Шәкерт: «Русча белмәгәнеңе, тәкъсир [8] Тәкъсир – руханиларга олылап эндәшү сүзе.
,
Үзем дә беләмен,
Тик тәбәррек [9] Тәбәррек – хөрмәтле.
сакалың
Язмас микән дип киләмен».
Хәзрәт: «Хи-хи-хи, ахмак! Белү ул
Сакалга карыймыни?
Сакал ул – бер йон гына бит,
Язмага ярыймыни?»
Шәкерт: «Имде, алайсә, сакалыңны
Казаханә [10] Казаханә – бәдрәф.
юлына
Русларә йолкып бирик
Гәзит кәгазе урнына!»
Таң атадыр, иптәшләр!
Эшләргә хәзерләнегез!
Бездән куәтле эшләр
Тели хәзер илебез…
Эшлә, туган, кулың берлән,
Эшлә, туган, гаклың берлән,
Эшлә, туган, арымыйча,
Көне һәм төне берлән!
Уйлама: синең көчең
Файдасыз югалыр диеп,
Курыкма: синең уең
Аңланмый калыр диеп.
Ләкин файдалы итеп,
Халыкның басуына
Чәч син, туган, ал да
«Тартышу» орлыгын анда.
Үссен анда шатлык!
Үссен анда ирек!
Тусын байлык һәм барлык!
Яшәсен җир һәм ирек!
Эшлик кулыбыз берлән,
Эшлик гаклымыз берлән,
Эшлик һич арымыйча,
Көне һәм төне берлән!
Максим Горькийның «На дне» сеннән
Кояш чыга да, бата да…
Төрмәм мәңге караңгы…
Көннәр, төннәр зобанилар,
Эх!
Тәрәзәмне караулый.
Караулагыз теләгәнчә,
Мин барыбер качалмыйм,
Бик шат качар идем дә шул…
Эх!
Богавымны ачалмыйм.
Эх, сез, богаулар, богаулар!
Сез тимер зобанилар…
Сезнең тырнаклар аякны,
Эх!
Рәхимсез сызгалыйлар.
Сез хак корбан улдыңыз шәриф [11] Шәриф – данлы, изге.
юлда,
Газиз халык өчен тартышканда [12] Тартышканда – көрәшкәндә.
,
Туп, мылтыкка каршы торып үлдеңез,
Халык хакы өчен атышканда.
Никадәр сасы, тар төрмәдә ятып,
Юлыңыздан кире кайтмадыңыз,
Залимнәр, палачлар ни азап кылса да,
Күз кабагы да какмадыңыз!
Һаман бер көе гел көләч йөз илә,
Тартышта дәвам сез иттеңез,
Кыйммәтле халыкның сәгадәтене
Даим күз алдында иттеңез!
Ә патша туй итә алтын сарайда,
Күрми халкы бар икәнне,
Сезләрне үтергәнгә бәйрәм итә,
Сизми әҗәле җиткәнне.
Килер бер вакыт һәм уяныр халык,
Гайрәтле вә көчле, коточкыч,
Барырлар дошманның өстенә очып,
Ничек күктә оча бер көтү кош.
Менә шул вакыт кайтарырбыз үчне, –
Үзләре дә хәйранга калырлар,
Ярый, хуш, хафасыз, тыныч булыңыз,
Дошманнар бары кадалырлар!
Ташлыйк, туганнар, иске тормышны,
Ул тормыштан илгә файда юк.
Булса, байлар илә тик түрәләр
Аркабызда рәхәт күрәләр.
Кирәкми, ташлыйбыз иске тормышны!
Кирәкми, яңа юл башлыйбыз!
Яңа юл, яхшы юл, бер җәберсез,
Тигез рәхәт тора башлыйбыз!
Торыгыз, килегез, ач кешеләр,
Торыгыз, дошманга үч кешеләр!
Кушылып бер җиргә бар эшчеләр,
Тартышып табыйк якты, ак көннәр!
Байлар, юан корсаклар, комсызлар
Төрле яктан безне камыйлар;
Безнең арка тиребездә симереп,
Актык азыгыбызны талыйлар.
Ачыгыйкмы шулар симерсен дип,
Ачыгыйкмы шулар туйсын дип,
Көн изсен, төн изсен күкрәкне дә,
Ахырдан эт итеп күмсен дип.
Торыгыз…
(Тәкрар [13] Тәкрар – кабат, припев.
.)
Безгә тынычлык тик кабердә,
Монда көн дә бурыч хәзерлә.
Патша – елан, байларның атасы,
Аңа тагы каныңны әзерлә.
Эчсен икән каныңны хозурлап,
Алсын икән малыңны зурлап,
Патшага хезмәткә дип турылап,
Алсын икән балаңны хурлап.
Җитәр инде, күрдек күп хурлыклар,
Бар да иске тормыш шомлыгы,
Тарлыкта, коллыкта күп изелдек,
Бар да залим патша шомлыгы.
Нигә соң без һаман тик ятабыз,
Нигә бер зур казык какмыйбыз?
Патшасын, байларын һәм түрәсен
Шул казыкка бәйләп атмыйбыз?!
Әгәр иске тормышны бетерсәк,
Яңа тормыш нурыны сачар,
Падишаһ, байлар, түрәләр –
Бар да берсе-берсенә качар.
Менә барча халык, бертугандай
Һәм анадан яңа тугандай,
Дуст булыр, хөр булыр күктә коштай,
Тук булыр күңеле саф көмештәй.
Бары тигез укыр һәм эшләрләр,
Бар да тигез рәхәт чигәрләр;
Булмас ялган, золым һәм җәберләр,
Килмәс, әҗәл җитми, каберләр.
Моңарчы зәхмәт чиккән хур иде,
Аның өстендә бай зур иде.
Бетсен әүвәлдә рәхәт чиккәннәр!
Булсын патша зәхмәт чиккәннәр!
Торыгыз, килегез, ач кешеләр,
Торыгыз, дошманга үч кешеләр!
Кушылып бер җиргә бар эшчеләр,
Тартышып табыйк якты, ак көннәр!
Читать дальше