Эльвира. Ибрис, син башта эскәмияләрне клубка кертеп егетлек эшлә, соңынтын күз күрер.
Идрис (галстугын төзәтеп). Әйдә, бездән булсын изгелек.
Эскәмияләрне клубка кертә башлыйлар.
Эльвира. Кайчан инде гипсыңны алалар?
Мөршидә. Шушы атнада диделәр.
Эльвира. Бармакларың хәрәкәтләнәме соң?
Мөршидә. Хәрәкәтләнә, тик беләк бик кычыта.
Эльвира. Алайса, кулың төзәлеп бетә инде.
Идрис белән Ибрис эшләрен бетерәләр.
Идрис. Эльвира ханым, үтенечегез үтәлде, эшне кабул итегез!
Эльвира. Сүз тыңлавыгыз өчен рәхмәт, егетләр!
Ибрис (китеп барышлый). Рәхмәткә илле грамм да салмыйлар. (Идрискә.) Әйдә инде, кибет ачылганга ярты сәгать була бит, без килгәнне Сәрия зарыгып көтәдер…
Ашыгып чыгып китәләр.
Мөршидә. Бу ике сәрхуштан туеп беттем инде. Дискотекага киләләр дә яшьләргә бәйләнеп йөриләр.
Эльвира. Ибрисе шалапайның шалапае инде. Тегесе, Идрисе, – техникум бетергән кеше бит, зоотехник.
Мөршидә. Авылда эш юк, эшсезлектән эчә башлыйлар.
Эльвира. Анысы сылтау гына инде. Теләгән кеше эшен дә таба, ашын да. Теләк кирәк, әбиләр әйтмешли, горнадир кебек ир-егетләр әниләренең пенсияләренә карап яталар. Мөршидә, менә нәрсә, иртәгә авыл Советы утырышы була, әзерләнеп кил!
Эльвира чыгып китә, Мөршидә әрле-бирле йөренә.
Мөршидә. Авылыбыз нинди матур җиргә урнашкан, шуның кадерен белеп кенә яшәргә дә яшәргә бит югыйсә… Әй-й-й, авылда рәтле ирләр дә калмады шул. Азрак кыл кыймылдатканнары шәһәргә киттеләр. Калганнары ярым исерек, ярым шабашник. Әнә нинди матур мәчет салдык, рәхмәт инде район җитәкчеләренә, мәчеткә йөрер кешесе генә юк. Җитмәсә, югары белемле мулла да килде бит… Үзидарә рәисе Шәүкәт булып Шәүкәт авылны аякка бастыра алмаганны… Мескен, хатын-кыз башы белән бу Эльвира ни кыра алыр инде?
Клуб ишеген бикләп кайтып китә. Идрис белән Ибрис, кибеттән кайтышлый, клуб ишегалдына керәләр, кулларында пакетка салган аракы шешәсе, вак-төяк кабымлыклар, икесе дә кызмача.
Ибрис. Ахири, әйдә, шушы чирәмгә утырып, калганын димләп бетерик, әчемәсен.
Пакеттан аракы шешәсе, пластмасс стаканнар чыгара. Пакетын ашъяулык итеп җәя.
Ахири, шешәнең төбендә генә калган бит, нишлибез?
Идрис. Нишлибез дисеңме? Хәзер без аны димлибез.
Стаканнарга салып, тамашачыларга артлары белән басып (янәсе, әдәплелек саклап) эчәләр, ләззәтләнеп, кабымлыкларын кабалар. Чирәмгә сузылып ятып, күңелләре күтәрелеп җырлыйлар.
Әй, эчәбез, эчәбез лә,
Бушый бара шешәбез.
Акча бетсә, җаен табып,
Тагын алып эчәбез.
Әй зимагур, әйттер, типтер
Сыер саткан акчаңны.
Сыер саткан акчаң беткәч,
Сат бәрәңге бакчаңны.
Атның аласы була ла,
Җем-җем карасы була.
Хатын алсаң, бала була,
Бала карасы була.
Идрис. Карале, Ибрис, син дөрес җырлыйсың. Хатын алсаң, өйләнсәң, бала була, аны карыйсы була, мәктәптә укытасы була… Мәшәкать, проблема…
Ибрис. Мин дә шулай дим бит. Ни пычагыма кирәк ул мәшәкать-проблема. Кем бала үстереп изгелек күргәне бар? Менә синнән, миннән әниләр нинди изгелек күрәләр, ә?
Идрис. Син исерек булсаң да дөрес сөйлисең. Карале, менә бүген Эльвираны авыл Советы персидәтеле итеп сайладык. Ну, әйт, ни пычагымны кыра ала инде ул, ә?..
Ибрис. Мескен, мин аның ирен, Зәкиулланы жәллим. Элек тә итәк астында иде, хәзер үкчә астына ук төшәр инде…
Еракта азан әйтәләр.
Идрис. Жалкы мужика…
Ибрис. Ахири, әнә яшь мулла намазга чакыра, әллә барабызмы?
Идрис. Син нәрсә-ә, мәчеткә хәмер эчеп түгел, хәтта тәһарәтсез дә керергә ярамаганны белмисеңмени? Син, ахири, дин белән шаярма!
Ибрис. Идрис кордаш, менә син миңа караганда укымышлырак кеше, теге кем… философ диләрме әле… Шуны әйт! Нишләп сине дә, мине дә Эльвира яратып бетерми икән, ә?
Идрис (бераз уйланып, буш стаканын дикъкать белән карап, кулында бераз әйләндереп). Нишләп яратып бетерми дисеңме?
Ибрис. Әйе, әйе…
Идрис. Минемчә, потому что, Эльвира үзеннән дә акыллырак кешеләрне яратмый.
Ибрис. Син нәрә-ә, без Эльвирадан да акыллыракмыни?
Идрис (һаваланып). Вот так и получается, брат.
Ашыгып, Мөршидә клубка таба узып китә. Егетләр аңа кызыксынып карап калалар. Мөршидә озакламый кире борылып чыга.
Идрис. Мөршидә, нәрсә булды?
Мөршидә. Ничектер, күңелемдә шик туды, клубны бикләми киткәндәй булдым.
Ибрис. Бикләнгәнме соң?
Мөршидә. Бикләнгән, бикләнгән.
Ибрис (аягүрә басып, акыллы, матур булып күренергә теләп). Мөршидә, беләсеңме нәрсә, син безнең Салмышның иң чибәре… (Пауза.) Әгәр сине очратасымны белгән булсам, бу дөньяга тагы да матуррак булып туган булыр идем… (Тирән сулыш алып.) Чык миңа кияүгә.
Читать дальше