4. Тел (язык) сүзе белән ясалган фразеологизмнар: тел әйләнми (язык не поворачивается); телнең сөяге юк (язык без костей); теле(-м, -ң) корысын (отсохни язык); уртак тел табу (находить общий язык); тел йоту (проглотить язык); теленнән тартып сөйләтү (тянуть за язык); телне тешләү (прикусить язык); тел кычыта (язык чешется); озын тел (длинный язык); усал телле (злой на язык); телеңә тилчә чыккыры (типун тебе на язык) һ. б.
5. Күз (глаза) сүзе белән төзелгән фразеологизмнар: күзгә-күз (с глазу на глаз); күз алдында (перед глазами); күз уйнату (играть глазами); күзгә карау (смотреть в глаза); күз яна (глаза горят); күз йому (закрывать глаза); күзем күрмәсен (глаза бы (мои) не видели); күз ачыла (глаза открываются); күзгә ташлана (бросается в глаза); күзгә керү (лезть в глаза); күздән яшерү (скрывать от глаз) һ. б.
6. Авыз (рот) сүзе белән ясалган фразеологизмнар: авыз ачу (открывать рот); авыз томалау (затыкать рот); авызга карау (смотреть в рот); авызга алмау (в рот не брать) һ. б.
7. Борын (нос) сүзе белән төзелгән фразеологизмнар: борын тыгу (совать нос); борын күтәрү (задирать нос); борын астыннан (из-под носа) һ. б.
8. Муен (шея) сүзе белән ясалган фразеологизмнар: муенга камыт кию (надевать хомут на шею); муен сындыру (сломать шею); муенга менеп атлану (садиться на шею); муенга асылыну (вешаться на шею) һ. б.
Татар һәм рус телләрендә кешенең башка әгъзаларын (йөрәк, күкрәк, җилкә, арка, йөз, ирен, чәч, бармак, колак, маңгай, корсак, эчәк, үкчә һ. б.); хайван, кош-корт гәүдәсенең кайбер өлешләрен (койрык, канат һ. б.), көнкүреш предметларын, каралты-кура һәм аларның төрле кисәкләрен, үсемлекләрне һәм аларның өлешләрен, хайваннарны, табигать күренешләрен, кыйммәтле ташларны, кием-салым, ашамлыкларны һ. б.ны белдерә торган сүзләр ярдәмендә төзелгән фразеологизмнарда да тәңгәллекләр күп: җилкәдән тау төшү (гора с плеч); чәчләре үрә торды (волосы дыбом встали); теш кайрау (зубы точить); иңгә-иң (торып) (плечом к плечу); тиресен тунау (шкуру снимать); терсәкне тешләп булмый (локоть не укусишь); җиң сызганып (засучив рукава); бугазга ябышу (взять за глотку); стенага борчак сипкәндәй (как об стенку горох); койрыгына басу (наступить на хвост); канатларын кисү (подрезать крылья); судан коры чыгу (выйти сухим из воды); ике ут арасында (меж двух огней); камыт кию (надевать хомут); диңгез тубыктан (море по колено); энә өстендә утыру (сидеть на иголках); тамыр җибәрү (пускать корни); комы коела (песок сыпется); тавык көләр (курам на смех); тавык төшенә тары керә (голодной курице просо снится); күркә кебек кабарыну (надуться как индюк); сай йөзү (мелко плавать); су сибеп тә аера алмау (не разлить водой); утка-суга керү (в огонь и в воду); җир белән күк арасында (между небом и землёй); каракның бүреге яна (на воре шапка горит); җиде кат үлчә, бер кат кис (семь раз отмерь, один раз отрежь); чебешләрне көз көне саныйлар (цыплят по осени считают); алма агачыннан ерак төшми (яблоко от яблони далеко не падает); без капчыкта ятмый (шило в мешке не утаишь); кем эшләми, шул ашамый (кто не работает, тот не ест); ни чәчсәң, шуны урырсың (что посеешь, то и пожнёшь); күп белсәң, тиз картаерсың (много будешь знать, скоро состаришься) һ. б.
Кешенең психологик халәтен, акыл һәм рухи үсешен, характерын, үзара мөнәсәбәтләрен чагылдыра торган фразеологик тәңгәллекләр дә шактый күп: төштә күргән кебек (как во сне); сүз бирү (дать слово), тавыш күтәрү (поднимать шум); күңеле урынында түгел (сердце не на месте) һ. б.
Монда шуны искәртергә кирәк: бәлки, әле мисал итеп китерелгән һәм башка фразеологизм тәңгәллекләренең кайберләре бик күп вакытлар элек рус теленнән калькалаштырып алынгандыр. Мәгълүм ки, татарларның руслар белән мөнәсәбәте күп йөз еллар дәвам итә. Бик ихтимал: рус телен яхшы белгән татар кешесе сөйләмендә рус әйтелмәләре үрнәгендә үзе ясаган фразеологизмнардан файдалангандыр, һәм соңыннан ул яңа чаралар татар телендә үзләштерелгәндер. Һәрхәлдә, хәзер телдә андый киң кулланылышлы фразеологизм тәңгәллекләренең кайсысы татарның үзенеке, кайсысы рус теле йогынтысында ясалган икәнлеген билгеләү авыр, ә кайбер очракларда бөтенләй мөмкин дә түгел.
Шулай да ике телдәге кайбер күренешләрне һәм рус, татар халкы тормышындагы үзенчәлекләрне исәпкә алып, күп кенә гомуми фразеологизмнарны, бигрәк тә Октябрь революциясеннән соңгы чорда барлыкка килгәннәренең чыганагын ачыкларга була. Моңа түбәндәгеләр ярдәм итә:
1) фразеологизмнарның узган гасырда яшәгән халык тормышын, дәүләт структурасын, фән-техника, мәдәният үсешен чагылдыра торган семантикасы; 2) фразеологизм составындагы калькалаштырылган сүзләр; 3) тотрыклы әйтелмәдәге рус алынмалары һәм интернациональ сүзләр; 4) сүзтезмә һәм җөмләнең структур-семантик үзенчәлекләре; 5) фразеологик әйтелмәдәге рус халкының тормышына хас предмет һәм төшенчәләрне белдергән сүзләр; 6) үзара мөнәсәбәттәге ике телнең һәркайсы өчен типик фразеологизмнарны һәм, гомумән, ике телнең дә фразеология байлыгын яхшы белү.
Читать дальше