, таладылар, минем газиз колларымны ирексез вә ихтыярсыз иттеләр, хәзер үзләрен чабыгыз, иллә мәгәр, баш салганга кадәр. Әгәр миңа буйсынсалар, хилаф түгелдер. Мине танып, тугры юлда булып, сугышкан вә хезмәт иткән кешеләргә тимәссез. Кем дә кем баш тартса, аларны асачакмын, кисәчәкмен.
Инанмак өчен мин Пётр Фёдорович үз кулымны куйдым. Пётр Өченче дигән исем белән».
Тавышлар. Күрсәт, кулын күрсәт.
Бәхтияр. Менә карагыз. (Манифестны баш очына күтәреп күрсәтә.)
Тавышлар. Афәрин!.. Ходай кушсын!..
Шулвакыт таланган бай белән Пристав керәләр.
– Әнә ул, әнә шул талады.
Пристав (Бәхтияр янына килеп). Син!.. Карак! (Бәхтиярга кизәнә.)
Бәхтияр аның кулын эләктереп ала да үзенә суга. Пристав егыла. Халык гөжләп куя. Аптырап калган Пристав әкрен генә тора.
Тынлык.
Тавышлар. Кач! Кач!..
Бәхтияр халык арасына кереп чума.
Пристав. Тотыгыз! Җибәрмәгез! (Бәхтияр артыннан бармакчы була.)
Халык аның юлын бүлә.
Екатерина II нең ял бүлмәсе. Екатерина ялгызы. Ул кемнедер көтә. Потёмкин керә. Уң күзе кара ефәк тасма белән бәйләнгән.
Екатерин а(Потёмкин каршына барып). Григорий Александрович!
Потёмкин (тез чүгеп). Мәрхәмәтле анабыз, сезнең чакыруыгыз буенча көне-төне кудым, һәм менә мин сезнең каршыгызда.
Екатерина. Торыгыз, князь. (Потёмкинны култыклап торгыза.) Сезне күрүемә шатмын. Сез минем алда түгел, мин сезнең алда тезләнергә тиеш.
Потёмкин. Ни сөйлисез, мәрхәмәтле императрица?!
Екатерина. Нигә? Россия хакимәсенең алдыгызда тезләнеп торуын күрү бәхет түгелмени?
Потёмкин. Сезнең чакыруыгызны ишеткәч, мин чиктән тыш шатландым, государыня, һәм борчылдым. Сезгә кирәк булуым мине шатландырды, ә инде сугыш кырыннан чакырып алуыгыз юкка гына түгелдер дип борчылдым.
Екатерина. Сез ялгышмагансыз, генерал, сез миңа кирәк. Сез миңа бик кирәк. Григорий Александрович буларак та, генерал буларак та. Сезнең акылыгыз, сезнең көчегез миңа кирәк. Күрәсездер, сезнең кирәклегегез минем йөземә чыккан. Ябыктым, сулдым, ямьсезләндем.
Потёмкин. Сез һәрвакыттагыча гүзәл!
Екатерина. Алдашмагыз, Григорий Александрович. Үз хәлемне үзем беләм. Мин – хатын-кыз. Ә күпме хәсрәт кичерәм, никадәр көч түгәм, ничаклы авыр йөк күтәрәм. Төркия белән сугыш дәвам итә, княгина Тараканова дигән бер дама үзен Пётр I нең кызының кызы дип, мәрхүм Пётр I не абыем дип игълан итеп, Россия тәхетен даулый. Ул хакта бөтен Европа сөйли. Һәм шуларның барысы өстенә бу афәт. Россиянең көнчыгышында ниләр эшләнгәне турында сез хәбәрдардыр дип уйлыйм.
Потёмкин. Әйе, государыня. Бу чыннан да афәт һәм бик куркыныч афәт.
Екатерина. Ниндидер бер казак, самозванец… Коралы юк, өйрәтелгән армиясе юк. Генерал Карны тар-мар итеп ташлады, полковник Чернышевның 2200 кешелек армиясен туздырып, үзен асып куйды. Польшада тәртип урнаштырган генерал Бибиков та әлегә куанычлы хәбәр җибәргәне юк. Самозванец Пугачёвка, аның иярченнәренә каршы сугышкан армия белән теләсә кайсы дәүләтне яулап алып булыр иде.
Читать дальше