Алмыш. Күрән бәк, инде хәбәрдардыр, Тукбай морза углы Батил ыслаулылар явында һәлак булган.
Күрән. Хәбәрдар, хәбәрдар, Алмыш хан. Казансу кирмәнендә күп кенә ир-атлар башларын корбан куйганнар. Әмма Итил-йортымызга яу булып килгән ыслауларны кертмәгәннәр. Тәңре җаннарын изге кылсын, күчләренә ил казнасыннан ярдәм булыр.
Алмыш. Күрән бәк, тугры сөйлисең, һәлак булган һәр ир-атка диван карары белән ярдәм булыр. Итил-йортымызның һәр ир-аты алтын бәһасенә торадыр.
Кыңгырау шалтырый, ашыгып, Утташ керә.
Утташ. Бөек әлтабар, шәһәр урамында кам урынына калган Күзәмеш, дөңгер сугып, кү таратып йөри. Халыкны шәһәр капкасы янына Тукбай морза белән килүче гарәп илчеләрен каршыларга чакыра.
Әлтабар белән Күрән, бераз гаҗәпсенеп, бер-беренә карыйлар.
Алмыш (кәефе күтәрелеп). Менә сиңа Күзәмеш, әлтабар белән диван башыннан да узып, шатлыклы кү китергән.
Күрән бәк. Бөек хан, ул бүз баланың күңеле саф, Итил-йортымыз өчен җанын фида кылырга да ризадыр.
Утташ. Бөек хан, халык шәһәр капкасына таба агыла.
Алмыш. Күрән бәк, син, диван башы буларак, кара елгырга атланып вәзирләр белән кунакларны каршыла, мин дә килеп җитәрмен. Иртәгә Тургайлар тирәгендә Болгар халкын җыеп кунакларны кабул итәрбез.
Хан сарае караңгылана. Шәһәр урамында дөңгер суккан тавыш яңгырый.
Күзәмеш тавышы. Болгар халкы, Болгар халкы! Тукбай морза, зур сәяхәт кылып, Итил-йортка кайтты. Үзе белән кунаклар да алып кайткан, кунакларны каршыларга барыгыз. Кадерле кунакларны каршылагыз!
Дөңгер суккан, быргы кычкырткан тавышлар көчәя. Шул кыска вакытта декорация алышына. Сәхнә акрын гына томаннар эчендә яктыра. Офыкта яшел дала. Һавада тургайларның, сандугачларның җаннарга ләззәт биреп сайраулары бай табигатькә тарала. Яшел хәтфә чирәмгә хан чатыры корылган, ханның гаскәри егетләре келәм җәяләр, тәхет чыгарып куялар, коралланган ике сакчы ян-якка баса. Быргы тавышы яңгырый, дөңгер сугалар. Тәхетнең уң ягына – Болгар кешеләре, сул ягына милли киемнәрдә гарәп кунаклары урын ала, әлтабарны көтәләр. Сөрәнче хан белән ханбикәнең килгәнен хәбәр итә.
Сөрәнче. Җәмәгать! Болгар халкы! Ерак гарәп илләреннән килгән кунаклар! Болгар ханы Алмыш галиҗәнаплары белән ханбикә Акбикәне каршы алыгыз!
Заманча музыка яңгырый, дөңгер сугалар. Чардуган эченнән әлтабар Алмыш чыга, аның артыннан Акбикә күренә. Алмыш, кул биреп, хөрмәт күрсәтеп, аны үзе белән янәшә бастыра.
Алмыш. Ерак Багдад хәлифәсеннән килгән мөселман кунаклар, туган Болгар халкы, барыгызга да чуктин-чук гомер, байлык, арулык келим. Көтеп алган илче-кунакларыбыз, күп кенә авырлыклар күреп, ерак юллар, сулар кичеп, исән-сау килеп җитүегезгә без бик шат. Менә Болгар халкы, бөтен төбәкләрдән җыелып, Багдад хәлифе Җәгъфәр әл-Мөкътәдир хәзрәтләре җибәргән хатны укырга җыелдык. Тукбай морза, сиңа, кадерле илчеләрне исән-сау алып кайтуың өчен, Болгар халкы исеменнән бик зур рәхмәт! Үзеңә, гаиләңә арулык, күп яшәвеңне телибез!
Быргы, дөмбер тавышлары яңгырый.
Тукбай морза. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим, әссәламегаләйкем, Болгар-йортның атасы әлтабар Алмыш галиҗәнаплары, Болгар-йортның әнкәсе Акбикә ханым, барча Болгар халкы! Бөек әлтабар, татлы келәүләрең өчен бик зур рәхмәт! Мин Болгар-йортыбызга бирәсе бурычымны гына үтәдем. Бүген Итил-йортыбыз тормышында иң мөһим мизгелләр якынлашты. Багдад хәлифе Җәгъфәр әл-Мөкътәдир хәзрәтләре, үзенең иң ышанычлы илчеләрен Сусан әр-Рәссигне һәм сәркатибе Әхмәд ибне Фазланны безгә илче итеп җибәрде, мин аларның юлдашы булдым.
Илче Сусан әр-Рәссиг, алга чыгып, Алмыш янына килә, кул кысышып, кочаклашып исәнләшәләр. Гарәпләр озынча ике кара байрак күтәрәләр, анда алтын хәрефләрдән изге Коръән сүрәләре язылган. Илче Сусан әр-Рәссиг мөэминнәр әмиренең иң өлкән түрәләре кия торган, алтын укалап бизәлгән кара чапанны әлтабарның иңенә сала, ә Фазлан Акбикәнең алдына бизәкле затлы чапан һәм хушбуйлар, асылташлар куя. Быргылар кычкыра, дөмбер сугалар, халык алкышлап кул чаба.
Сусан әр-Рәссиг. Бөек Болгар ханы әлтабар Алмыш, Акбикә галиҗәнаплары, без иминлек шәһәре Багдад иленең хәлифе Җәгъфәр әл-Мөкътәдир хәзрәтләре боерыгын үтәп, сезләрнең бик тә гүзәл Болгар-йортны күрергә насыйп булды, күңелләребезгә сыймас шатлык килде. Хөрмәтле әлтабар Алмыш галиҗәнаплары, рөхсәт итегез, сәркатип, мөселман хокуклары, ислам дине белгече Әхмәд ибне Фазлан, Багдад хәлифе Җәгъфәр әл- Мөкътәдир хәзрәтләренең, сезнең тарафларга юллаган хатын укырга.
Әлтабар, ризалыгын биреп, кулы белән хәрәкәт ясый. Быргылар кычкыра, дөмбер сугалар. Халык шатланып кул чаба. Фазлан уртага чыгып, хәлиф җибәргән, торба итеп төргән хатны җәеп укый башлый. Бөтен халык, аяк өстенә басып, хат укуны тыңлый.
Читать дальше