Туганнар, күңелдән берләшеп,
Торыйк, бер аякка басыйк!
Иркенлек, сәгадәт багына,
Ягез лә, башлап юл ачыйк!
Беләмсез, туганнар, кем идек?
Дөньяга ни өчен килдек?
Тигезлек вә дустлык, җир, ирек!
Менә без шулар чөн [14] Чөн – өчен.
килдек!
Безне күп тоттылар богаулап,
Җир, ирек, якты көн бирми,
Эшләгән эшебезне талап,
Безне кеше дә дими.
Вакыт ич, туганнар, белергә,
Тартышмый табылмый хокук,
Әллә патшадан куркамсыз,
Патшада анда көч юк.
Патшаның тәхетене уйласак,
Эшчеләр үзләре ич саклый,
Тубын, мылтыгын һәм сөңгесен
Эшчеләр үзләре ич саплый.
Күңелдән ышанып көчебезгә,
Чыгыйк урамга без саф-саф,
Иске тормышны, ләгънәтне
Мәңге юк итик таптап.
Иске, зәхмәтле тормышның
Очрыйк тузанын җилгә,
Якты, рәхәтле тормышның
Кадыйк флагыны җиргә!
Әй, хатыннар галәме! Сез
Ник наданлык дәрьясы?
Дәрьяңызда баткан, үлгән
Бар татар зат баласы.
Белмиләр сезсез татарлар
Үз кирәк, файдаларын,
Күрмиләр рәхәт, сәгадәт
Нәрсәдә, кайда барын.
Сез һаман тик торасыз, ник
Яктылыкка бармыйсыз?
Ник татарларны да юлга,
Якты юлга салмыйсыз?..
Казанда, Новый клуб залында, беренче мәртәбә башлап татар телендә театр уйнаган татар кызлары һәм татар егетләре хөрмәтенә.
1906 нчы ел,
Егерме икенче декабрь, җомга көн кич
Чыкмый ич күңелемнең хәтереннән һич,
Раст ук да татарлар җанлы икәне
Дөньяга беленде шул көндә кич.
Айдан да якты иде нур йөзләре,
Шатланган, җанланган һәм үзләре,
«Ни була, ни күрәбез?» – бар сүзләре,
Театр пәрдәсендә күзләре.
Пәрдә дә үзенә башка бер төс алган,
Колагын уйнап торган көйгә салган,
Стуллар, стеналар – барчасы да,
Кеше төслүк, тәмле, тирән уйга калган.
Моңлатып милли музыка театрны,
Тарихи, матур милли көйләр уйный…
Җәмәгать, пәрдәне дә онытышып,
Үзенең баштан үткән уен уйлый…
Кинәттән күз алдыннан пәрдә китә,
Гаҗиб-гаҗиб [15] Гаҗиб – искиткеч, гаҗәеп.
гыйбрәтләрне тәкрар итә [16] Гыйбрәтләрне тәкрар итә – гыйбрәтле хәлләрне сурәтләп күрсәтә.
,
Карап торган җәмәгатьнең күзләреннән
Энҗе кебек яшьләрене тәгәрәтә.
Ахырда уен бетә, пәрдә төшә,
Тәэсиреннән еглый-еглый күзләр шешә,
Уйнаучы кызларга һәм егетләргә
«Күп яшәгез!» тавышлары таулар тишә.
Башлаучылар гәрчә уенны «Таң»нар иде [17] 1 1906 елның 22 декабрендә булган беренче театр уены С. Рәмиев чыгышы белән ачыла.
,
Тәмамлаучы, күркәм итеп, кызлар иде,
Белә килгән татар хәлен таулар, ташлар:
«Баш каһарман бу уенда – кызлар», – ди иде.
Йөзләрендә дә кызларның нурлар яна,
Карарга, күз йоммыйча, кояш ояла;
Йөргәндә әрле-бирле бер эш белән –
Җирләр-күкләр тәгъзим итеп [18] Тәгъзим итеп – олылап, хөрмәт итеп.
иелеп кала.
Раст, кызлар, чын каһарман сез булдыгыз!
Татарларны тәгассыбтан [19] Тәгассыб – искелеккә ябышып яту.
сез йолдыгыз!
Тарихның битләрендә алтын белән
Язылган «орден ифтихар» [20] Орден ифтихар – мактау ордены.
сез булдыгыз!
Яшәгез каһарманнар аты белән!
Язылсын атларыгыз алтын белән!
Алыгыз миннән дә чын тәбригемне
Күңлемнән янып чыккан ялкын белән!
Таң вакыты
(Мөсәҗҗәгъ [21] Мөсәҗҗәгъ – рифмалы, рифмалаштырылган.
нәсер)
Таң вакыты… Татар йоклый…
Мин йокысыз, уянам,
Уянам да, тиле кебек,
Тик берүзем уйланам.
Уйланам, уема батамын,
Тормыймын үзем, ятам…
Ятмас идем дә, җибәрми
Атадан калган хатам.
Хатам тирән, тамры ерак…
Ботагы дөнья каплаган,
Каплаган да тора-тора һаман,
Яфрагын да какмаган.
Какмаган бер яфрагын да
Һич татар курку белән,
Теге, ләгънәт, үсә, зурая әле һаман да…
Колактан-колакка туку белән.
Тукыйлар колакка, укыйлар тарихын,
Тикшерергә төбен кушмыйлар;
Аталар сөйли бабадан ишетеп,
Балалар шуны хушлыйлар.
Хушлыйлар чын күңел белән,
Ышанмыйлар һич: «юк, түгел» белән.
Башларын ваткан татарларның
Тик шул бер Алла!
Бетәрләр микән татарлар, Алла, ди-ди?
Әллә белерләр микән хаталарын бер алда?
Һай, юк, хата бик зур,
Бөтен дөньяны бар иткән,
Бардыр, үзе бердер,
Әмма көнһенә [22] Көнһенә – хакыйкатенә, асылына.
ирешмәктән
Гакылларны тар иткән.
Әй син, Габдулла [23] Габдулла – Алла колы.
!
Мөселман булсаң уйлама юкны!
Читать дальше