Алмыш кычкырып көлеп җибәрә.
Алмыш. Менә сиңа Тәңре мәхлугы Күзәмеш…
Ханга ияреп, калганнар да көләләр. Сакчы Утташка эндәшә, ул йөгереп кереп җитә.
Утташ. Баш өсте, Бөек әлтабар.
Алмыш. Утташ, тиз вакытта кам Аштабарны табып китерт!
Утташ. Баш өсте, Бөек әлтабар!
Утташ ашыгып чыгып китә.
Тукбай. Кам Аштабар сарайдан мине таптап китәрдәй булып атылып чыкты да зинданга таба китте.
Алмыш. Тукбай морза, менә Аштабар да, изге ата Айбаба да илгә зәхмәт килә, диләр. Йолык туе узгарып, Сылукайның Ак юртагын корбан чалып, тиресен ян ир ыруларына бирергә, диләр.
Тукбай. Алмыш галиҗәнаплары, тәңреләр алай димәс. Кам Аштабар гарәпләрдән курка, чөнки алар Болгар-йортка ислам дине алып килгәннәр. Әгәр Болгар халкы, Болгар ханы исламны кабул кылса, кам Аштабарның халыкка кирәге калмый. Ислам дине бер генә Тәңрене бар дип саный. Мөхәммәд пәйгамбәрне Алланың илчесе дип әйтәләр.
Утташ керә.
Утташ. Бөек әлтабар, кам Аштабар килде.
Ашыгып, кам Аштабар керә.
Кам Аштабар. Бөек әлтабар, чакырдыңмы?
Алмыш. Әйе, чакырдым. Әле сүз бетмәгән иде, инде син чыгып та качкансың. Аштабар, нишләп син үзбаш яргучы 10 10 Яргучы – хөкемдар, хакимлек итүче.
булып ят ыру кешеләрен, яргулап, зинданга яптырдың? Бу аҗунда 11 11 Аҗун – дөнья.
, Болгар-йортта, бер генә яргучы, ул да булса әлтабар булыр. Янә китереп, син гарәп мосафирларының ниндидер таҗ-калфагын тартып алгансың, үзләрен зинданга япкансың. Бу – бик зур язык.
Аштабар. Бөек әлтабар, белгәнеңчә гарәп кешеләре шәһри Болгарны күрергә генә килмәгәннәр, алар үзләре белән зәхмәт чире дә китергәннәр. Әйтүләре буенча, кәрваннары зәхмәт чиреннән юлда үлеп беткән.
Ә таҗ-калфак – мөселманнар сихерләп җибәргән тагын бер зәхмәт ул. Алар Болгар-йортка ислам дине китергәннәр. Безгә ул дин кирәкми. Тәңреләребезнең рөхсәте юктыр. Безнең әби-бабаларыбыз йоласын ташлау зур язык булыр.
Ә таҗ-калфакны, келәү әйтеп, Изгеләр үзәнендәге корбан чала торган нарат төбенә күмдем.
Алмыш. Утташ!
Сакчы Утташ керә.
Утташ. Баш өсте, Бөек әлтабар.
Алмыш. Утташ, юлчабар Батилга әйт, Изгеләр үзәнендәге корбан чала торган нарат төбенә күмелгән таҗ-калфакны алып килсен!
Утташ. Баш өсте, Бөек әлтабар!
Боерыкны үтәргә чыгып китә.
Алмыш. Тукбай морза, кунакларыңа юлчабар Батил таҗ-калфакны үзе тапшырыр.
Тукбай. Чуктин-чук рәхмәт, Бөек әлтабар.
Әлтабар кулъяулыгын селки, барысына да китәргә ишарә бирә. Берүзе генә кала, уйлана.
Алмыш. Нишләргә, нишләргә? Бер-бер артлы кыран күренеп тора. Болгар-йортка зәхмәт килә, афәт килә… Язын тәңреләргә йолак туе уздырдык, алар келәвебезне кабул кылмаганнар.
Бәлкем, йолабыз кыектыр? Бер генә дә шатлыклы кү юктыр. Сылукайга ни әйтергә? Бер дә Ак юрганы корбан чаласы келәми. Ул бит – ак бия, аннан туасы колыннар да ак чаптарлар булырие. Ак юрга – ханның дәрәҗәсе, йортның горурлыгы.
Сылукай керә, аның йөзендә борчылу.
Сылукай. Атам, яхшы гына йөреп кайттыңмы? Исән-иминме?
Алмыш. Имин, имин, кызым, үзең иминме?
Сылукай. Мин дә имин, атам, тик менә яман кү ишеттем. Кам Аштабар Болгар-йортның бердәнбер Ак юргасын корбан чалырга дип коткы тарата. Әле яз башында гына күпме корбан чалып, йола туе узгарып, тәңреләргә келәү әйтелде. Нәрсә, атам, ул тәңреләр шундый комсызлармыни? Йөздән артык елкы, куй, дөяләр корбан чалынды бит инде…
Алмыш. Кызым, тәңреләр турында алай димә. Монда кам Аштабар – тәңреләр илчесе. Ул кай якка һава өрсә, җил дә шул якка авыша. Мин дә ризалык бирмәдем. Изге ата Айбаба белән кам Аштабар Итил-йортка зәхмәт килә, дип яныйлар. Хәтта Аштабар, менә шушы җирдә сәҗдә кылды, аңына кайткач, тәңреләр шулай куша дип, сүзен бирмәде. Изге ата Айбаба, Итил-йортка күп кенә яу-кыран киләчәк дип, йөрәккә шом салды. Ул да Ак юрганы корбан чалырга куша.
Сылукай. Әтием, мин Ак юрга урынына сугымлыкка үзем ятам, тик чаптарыма тимәгез. Җитмәсә, корбан чалганда, үзем карап торып, тиресен ян ыру кешеләренә бирергә тиешмен икән. Нишләп тәңреләр шулай мине, сине җәберли икән, атам?
Алмыш. Кызым, тәңреләргә кару әйтү 12 12 Кару әйтү – каршы сүз әйтү, ризасызлык белдерү.
– зур язык. Болгар-йортта чуралар, биләр барысы да кам Аштабарга ышаналар. Камга кару әйтү халыкка каршы бару белән бер булыр.
Кызым, изге ата Айбаба күрәзәсе минем күңелгә шом да сала, ниндидер өмет тә бирә. Кам белән күрәзәче изге атаның теләгенә колак салмый ярамас. Нугай иленнән мин сиңа тагын Ак юрга кайтартырмын.
Сылукай. Миңа бүтән юртак кирәкми. Нишләп тәңреләр минем келәүне ишетмиләр, мин нинди язык кылдым икән?
Читать дальше