Рус телендәге аергыч-аерылмыш мөнәсәбәтендәге тезмә исемнәрне тәрҗемә иткәндә, аергыч функциясендәге исемнең баш килеш формасын табарга туры килә. Бу зур игътибарлылык таләп итә. Мәсәлән, Раифский заповедник дигән тезмә исемдә беренче сүзнең нинди родта икәнлеген шушы сүзтезмәдән генә белеп булмый. Шуның аркасында Раифа (Раифа заповеднигы) ялгыш Раиф дип алынырга мөмкин.
Русчадан тәрҗемә иткәндә, гарәп-фарсы топонимика исемнәрен татарчага күчерүдә бердәмлек җитми һәм төгәлсезлекләр хөкем сөрә. Мәсьәлә шуның белән катлаулана: гарәп-фарсы ялгызлык исемнәре рус теленә, ул телләрдәге авазлар арасында аерма булу аркасында, фонетик яктан шактый үзгәртелеп алына. Татар теленә күчергәндә исә, бездә гарәп-фарсының рус телендә булмаган авазлары булганга һәм татар халкына гарәпләрнең күп исемнәре таныш һәм бердәй булганлыктан, рус телендәге ялгызлык исемнәрен элекке формасына кайтару мөмкинлеге һәм ихтыяҗы туа. Менә шунда инде башбаштаклык, төгәлсезлекләр китә.
Русчадан татарчага тәрҗемә иткәндә, гадәттә, тәрҗемәчеләр, гарәп телен белмәгәнлектән, еш кына теге яки бу кеше исемен, аның беренчел формасын дөрес билгели алмыйча, татар калыбына салып кына куялар. Мөхәммәт, Вахит, Камил кебек күп кенә исемнәрнең әйтелеше гарәп, татар телләрендә нигездә бертөрле булса да, гарәпләрдә татарлардан үзгә әйтелә торган исемнәр дә аз түгел. Мәсәлән, Анвар Садатның беренче сүзен Әнвәр дип үзгәртеп дөрес эшләсәк тә, икенче сүзен Сәгъдәт дип татарчалаштырсак ялгышыр идек, чөнки гарәпләр аны алай әйтмиләр. Тәрҗемәчеләр ул исемне үзгәртмичә алып дөрес эшләгәннәр. Юсефны, татарчалаштырып, Йосыф дисәк тә, ялгыш булыр иде, чөнки гарәпләр аны алай атамыйлар – Юсеф диләр. Шунлыктан гарәп-фарсы ономастика исемнәрен татарчалаштырганда, беренчел формаларын тәгаен белеп, татар авазлар системасы мөмкинлек биргән кадәр әйтелешләрен чыганак телдәгечә төгәл бирергә тырышырга кирәк. Ә инде беренчел формасын тәгаен белмәгәндә, оригиналда (рус телендә) бирелгәнчә алу дөрес булыр.
Топонимика исемнәрен бирүдә буталчыклык тагын да зуррак. Моннан берничә ел элек безнең телдәге Көнчыгыш исемнәренең күбесе «татарчалаштырылып» бетерелгән иде. Моның уңай ягы да, тискәре ягы да булды. Уңай ягы шунда: элек-электән татар телендә яхшы таныш булган ил, шәһәр исемнәре татарча яңгырашына кире кайтарылды: Һиндстан, Дәһли, Мисыр, Каһирә, Согуд Гарәбстаны һ. б. Тискәре ягы шунда: татар халкында элек тә бик үк кулланылмаган, хәзер инде күпчелек халыкка бөтенләй аңлашылмый торган исемнәр барлыкка килде. Аларны татарчалаштыру чыганак телдәге әйтелешенә туры китерү принцибыннан түгел, бәлки калын сузыкларны нечкәртү һ. б. принциплардан чыгып эшләнде: Аман – Әмән, Аддис-Абеба – Аддис-Әбәбә, Сана – Сәнга, Афган – Әфган, Иерусалим – Йөрсәлим һ. б.
Гарәп-фарсы һәм башка Көнчыгыш топонимика исемнәрен татар теленә күчерүдә билгеле бер тәртип сакланырга тиеш. Беренчедән, бөтен әдәби тел өчен бердәм ныклы нормалар кирәк. Әйтик, газетада Дәһли, китапта Дели дип, бер үк газетада бүген бер төрле, иртәгә икенче төрле язу була алмый. Чыгарма стиль буларак, матур әдәбият әсәрләрендә генә кулланылырга мөмкин. Ике вариантның берсен сайлаганда, исемнең аңлаешлылык, халык телендә кулланылу дәрәҗәсе, икетеллелек тәэсире исәпкә алынырга тиеш. Исемнәрнең еш үзгәреп торуы уңай күренеш түгел. Мәсәлән, телебездә күп еллар кулланылып, халык тарафыннан үзләштерелгән Абиссинияне бернинди нигезсез Хәбәшстан сүзе белән алмаштыруның дөрес эш түгеллеге көн кебек ачык. Монда С. Фәйзуллин сүзләрен искә төшерү уңайлы булыр: «Көнчыгыш илләренә карата бөтен очракларда да аларның гарәпчә яки фарсыча исемнәрен сакларга кирәк дип кую дөрес булмас иде. Аларның күбесенең гарәпчә исемнәре безнең халыкка чит, һәм андыйларын русча формасында куллану уңайлырак».
Рус телендә татарчага грамматик бәйләнеше үзгәртелмичә күчерелә торган тезмә ялгызлык исемнәре дә бар. Мәсәлән, Белорусский вокзал, Казанский собор дигән исемнәрнең компонентлары арасындагы бәйләнешне татарчалаштырып булмый, югыйсә оригиналның мәгънәсе үзгәрер иде: Белоруссия вокзалы дисәк, Белоруссиядәге вокзал, Казан соборы дигәндә, Казандагы собор мәгънәсе аңлашылырга мөмкин.
Тәрҗемәдә рус телендәге кечерәйтү, иркәләү исеме формалары да саклана. Мәсәлән, «Корыч ничек чыныкты» романының татарчасында Павел да, Павка да, Павлуша да очрый.
Ялгызлык исемнәрен тәрҗемә итү уңае белән, татар, төрки фамилияләрен язуда һәм укуда төрлелек хөкем сөрүен әйтеп китәргә кирәк: Навои – Нәваи, Ахмеров – Әхмәров, Гумеров – Гомәров, Ахметзянов – Әхмәтҗанов, Ахметҗанов, Хадиуллин – Һәдиуллин, Идиятуллин – Һидиятуллин, Салахов – Сәләхов һ. б. Татарча текстларда мондый фамилияләр татарча яңгырашлы итеп кулланылырга тиеш, әлбәттә.
Читать дальше