Нурсолтан. Кулларымны ычкындыр.
Бәхтияр. (Нурсолтанның кулларыннан чылбырны алып). Ханбик ничек эзләп тапты?
Нурсолтан. Фәрештәләр хәбәр иттеме сиңа? Мең рәхмәтләр сиңа, изге кеше.
Ут сүнә.
Ханбикнең өе. Сәке өстендә – Бәхтияр Канкаев, Әбүбәкер Теләчев, Абдулла Мостаев.
Бәхтияр. Бер урында озак торып симерәбез түгелме, җәмәгать?
Мостаев. Гаскәр җыябыз, Бәхтияр. Бу – зур эш, падишаһымызга олуг армия кирәк.
Бәхтияр. Син, Абдулла, һәрчак миңа каршы сөйләргә яратасың. Падишаһымызның миңа атап язган указын мин дә укыдым, олуг армия җыю турындагы фикерне әйтеп падишаһка үзем рапорт язганымны онытмадым. Мин ул хакта әйтмим. Җыелган армия ни дә булса эшләргә тиеш. Әгәр армия эшсез торса, ул бозыла. Падишаһка кеше саны кирәкми, сугыша белә торган гаскәр кирәк. Сугышырга кеше сугышып кына өйрәнә. (Теләчевкә.) Тагын күпме кеше килде?
Теләчев (кәгазьгә карап укый). Пашкино авылыннан 2 кеше, Иванайдан 6 кеше, Мишәбаштан 5, Шумбут аракы заводыннан 15, Катмыштан 11, Кече Шөннән…
Бәхтияр. Син миңа җәмгысын әйт.
Теләчев. Җәмгысы буладыр 380 кеше.
Бәхтияр. Аз.
Теләчев. Пудпулкувник Рахманкулдан хәбәр килеп җитмәде.
Бәхтияр. Рахманкулга әйтеп яз, хәбәрен җибәреп торсын, аның кайда, нишләп йөргәнен без белергә тиеш. Сиңа, Абдулла, кечкенә команда алып, Кама аръягына кичәргә кирәк булыр. Үзеңә отрядны шунда җыйнап, кичүләрне күзәтчелеккә алырсың. Падишамызның Казанга бара торган юлын ворлар отряды бүлмәсен.
Мостаев. Бүген үк китәргәме?
Бәхтияр. Бүген үк түгел, хәзер үк.
Мостаев. Баш өсте. (Урыныннан тора.)
Бәхтияр. Отрядыңда тәртип булырга тиеш, онытма.
Мостаев. Син мине рәнҗетәсең, Бәхтияр. Мин дә бит пудпулкувник чинын йөртәм.
Бәхтияр. Син – пудпулкувник. Мин – өлкән пудпулкувник… Йә, чиннар бүлешмик. Үпкәләмә. Уртак эштә үпкәләү булмаска тиеш. Кисәтүнең зыяны тимәс. Үзең белән иң ышанычлы кешеләреңне ал. Сау бул, Абдулла. Исәнлектә күрешергә язсын.
Мостаев. Амин. Атна-ун көннән хәбәр җибәрермен.
Мортаза килеп керә.
Мортаза. Бәхтияр агай…
Бәхтияр. Нәрсә, Мортаза, тагын рәхмәт укырга кердеңме?
Мортаза. Юк, Бәхтияр агай.
Бәхтияр. Мин сиңа Бәхтияр агай түгел, пулкувник хәзрәтләре. Төшендеңме?
Мортаза. Төшендем, Бәхтияр агай… Анда бер мулла килгән. Сине эзли.
Бәхтияр. Бар, әйт, керсен.
Мостаев. Мин китим.
Бәхтияр. Ашыкма, күрик, нинди мулла икән.
Чапан-чалмадан мулла керә.
Мулла. Әссәламегаләйкем!
Бәхтияр. Вәгаләйкемәссәлам, хәзрәт. Түргә үтегез.
Мулла (түргә узып). Безгә Бәхтияр атлы кеше кирәк иде, шушы өйдә, диделәр.
Бәхтияр. Ул кеше без булабыз, хәзрәт. Ни йомыш?
Мулла. Йомышны әйтер алдыннан утырып дога кылыйк. (Дога кылганнан соң, Теләчев белән Мостаевка күрсәтеп.) Боларны кемнәр дип белик?
Бәхтияр. Монысы – Әбүбәкер дигән кеше, монысының исеме – Абдулла.
Мулла. Бәрәкалла. Мөселманнардыр, шәт. Юкса безгә әйткәннәр иде: Бәхтияр үз янында кяферләрне йөртә, дигәннәр иде.
Бәхтияр. Алары да күп, хәзрәт. Дөнья булгач бергә йөрергә туры килә. Без бит мәчеттә утырмыйбыз.
Мулла. Шулаен шулайдыр да, зур гөнаһ бит.
Бәхтияр. Нишләмәк кирәк, хәзрәт. Мөселманнарга да, кяферләргә дә бер Алла. Гөнаһ булса, җавабын теге дөньяда бирербез. Йомышыгызны әйтегез, хәзрәт.
Мулла. Кяфер сүзләр сөйләмә, кем, Бәхтияр. Ишетүемчә, үзең укымышлы кеше.
Бәхтияр. Аллага шөкер. Коръән-хафиз булмасак та, ипилек-тозлык беләбез. Йомышыгызны әйтмәдегез, хәзрәт. Әллә рәнҗеттеләрме үзегезне?
Мулла. Рәнҗедем, Бәхтияр. Үзем өчен түгел, синең өчен, Бәхтияр улым. Үзең яшь кеше икән. Мөселман балаларының адашып йөрүенә, кяфергә ияреп, динебезне мыскыл итеп йөрүегезгә рәнҗедем.
Бәхтияр. Төшендеребрәк сөйләгез, хәзрәт. Кяфер дигәнегез кем?
Мулла. Ырынбур ягыннан чыккан юлбасар.
Бәхтияр. Падишаһымыз әгъзам Питыр Фидрувич хәзрәтләрен әйтәсезме, хәзрәт?
Мулла. Падишаһ түгел ул – мәлгунь. Безнең падишаһымыз берәү генә. Ул – Әби патша, могтәбәр Екатерина хәзрәтләре.
Бәхтияр. Сез, хәзрәт, Питыр Фидрувич хәзрәтләре турында сөйләгәндә, яман сүзләр әйтмәгез.
Мулла. Ташлагыз бу эшегезне, балалар, кайтыгыз хак юлга. Иярмәгез кяфергә.
Мостаев. Хәзрәт, Әби патша да мөселман түгел бит.
Мулла. Мөселман булмаса да, аның күңеле туры. Безгә күпме яхшылыклар кылды. Чукындыруны бетерде.
Мостаев. Питыр Фидрувич хәзрәтләре дә безне чукындырмый.
Мулла. Син тик тор, кем… Без Бәхтияр белән сөйләшәбез. Син – томана адәм, дин эшен белмисең.
Читать дальше