«Уен-көлке музее» ннан (2)
Думада татар депутаты җырлый
Мәнгәрләрнең өе зәңгәр,
Без дә шулай буятыйк,
Депутатлык ике килмәс,
Уйнап күңел җуатыйк.
Йөзә үрдәк, йөгрә каз
Боты озынга күрә,
Бу Думаны без сөябез
Гомре озынга күрә.
Петербурдай кала, ай, таш кала, –
Бик күп калаларга баш кала,
Депутатлык, бәгърем, бик зур мәнсаб [40] Мәнсаб – дәүләт хезмәте.
,
Зиләйлүк!..
Шәригатьнең эшен башкара.
Талларданлай тартма мин ясадым,
Сырлауларын үзең сырларсың,
Бу җырларны, җаныем, тот исеңдә,
Зиләйлүк!..
Депутатлык беткәч җырларсың.
Күрәм: гали вә шатлыклы
Галәм алда, бар ул алда…
Минем тик бер тәнем монда,
Үзем күктә, мәләк [41] Мәләк – фәрештә.
анда.
Еланмы бар кеше җирдә,
Йә аузы канлы ерткычмы,
Селектем кул, тышыннан ул
Йә гәрчә бер хурый кызмы?
Бизеп барлык кеше адлы
Кара эчле еланнан мин
Тоям күңлемне киң, ләкин
Пошамын, әрнимен даим.
Пошам да әрнимен, әмма
Тәнәззел [42] Тәнәззел – түбәнчелек итү, баш ию.
итмимен җиргә,
Үләрмен… шунда да утта
Үләрмен, үлмәмен җирдә.
Куансын бар галәм һәм дә
Куансын ул, куан син дә!
Ачык бел тик: ачынмыйм һич
Ачы үлгәнемә мин дә…
Татук (Татьяна) җырлый
(«Кабакта мәхәббәт» дигән пьесамнан)
Бетте баш, кипте яшь, китте бар рәхәт…
Китсен! Ни күрсәм, мин күрермен,
Язмыш ни язгандыр – белгән бер Әхәд [43] Әхәд – бер (Алла).
,
Аңар буй сонар [44] Буй сону – буй бирү, буйсыну.
да йөрермен.
Азармын, тузармын, шулай мин йөреп,
Язмышның бурычын тик үтәрмен…
Ахыр бер сәгать мин, аңа баш орып,
Ләгънәт ди, ләгънәт ди үләрмен.
Маҗидем, уйланасың уйларыңны,
Талдырып, маңгай терәп, кулларыңны,
Кызганам, карап торсам читтән килеп,
Сып-сылу, япь-яшь кенә буйларыңны.
Кызганам саргылт ап-ак йөзләреңне,
Укый-укый ләгънәт тулы сүзләреңне,
Кызганам керпек какмый карап торган
Өмидсез бер ноктага күзләреңне…
Уйлыйсың, җир йөзендә торыйммы, дип,
Үрмәкүчтәй, мин дә бер ау корыйммы, дип,
Газизә мине ташлап ятка китсә,
Башымны шунда ташка орыйммы, дип.
Өмидсез булма, Маҗид, үзең барда,
Хакыйкать чын көзгесе күзең барда,
Уйлама, хур зәгыйфьмен, ләшәймен [45] Ләшәй – берни дә түгел, чүп кенә.
, дип,
Асмани аять катыйг [46] Асмани аять катыйг – күк аятьләреннән дә кискен, каты.
сүзең барда!
Масайма син, Раббем! Кодрәтеңә
Тартып алып ни бар бәхетемне…
Булыр бер көн: ватар, көл итәрмен
Гарше көрси [47] Гарше көрси – дини миф буенча Алланың иң югарыда, тугызынчы кат күктә урнашкан тәхете.
, сәмаң, [48] Сәма – күк, күк йөзе.
тәхетеңне!..
Караңгы һәм дә таңы ерак,
Уты сүнгән җәһәннәм – минем төн,
Олы кайгы, олы хәсрәт
Һәм эч пошу тулы гел минем төн.
Минем төн озын, минем төн кара,
Күрмим хәят [49] Хәят – тормыш.
, тирәм дөм караңгы,
Караңгы хәтта янган шәмем,
Караңгыдан рухым да каралды.
Караңгы һәм тар бар күк асты,
Тапмый күңлем бер карар һичкайда,
Карыйм да күккә, очарга уйлыйм,
Уйлыйм, әмма күрмим нур һәм ай да.
Нурсыз ул, нурсыз йолдызлар да,
Хәят беткән, җаны юк таңның да,
Торам да карыйм, юк, таң атмый…
Янам, көям, сызланып, кайгымда.
Егылам да егълыйм, саташам шуннан,
Кешеләр чорный тирәмне өемдә,
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
Баг – гөлбакча.
Илла – тик, фәкать.
Мәлганәт – ләгънәтләнергә тиешле яман эшләр.
Гадаләт – гаделлек.
Шуйлә – шул рәвешле.
Читать дальше