Кичке алты җитүгә, беркемнән дә рөхсәт алмыйча, Александров, санитар машинасына утырып, хатыны янына Хабаровскига, ә аның артыннан өйләнмәгән Стецюк та трай тибәргә элдерәләр! Гаиләсе монда булса да, Бескоровайный да алардан калышмый. Дивизияләре һәм РТБ табибларсыз кала. Ул-бу була калса, аларны эзләп кара! Икенче көнне арып-талып, еш кына махмырдан да арынып бетмичә, сәгать тугызга-унга көчкә дивизияләренә киләләр һәм ял итеп алу форсатын эзли башлыйлар. Ә инде ялга шимбәнең төшке ашын ашагач ук ычкыналар. Бу инде калганнарның җилкәләренә салыну дигән сүз. Катлаулы медицина вазифалары фельдшерларына һәм санинструкторларына кала. Ә алар инде чамалы белемнәре җиткәнче генә эшлиләр һәм еш кына миңа шылтыратырга мәҗбүр булалар, чөнки фатир телефоны миндә генә. Горновскийның һәм Глятманның телефоннары юк. Төнлә дә тынгылык юк. Бескоровайный исә, хезмәткә китәсе никрут егет кебек мутланып, кунак рәвешендә яши. Аның РТБ солдат-офицерлары безнең ашханә – медпунктларга беркетелгәннәр. Аларны тәэмин итү дә безнең җилкәдә. Жора Бескоровайный байтак вакытын Стецюк белән беренче дивизиядә үткәрә һәм, эш вакыты дип тормый, аракы чөмергәли. Стецюкны да шул тәмам аздыра язган. Кызурак Горновский боларны җиңә алмый аптырап йөри. Әчелешле буласы да килми. Кушканын кече табиб Глятман гына карышмый эшли. Анысы да инициативасыз. Наугадов: „Аларны „кулга“ ала алырсыңмы?“ – дип, тикмәгә генә сорамаган икән. Өч УАЗ һәм бер ГАЗ санитар машиналарының бер генә көпчәкләрендә дә шомарып тузмаган покрышкасы юк! Машиналарны аяусыз үз мәнфәгатьләренә арлы-бирле йөгертә-йөгертә, еллык лимитларын ярымзаяга сарыф итеп, тәмам җимерелер хәлгә җиткергәннәр. Автобус йөрүенә карамастан, үзләренең шәхси машиналары урынына кулланалар. Кинәт каты чирләп киткәннәргә ашыгыч ярдәм итү хезмәте тәртипкә салынмаган. Санинструкторлар шундый мәлләрдә табибларын эзләп интегәләр. Гаилә әгъзалары – олысы да, кечесе дә бер Сёмина карамагына калдырылганнар. Теш табибына һәм башка белгечләргә күрсәтер өчен, авыруларны көн дә икешәр машинага утыртып, ямщиклар хәленә төшеп, Хабаровскига – хәрбиләр поликлиникасына илтәләр. Анда барып кайтырга теләүчеләр чиратка языла. Чират кыскармый. Хатын-кызларны гинекологка күрсәтергә дә, бала табарга да калага илтәләр. Биредә, мондый эшләрне җайга салыр өчен, бернинди чара да табылмаган. Шулай булырга тиеш тә дип уйлыйлар. Рентген, ЭКГ, гаиләләр өчен аптека һәм балалар бакчасы – берсе дә юк. Боларның барысын да башымнан вә күңелемнән үткәреп, авыр шартларны җиңеләйтер, эшләребезне җайга салыр, уңай чаралар тудырыр өчен, әмәлләр эзли башладым. Бер атна үтүгә, барысына да төшендем. Ниләрдән башларга соң? Әлбәттә, тәртиптән! Корыч тәртип урнаштырмасаң, бернинди эш тә майтарып булмас!
Шундый карарга килгәч, беренчедән, берсен дә рөхсәтсез Хабаровскига чыгармаска булдым. Кашык ашаганда кирәк була ул. Частьлары монда булгач, алар да бергә булырга тиеш түгелме? Бу ниятемне катгый рәвештә шунда ук гамәлгә ашырдым. „Яңа себеркенең“ себерүе кайберәүләргә ошамаса да, нишләмәк кирәк? Безне монда, акча түләп, уен өчен җыймаганнар бит!
Александров рөхсәтсез, санитар машинага утырып, Хабаровскига китеп карады-каравын. Ләкин финанс бүлеге аша машина һәм бензин өчен акчасын каерып алып, үзенә шелтә биргәннән соң шып тынды. Бу бүтәннәргә дә сабак булды. Нигә әле җитлеккән кешеләргә нәни балаларны үгетләгән күк төчеләнеп йөрергә? Алар бит рәсми урын биләп торалар һәм йөкләнгән вазифаларын яхшы беләләр. Икенчедән, санитар машиналарны, шул исәптән РТБныкын да, турыдан үз карамагыма алдым. Аларның табиблары белән кизү тору графикларын төзеп, командирга кул куйдырдым. Шуның белән, моннан ары һәр тәүлек буена автопарктан машиналарның берсен генә чыгарырга рөхсәт ителде. Элек „эте дә, бете дә“ дигәндәй, ул машиналарның лимитларын туздырып, кирәкмәгәнгә утырып йөргәннәр. УАЗларның лимитлары исә елына 8 мең, ә ГАЗныкы 12 мең генә. Хабаровскины бер тапкыр гына әйләнеп кайту да кимендә йөз илле чакрымга төшә. Кайбер кечерәк начальниклар, үз машиналарының лимитларын саклап, медофицерлар белән дә исәпләшми, санитар машиналарын җигәргә ияләшкәннәр. Кешенеке жәл түгел! Юк инде, нәфесләрен кискен өзәргә туры килде. Һәр әйбернең хуҗасы бар, узынмыйрак торсыннар! Бигрәк РТБ һәм икенче дивизия машиналарын туздырганнар иде. Яңа тәртип урнаштыргач, РТБның командиры полковник Наумов: „Безнең УАЗ ватылган, график буенча кизү торырга бирә алмыйбыз!“ – дигән булган иде. Ләкин мин, бер дә исем китми: „Ярар, алайса, авыруларыгызны ашыгыч рәвештә госпитальгә илтергә үзегезнең җиңел машинагызны бирерсез!“ – дигәч, алмашка урынбасарларының машинасын бирергә һәм УАЗны кичекми автозаводка төзәтергә озатырга мәҗбүр булды.
Читать дальше