Өйләдән соң шәһәргә, киноларга чыгабыз. Безгә трамвайларда утырып йөрүе дә тансык. Дерибасов урамында сокланып йөрибез. Опера театры данлы бинасы, Дюк Ришелье һәм Пушкин һәйкәлләре, Куприн тасвирлаган „Гамбринус“ шәраб подвалы, Потёмкин баскычы, кәстәнәле француз бульвары, ботаника бакчасы һәм Шевченко исемендәге парк – барысы да безгә кызык. Граф Потоцкий сараенда булдык. Анда – картиналар музее. Сарайның җир асты юлы диңгезгә чыга. Анда шәраб подвалы һәм шәраб фонтаны булган. Шунда кунак паннары күңел ачып, эчеп утырганнар. Кайберләрен үтереп диңгезгә дә агызганнар. Хәзер диңгез юлын тимер рәшәткә белән томалап япканнар.
Диңгез портында зур-зур теплоходлар: „Моннан да күркәм, тылсымлырак илләр бар!“ – дип искәртәләр. Бәлки, кайчан булса да, безгә дә берсенә утырырга насыйп булыр!.. Диңгез буйлап, пароходлар артыннан бертуктаусыз кычкырышып, акчарлаклар оча. Бөтенләй бүтән дөнья! Без акчарлаклар түгел шул, теләгән җирләргә оча алмыйбыз, канатларыбыз киселгән… Аннары автобус белән экскурсиягә „кояшлы“ Молдавиягә киттек. Молдавиянең элекке мәркәзе Тираспольда мамалыга ашап (кукуруза ярмасы боткасы) тамак ялгап алганнан соң, Кишинёвка юнәлдек. Молдавия башкаласының урамнарын, кибетләрен карап, базарына кереп, үзәк ресторанында ашап, универмагта Мәрзиягә җәйге күлмәк алып, кичке ашка шифаханәгә кайтып киттек. Бик күңелле булды. Юл буе яһүд гид лыгырдап барды. Кишинёв безгә үзенчәлеге, тормыш итү яклары белән бик ошады. Бөтен җирдә бар нәрсә ике телдә язылган. Татарстанга үрнәк! Бу юлы да Кишинёв һәм Одесса универмагында, данлы „Привоз“ ларында кирәкле затлы кием-салымнар алдык, хәтта модага керә башлаган торшерга хәтле бар! Ялыбыз бик файдалы узды һәм күңелебездә тирән тәэсир калдырды. Бирегә тагы да килергә дигән уйны күңелгә салып, үзебезнең оябызга кайттык.
Шул елда полковник Наугадовны очратып, зуррак урынга күчерүен сорадым. Мондагы хезмәтнең әһәмияте беткән иде инде. Байтак тәҗрибәләр туплагач, олырак эшләр башкарасы килә. Сәләтемне яхшы тоям. Аннары исем-дәрәҗәмне дә үстерәсе бар бит…
Начальник белән сөйләшкәннән соң: „Хабаровскиның аръягында „51нче километрда“ өлкән табиб урыны бушый. Шунда медицина өлкәсендә тәртипле хезмәт оештыра алсаң, килештек дигән сүз!“ – диде. Менә ул башта ук үземә билгеләнгән урын, насыйп булгач, үземә кире кайта! Наугадов: „Власовны беләсеңме, ул синең курсташың бугай?“ – дип сорады. Белмәскә, ул бермәлне курс партоешмасының сәркатибе дә булып йөргән иде. Яхшы укыды. Тыныч фигыльле, болай булдыклы күк күренә иде. Менә шуның лазаретында ятучы ике солдат төнлә, аптекасын талап, эчеп агуланганнар икән. Тикшерү башлана, тиешле чараларны күрмәгән һәм җавапсызлыгы өчен Министр приказына эләгә һәм эшеннән түбәнрәк төшерелә. „Миндә Америка частеның штаты булса, алай булмас иде!“ – дип акланган икән.
Бу сүзләре тикшерүчегә аеруча ошамаган. Үз эшен оештыра алмаганда, дошман армиясенә ишарәләве нигә кирәк булган диген! Ә теге солдат калдыклары эзләгәннәрен тапканнар. Шул кирәк дими, ни әйтергә?
