Аштабар. Бөек Алмыш әлтабар сиңа иминлек телим, күп яшәргә тәңреләр насыйп итсен! Бөек әлтабар, күчеңне борчуым шунда: Болгар-йортка зәхмәт чире килә. Җигүле тавының аръягында зәхмәттән күп кенә мал-туарлар кырылган. Сарысу тирәләрендә үлем-җитем дә күренә. Тәңреләрнең күңелен күрү өчен, барча Болгар халкына Изгеләр үзәнендә тәңреләргә келәү әйтергә, мул итеп корбан чалырга кирәк!
Алмыш. Кам Аштабар, әле яз башында гына, йолык келәве әйтеп, ярты төмәнләп корбан чалдык түгелме?
Кам Аштабар. Бөек әлтабар, тәңреләр келәүләребезне кабул итмәделәр, шуңа күрә Итил-йортка зәхмәт чире килә. Корбаннарны зәхмәткә биргәнче, аларны тәңреләр рухына корбан чалыйк.
Утташ тавышы. Бөек әлтабар, илнең изге атасы Айбаба килде.
Алмыш. Керсен.
Тәкәббер генә атлап, Айбаба керә, тирә-ягына күз салып карап чыккач, сәламен бирә.
Айбаба. Бөек Алмыш әлтабар, кам Аштабар һәммәгезгә дә тәңреләр чуктин-чук яшь бирсен, байлык, саулык бирсен!
Алмыш. Рәхмәт, рәхмәт, изге ата. Тыңлыйм, ни йомыш?
Айбаба. Йомышым бер, Алмыш әлтабар, мин күрәзәче, сиңа кү китердем.
Алмыш. Тыңлыйм.
Айбаба. Бөек әлтабар, кү бик яман. Итил-йортка зәхмәт, афәт килә. Мал-туарлар кырыла башлаган. Шулай да йолдызлар яктырып, Болгар-йортка күп кенә үзгәрешләр булыр, диләр. Ханның күченә 8 8 Күч – йорт.
борчылулардан соң зур шатлык килүен әйтәләр.
Кам Аштабар. Бөек әлтабар, изге ата Айбаба тугры сөйли, Итил-йортка зәхмәт кулын суза. Кенәген мәгърип кешеләрен тотык кылдык, зинданга яптык, алар Болгар-йортка бәла-каза алып килгәннәр. Ул тотыкларны тизрәк ыслау якларына 9 9 Ыслау ягы – руслар ягы.
коллыкка сатарга кирәк.
Алмыш. Кам Аштабар, Болгар әлтабары коллар сатарга Ага-базар түгелдер. Кам, син кыек сөйлисең. Синең эшең – тәңреләргә келәү әйтү. Ягы ыру кешеләренә кул күтәрергә рөхсәт биргәнем булмады.
Аштабар, хата ясаганын аңлап, акланырга тырыша.
Кам Аштабар. Бөек әлтабарыбыз Алмыш галиҗәнаплары, мин, Болгар-йортымызны явыз ияләрдән саклау нияте белән, ул ягы ыру кешеләрен тотык кылган идем. Итил-йортка зур бәла-каза яный, зәхмәт чире, җәй узганчы, барыбызны да кырып салуы бар. (Беркемгә дә игътибар итмичә, кам тезләнеп, күккә карап, хәрәкәтсез кала. Шулай бераз утыргач, аңына килә, сәҗдәдә булуын, тәңреләр белән очрашуын әйтә.)
Алмыш әлтабар галиҗәнаплары, мин, сәҗдә кылып, тәңреләр каршында җавап тоттым. Болгар-йортка зур бәла-каза килә, зәхмәт чире инде Итил-йорт капкасына борынын тыккан. Тәңреләр рухына йолак келәве әйтеп, зурдан кубып, корбан чалырга аек бирдем һәм дә шул исәптән, Бөек хан, күңелеңә авырга алма, ханбичә Сылукайның юртагы Ак юрганы да… (Кам башын җиргә ора.)
Алмыш (тәмам борчылуның чигенә җитеп). Кам Аштабар, син нәрсә-ә-ә? Акылыңдамы? Сылукайның үзе тәрбияләп үстергән юртак биясен, Ак юрганы, корбан чалырга? Ю-юк, ю-юк, Сылукай һич тә риза булмаячак.
Кам Аштабар. Бөек әлтабар, мин Болгар-йорт өчен кайгырам, йортымызга зәхмәт килә.
Алмыш. Ак юрга хисабына йөз дөяне корбан чалырбыз, тәңреләр безнең изге теләкләрне кабул кылырлар.
Айбаба. Бөек әлтабар Алмыш галиҗәнаплары, кам Аштабар тугры сөйлидер. Итил-йортка яу-кыран, зәхмәт килә, тәңреләрнең рухын күндеререргә кирәк.
Кам Аштабар. Алмыш әлтабар, йолык туе узгарып, Ак юрганы корбан чалып, тиресен Сылукай үз куллары белән, яндыру өчен, ян ир-атына биреп кенә арыкланып калырбыз.
Барысы да уйга кала. Кам Аштабар, акрын гына шөлдерен шалтыратып, бөтенесенә психологик тәэсир ясап, аларның акылларына, уй-фикерләренә көчле басым ясый.
Ул, шулай шөлдер сугып, бөтерелеп йөри дә кинәт кенә чыгып китә.
Бераздан әлтабар белән изге ата уянып киткәндәй булалар.
Алмыш. Кам кая?
Айбаба. Бөек әлтабар, мин аның киткәнен күрми-сизми калдым.
Утташ керә.
Утташ. Бөек әлтабар, Тукбай морза килде.
Алмыш. Керсен.
Тукбай морза керә, баш иеп исәнләшә.
Тукбай. Әлтабарыбыз Алмыш, изге ата Айбаба, барчагызга да иминлек, байлык, озак яшәвегезне келим!
Хан, Айбаба } (бергә). Рәхмәт, рәхмәт, Тукбай морза.
Тукбай. Алмыш галиҗәнаплары, безнең Болгар-йортка Мөхәммәд пәйгамбәр туган җирдән, минем чакыру буенча кунаклар килгән. Бичаралар бик күп кимсетүләргә, талауларга дучар булганнар. Инде Болгар-йортка килеп җиткәч, кам Аштабар аларның соңгы биштәрләрен дә тартып алган. Ул биштәрдә алтын таҗ-калфак була.
Алмыш. Кеше талау – зур язык.
Тукбай. Аштабар кунакларның муеннарына муенчак салып, кулларын бәйләп, зинданга яптырган. Тәңре мәхлугы Күзәмеш, зиндан сакчыларының йоклап китүен качып көтеп торган да, гарәп кунакларын зинданнан чыгарып, туры минем күчкә алып килгән.
Читать дальше