Батил. Ә мин Сылукайга ни диярмен? Ю-юк, юк, әнә чаптар ат үлән чемчеп йөри, шуңа атланып барасыз.
Габдрахман. Бер атка ике кеше атланып баруы кыен була. Аннан соң, безне Аллаһы Тәгаләнең җирдәге оҗмах бакчасыннан сәяхәт итүебезне тыйма инде, үтенеп сорыйбыз!
Габдулла. Остаз, остаз, бәлкем, сез генә атка атланып барырсыз? Мин яшь кеше, көчем җитәрлек, җәяү барырмын.
Габдрахман. Габдулла шәкерт, рәхмәт. Син киң күңелле кеше, өлкәннәрне хөрмәтлисең. Алла боерса, без шушы яшел келәмнәр өстеннән җәяүләп кенә барырбыз инде, бүз бала Батил.
Батил. Ярар, алайса, шәһәр капкалары төнгә ябылганчы килеп җитегез, кояш баегач, сакчылар беркемне дә шәһәргә кертмиләр.
Габдрахман. Рәхмәт, рәхмәт, бүз бала, кояш баеганчы, без алтын Болгарда булырбыз.
Батил. Мин сезнең турыда капка сакчыларын кисәтеп куярмын. Ярар, алайса, мин киттем, Сылукайны күздән югалтырга ярамый, Бөек хан алдында җавап тотасы булыр.
Батил чыгып китә, аты белән иркәләп сөйләшә, тояк тавышлары гына ишетелеп кала.
Гарәпләр юлчабарны күздән озатып калалар. Сәхнә караңгылана.
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Сәхнә акрынлап яктыра. Кичке эңгер-меңгер вакыты. Кошлар тавышы ишетелеп, ул камның (шаманның) шөлдер кагуына һәм такмаклап табынуына күчә. Еракта, биек Идел яры өстендә, алтын Болгар шәһәре күренә.
Үзәнлек җир, анда таш һәм агач Абак, Сарыган сыннары куелган. Кам Аштабар, халыкны җыеп, тәңреләргә табына, илгә үләт чирен кертмәскә келәү әйтә.
Кам ярдәмчеләре, бераз акылга җиңелрәк шамакай, Күзәмеш атлы яшь дәрвиш тә, шаман шөлдере кагып, төрле кыргый хәрәкәтләр ясап, җеннәрне, явыз ияләрне, зәхмәтле чирләрне куа. Сыннарга табынып, аларга корбан чалырга өнди.
Кам Аштабар (шашынып кычкырып). Алас! Алас! Изге ияләр монда, изге ияләр монда…
Күзәмеш. Изге ияләр монда-а-а, изге ияләр миндә, монда-а-а.
Кам Аштабар, бер кулындагы төтен чыгарып, ыслап торган артышын селки-селки, Күзәмеш янына килеп, икенче кулындагы таягы белән астыртын гына аягына суга. Күзәмеш авыртуга түзми кычкырып тезләнә, үзе тәңреләргә табынуын дәвам итә.
Кам Аштабар.
Безгә якты көн биргән Тәңребезгә Атак! Атак!
Кояш-айга! Күктәге йолдызларга Атак! Атак!
Җир-суларга, урманнарга Атак! Атак!
Болгар-йортка, Итилемә, Чулманыма Атак! Атак!
Төрек бөдүн, ыруыма – Шәһри Болгар каласына
Атак! Атак!
Күмәк такмак тынуга быргы, дөңгер тавышлары яңгырый. Тәңреләргә такмак әйтеп табынган вакытта, Габдрахман белән Габдулла керәләр. Алар, гаҗәпләнеп, Тәңрегә табынуны күзәтәләр… Кам Аштабарның игътибары чит ил кешеләренә төшә. Ул, табынуын тәмамлап, алар янына килә. Бик дикъкать белән карап чыга.
Иминлекме, ят кабилә токымнары?!
Гарәпләр кулларын күкрәкләренә куеп сәлам алалар.
Гарәпләр. Вәгаләйкемәссалам, Бөек Болгар камы.
Күзәмеш, алга узып, гарәпләрне баштанаяк карап чыга да, исәнләшергә кулын сузып, берәм-берәм исәнләшеп чыга.
Кам Аштабар. Кемнәр дип белик үзеңезне?
Күзәмеш. Әйе, әйе, сез кемнәр буласыз?
Габдрахман. Без Мөхәммәд пәйгамбәр өммәтеннән булабыз. Алтын кала Болгарга сәфәремез.
Кам Аштабар. Мөхәммәд өммәтеннән? Кем ул Мөхәммәд пәйгамбәр?
Габдрахман. Мөхтәрәм кам, Мөхәммәд пәйгамбәр – Аллаһы Тәгаләнең җирдәге соңгы пәйгамбәре. Без барымыз да – Алланың соңгы пәйгамбәре өммәтеннән. Менә Алланың рәхмәтләре белән сезгә Бөек Болгар-йортка килергә насыйп булды. Болгар халкына бердәнбер Аллаһы Тәгалә турында сүзләремез күп.
Камның, гарәпләрне тыңлаган саен, ачуы кабара бара.
Кам Аштабар. Болгар халкының үз тәңреләре бар. Безнең тәңреләргә, изге Абак, сарыганнарга хөрмәтебез зур. Тәңреләр безне төрле зәхмәтле чирләрдән яклый. Ачлыктан яклый. Явыз дошманнарга каршы торырга ярдәм итә. Безгә бүтән Тәңре кирәкми, чит Тәңредән безгә ассу юктыр. Бездән кару шул булыр.
Күзәмеш. Әйе, әйе, бездән кару шул булыр.
Габдрахман. Мөхтәрәм кам, ислам йоласын кабул кылу ирекле ди изге Коръән-Кәрим белеге 4 4 Белек – китап.
. Ислам динен кабул итү, күңелеңне, җаныңны сафландыру ди Изге китап. Без Бөек Болгар ханы Алмыш күп яшәсен, бай булсын дип дога кыламыз. (Гарәпләр икесе дә битләрен сыпыралар.)
Иншалла, Иншалла!
Кам Аштабар (тәмам ачуы чыгып). Безгә бүтән тәңреләр кирәкми. Сез ягы кешеләре 5 5 Ягы кешеләр – чит кешеләр.
Болгар-йортка коткы таратырга килгәнсез икән. Бәлкем, сез шымчылардыр, Бөек Алмыш ханны үтерергә ниятләп сәфәр тотасыздыр. Әй чуралар, тотыгыз, богаулагыз шушы шымчыларны, зәхмәт чире таратучыларны!
Читать дальше