Аның әйтүенчә, „51нче“ дә яшь медицина офицерлары эшләре турында әз уйлыйлар, күбрәк Хабаровскига барып күңел ачып йөрергә яраталар икән… Анысын һәм башкасын да ничек тәртәләренә кертеп җайга салу әмәлләрен беләм. Менә шулай, язмышым мине тагы шул якка тарта. Фатир мәсьәләсен белештем. Инде анда берничә биш катлы йорт салынган. Шулай булгач, тәвәккәлләп, ризалыгымны бирдем. Ник дисәгез, ул якның табигате, ел фасыллары бу җирнекенә караганда күпкә әйбәтрәк – йомшак. Анда яңа елга хәтле диярлек озын, коры, җылы көз. Тайгада кыргый йөземенә, кедр чикләвекләренә хәтле үсә. Хабаровск базарының Свободныйныкына караганда аермасы чагыштыргысыз зур. Азык-төлек белән тәэмин итүләре дә мулрак. Олы шәһәр тирәсендә тормыш яхшырак җайга салынган була. Кирәк икән, барып кайтырга да мөмкин ич. Аннары, иң мөһиме, вакыты җитүгә, майор мәртәбәсенә дә ирешәсең. „Майор“ латинчадан зур, олы дигән сүз. Өлкән офицер разрядына керә. Майорның хезмәт халәте һәм айлык акчасы бөтенләй бүтән. Мәрзияне дә истән чыгарырга ярамый. Яшәгән җиребездән аның күңеле тәмам бизгән иде инде. Наугадов киткәннән соң, командующийның яңа урынга билгеләү боерыгын байтак көтәргә туры килде.
Наугадов кеше мәнфәгатьләрен кайгыртырга ашыкмый иде. Җиде тапкыр үлчәп, бер кисә. Үшәнрәк тә. Мәгълүм, көткән кешегә һәрчакта озак тоела. Анысы да бар. Беренче кар явып, ката башлаган җиргә ята башлагач кына, ниһаять, кирәкле боерык килә! Ул чакта Братаненко, демобилизацияләнеп, үзенең туган Ак Чиркәү шәһәренә бөтенләй күчеп киткән иде инде. Ул анда лаеклы ялына чыкканчы ук өй юнәтеп өлгергән. Дивизия табибының вазифаларын исә вакытлыча Панкратов үти иде. Эпидемиология курсыннан күптән түгел генә укып кайткан кеше. Братаненко урынына бөтенләй кунакларга өметләнә. „Мин сине үземнең эпидемиолог урынына тәкъдим итәргә җыенган идем, ник китәсең? Бергә яхшы хезмәт иткән булыр идек!“ – диде. Билгеле, миңа монда да күтәрелерлек урын табылган булыр иде, тик, күңел ятмагач, кызыгы бетте. Мин мөстәкыйльрәк булырга телим. Әйтергә кирәк, М. М. Панкратов белән дә мөнәсәбәтләребез яхшы иде. Аның миңа бер усаллыгы да тимәде. Дөнья күргән Аlma mater шәкертләре ич. Братаненко да аттестациядә: „Эпидемиолог эшенә лаеклы“ – дип язган иде. Панкратов, начальство арасында йөреп, шактый шомарды. Бәлки, ул әйткәнчә дә начар булмас иде, тик минем язмышым хәл ителгән инде, үкенергә урын калмаган. Дөресен әйткәндә, Панкратов бик булдыра алырлык кеше түгел, байтак вазифаларын минем җилкәмә аудара иде. Ә минем аның колы буласым килмәде. Ишеткәнемчә, миннән соң ул да урынында озак утыра алмаган, каядыр көнбатышка күчкән. Уем рас килгән. Ләкин миңа, ул көнбатыш якларына ирешкәнче, байтак кына көнчыгышта һәм Себердә ат урынына хезмәт итәргә туры киләчәк. Шунысы кызык, бу якларда офицерлар нинди генә урын биләп хезмәт итсәләр дә, әмма гел көнбатыш частьларына күчәргә омтылалар. Уралның бу якларын Тын океанга кадәр кыргый дип таныйлар. Һәм сөеп бетермиләр. Бәлки, монда тумагангадыр, үз итмиләр… Урыслар бу якларда, ни әйтсәләр дә, килмешәкләр шул. Кулларындагы песнәк белән канәгатьләнмичә, һаман һавадагы торна артыннан чапканнар!..
Читать дальше