Хәбәр алуга куанышып, әйберләребезне җыеп, күчү мәсьәләсенә керештек. Безнең илдә гади кешегә уңай шартлар буламы соң? Станциябез янәшәдә булуга карамастан, контейнерлар бүтән – Бузули станциясендә, егерме чакрым арырак. Әйберләребезне йөк машинасына төяп, шунда киттем. Бузули әле ул ярымстанция генә. Элек аңарга караучы да булмагандыр. Арырак, урман эчендә ниндидер бәләкәй ял йорты сыман нәрсә бар. Әллә инде түрәләрнең ау йортлары? Малыбызны контейнерга бушатып, әйләнеп кайттым да, кирәкле әйберләребезне үзебез белән алып, Мәскәүдән Хабаровскига узып барган поездга утыргач кына тынычландык. Менә йөк вагоннары белән тулган, щебёнка өемнәре белән күмелгән Ледянаяны калдырып, Свободный – Серышево – Поздеевка – Возжаевка һәм Белогорскины да уздык. Поезд төн караңгылыгына кереп бара. Арып беткән гәүдәләрне йокы басты. Таң атканда, без инде Хабаровскига килеп җиттек. Ашыкмый гына төштек. Ашыгуның кирәге юк. Ияләшергә кирәк. Камыт бераз көтеп торса да, беркая китмәс. Мәрзиягә каланы күрсәтергә кирәк. Рестораннарда сыйланасы бар. Андый бәхет сирәк очрый. Такси яллап, кунакханәгә илтергә куштык. Ярыйсы гына кунакханәгә урнашканнан соң, тамак ялгарга һәм каланы карарга чыгып киттек. Биредә җылы иде әле. Чаганнардан яфраклар да коелып бетмәгән. Кәеф күтәрелде. Табигатьнең тәэсире зур шул.
Гомеремнең тагы яңа сәхифәсе ачылырга тора. Мин ул ак тормыш битен пычратмый гына язып тутырачакмын!.. „Ерак Көнчыгыш“ исемле ресторанда иң татлы ризыкларны алып ашадык. Шулар арасында маринадлы трепанг салаты аеруча тәмле иде. Ул – ак гөмбә яки тозланган гөреҗдә сыман ашамлык, „диңгез кыярларыннан“ хәстәрләнгән нәрсә. Үзе алтынтамыр тамыры кебек шифалы. Инде менә нихәтле вакыт узуына карамастан, тәме һаман исемдә. Кибетләрдә эре Амур балыклары, башка тәм-томнар. Халык, урамнарны тутырып, киноларга, стадионга, базарга, Амур ярына агыла. Укучы шәкертләр, интуристлар байтак. Менә кайда халык яши икән ичмасам! Без дә шәһәрне кызыксынып карап йөрдек. Киң, мәгърур Амур буена бардык. Таш белән ныгытылган яр буенда озак сокланып карап тордык. Арырак, югарыда – крайком кунакханәсе. Аргы якка кечерәк теплоход йөри. Биредә нихәтле ял йортларын, күңел ачарлык корылмалар төзергә мөмкин. Рейн буйлары ише генә булмас иде! Куллана белмиләр шул. Үзләренә җиткәч ярый инде…
Биредә язучы, ау белгече Арсеньев яшәгән, край китапханәсендә мемориал тактасы бар. Аның „Дерсу Узала“ сын укымаган кешеләр әздер дип беләм. Япон Акиро Курасава төсле киносын да төшергән иде. Бу якларда Иван Арамилев та булган. Аның „Солёная падь“ хикәясен, бик яратып, „Яңа дөнья“ журналында укыган идем.
Без шундый инде, үзебезнекеләрне юньләп белмәсәк тә, ятларны ярыйсы беләбез.
Монда байтак кызык кешеләр яшәгән һәм яши. Хәтта атаман Семёновның якын дусты язучы Васильевны да гөнаһларын кичереп кайтардылар!.. Харбинда яшәгән булган. Ә ул „Харбин“ дигәннәре хәрбиләр сүзенә туры килә бугай…
Возжаевкадан һәм Ледянаядан соң әкияти дөньяга кергән күк тоелды. Бузули – „боз иле“ түгел инде. Сулуларыбыз иркенәеп китте. Шәһәр безгә ошады. Монда яшәргә була! Ләкин безнең яңа торыр урыныбыз арырак – урман эчендә, чебен-черкиләр дөньясында. Ул дөньяда – Коры Этәдә яшәгәнем бар, күнегәсе түгел… Әлегә канатланып, читлектән ычкынып котылган кошлар сыман, берничә көн булса да, рәхәтләнеп, ирекле кешеләр арасында яшибез. Шулай, кайчакта дөнья безгә дә елмаеп куя. Күңелләребез гел юньле калада яшәргә омтыла. Шәйләгәнегезчә, замана чиреннән икебез дә азат түгел. Кайчан булса да, бәлки, теләкләребезгә ирешербез әле. Өметебезне өзмик. Өметсез – шайтан, диләр.
Берничә тәүлектән соң телефон аша хезмәт итәсе урыннан машина чакырттым. Ике сәгатьтән соң УАЗ-450 машинасы белән полк медпунктының начальнигы капитан Гарновский безне алырга килеп җитте. Таныштык һәм, утырып, шәһәрдән вокзал яныннан борылып чыгып киттек. „9нчы“ чакрымнан (элемтә полкы урнашкан җир), Кара елганы, Князе Волконканы (сөрелгән декабрист утары) һәм Апастасьевка авылын узып, „51нче“ чакрымга килеп төштек. Калкулык сыртында селикат кирпечтән дүрт кенә биш катлы йортлар салынган, астарак бишенчесе төзелеп бара. Фатир җитмәгәнлектән, байтак офицерларның гаиләләре әле Хабаровск кырыендагы бер баракта яшиләр. Инешнең аръягында – стройбат шәһәрчеге. Салына башлаган йорттан түбәнрәк бер чакрым узсаң – округның элемтәчеләр ротасы, алардан арырак шактый зур күл һәм аннан да арырак Амур борылышы. Анда – балыкчы нанайлар авылы. Тирә-юньдә – урманлы калкулыклар. Ул калкулыкларны монда „сопкалар“ диләр. Вакытлыча урнашырга бишенче катта буш бер бүлмәле фатир тәкъдим иттеләр.
Читать дальше