Хәзер хатын-кызларны тикшерергә лаборанткасы белән округ гинекологын шәһәрчеккә инәлеп чакырдым. Ул чакта округның хәрби гинекологы кыскартылмаган иде әле. Аңарга бездә хатыннарны ике көн буе карарга туры килде. Авыруларның исемлекләрен төзеп, дәваланырга юлламалар бирдек. Шулай бик мөһим эшне башкардык.
Декабрь башында кулыма „Океанск“ шифаханәсенә хатын-кызлар юлламасы эләкте. Теләп баручылар булмагач, Мәрзияне җыендырып озаттым. Тагы бер дәваланып кайтсын әле ятим үскән бала, дим. Башкаларны гына дәваларга димәгәндер! Кызганыч, шул якларда хезмәт итсәм дә, үземә „Океанск“ та ял итәргә туры килмәде. Шулай Тын Океан шифаханәсен татымый калдым. Гарнизоныбызда поликлиника булмагач, барысы да безнең өскә салыналар. Хатын-кызларга алтмыш чакрымдагы Хабаровскига суык кышларда, балаларын калдырып, автобуска утырып дәваланып йөрергә читен. Бу мине дә борчый, уйландыра башлады. Үзем гинекология фәнен академиядә яхшы өйрәнгән идем. Бескоровайный хирургия курсында укыган, ә Сёмина – эчке чирләр белгече. Шулай булгач, үзебезнең төп эшләребездән тыш, икешәр сәгать һәркайсыбыз аерым фән буенча хатын-кызларны медпунктта кабул итеп дәвалый алабыз. Шулай иттек тә. Үземнең өстемә гинеколог вазифасын һәм горздрав бүлегеннән бер шәфкать туташы штатын юллап алдым. Моңа аптека базасыннан дарулар да китереп сату вазифасын йөкләдем. Шулай аптекалы да булдык. Ул урынга бер офицерның элек акушерка булып эшләгән хатынын алдым. Шуннан соң беренче тапкыр хатыннарны кабул итәргә килдем. Ләкин башта алар миңа күренергә оялдылар.
Ишек төбендә җыелып, керергә базмый, бер-берсен кыстап тордылар. Тик бүтән чара юк бит. Ахырда Кустовның хатыны: „Әй, кызлар, безнең ишеләрне күрмәгәнмени ул, ни булса, шул булыр!“ – дип, ишекне каерып керде. Мин, ишетсәм дә, аны-моны сиздермәдем инде. Карадым, шунда ук шәфкать туташына ничек эшлисен күрсәтеп бирдем. Әрсез Кустовадан соң хатыннар бер-бер артлы, кызарып, башларын күтәрми генә күренергә керә башладылар. Кулымнан килгәннәрен дәваларга монда калдырдым, ә калганнарын Хабаровскига юлладым. Менә шулай шәһәрчегебезнең тормышын шактый җиңеләйттек.
Мәрзия шифаханәдән кайтканчы, йортлы булдым. Яңа гына төзелеп беткән йортның икенче катыннан ике бүлмәле фатир алдым. Фатир бик күркәм. Тәрәзәләре ике якка карый. Солдатларыбыз белән әйберләрне ташыдым. Күченгәндә йорт әйберләре күп булып күренә, эт булып арыдым. Күченгәнче, идәннәрен яңадан буяткан идем. Фатирның батареялары бар, суык су кертелгән, канализация үткәрелгән. Котельный җылыта башлады. Аш бүлмәсендә плитәле мич. Ванна бүлмәсендә суны титан белән җылытасы. Бәдрәф янәшәдә. Тагы нәрсә кирәк? Рәхәтләнеп яшәргә була. Ишек аша гына гаиләсе белән Пупков урнашты. Димәк, безнең белән аралашып яшисе килгән! Бу подъездга башкаларны да сайлап кына керткән. Дүртенче катта Горновскийлар, ә бишенчесендә лаборанткабыз Есько ире һәм кызы белән. Бездән түбәнрәк тагы бер йорт салына. Анысы төзелүгә, Хабаровскидан бөтен офицерларыбыз күчеп бетәчәк. Сигез сыйныфлы мәктәп беренче сентябрьдән үк эшли. Анда район аша медпункт ачарга булыштым. ПМП аптекасыннан үлчәү-мазар, бикс, шприц-стерилизаторлар һәм башка кирәкле әйберләр бирдерттем. Шәфкать туташы инде эшли башлады. Димәк, гарнизонның тормышы бу яктан да җайланды. Клуб, кунакханә, балалар бакчасы, кибет (клубтан гайре барысы да бер бинада) ачык диярлек. Шәһәрчегебез күз алдында матурлана. Офицерлар гаиләләре белән танышып, дуслашып киттеләр, бер-берсенә кунакка йөрешә башладылар. Яңа ел бәйрәмен, җыелып, Горновскийларда уздырдык. Мәрзия бишенче гыйнварда гына кайтты. Аңарга яңа фатирга кайтып керүе күңелле булды. Бераз дөнья күреп, кәефе күтәрелеп кайтты. Керогазыбыз көйләнгән, керосин һәм утын бар. Су җылытып, ваннада юынып кинәнәбез. Искечә Яңа елны каршыларга Владивосток күчтәнәчләре – эре балык консервасы бар. Менә дигән салат ясарга була!
Сирәк булса да, якын-тирәдәге балыкчылар яңа гына тотылган балыкларын китереп саткалыйлар. Мәрзия бик теләп ала, балыкчылар бистәсеннән көздән берничә пыяла савыт тозланган кызыл балык уылдыгын сатып алдык. Шул елларда уылдыкны һәм кызыл балыкны кулдан иркен алып була иде әле. Кибеттә дә какланган һәм тозланган горбуша-кеталарны саталар иде.
Октябрь аенда елгалар балык белән кайный. Шул чакта бөтен халык кышка балык һәм уылдык хәстәрләргә керешә. Шуның белән дан тота да инде бу як. Бескоровайный әйтүенчә, Сахалинда, имеш, кызыл балыкны этләр дә ашамый! Хәзер анда да хәлләр хөртиләнгән дип ишеттек. Үзебезнең хәлгә килгәндә, тозланган гөреҗдә һәм шампиньоннар үзебезнеке. Бәрәңге, кәбестә, помидор һәм суган Хабаровск базарыннан килә. Тик менә кечкенә кибетебездә һәрбер нәрсәгә чират торасы. Анысы Мәрзия эше. Чиратсыз тормышыбызны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Чиратлар Советлар иленең визиткасы.
Читать дальше