Марсель Галиев - Тимә, яшәсен!

Здесь есть возможность читать онлайн «Марсель Галиев - Тимә, яшәсен!» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2016, ISBN: 2016, Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Тимә, яшәсен!: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Тимә, яшәсен!»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әсәрдәге вакыйгалар узган гасырның илленче еллар башы, алтмышынчы еллар азагын эченә ала. Авторның үзе күргән, үзе кичергән хәлләр, кызыклы шәхесләр, армия тормышы мавыктыргыч итеп, сурәтле, бай, сәнгати тел белән язылган. Язучының эчке уе, кайбер вакыйгаларга бәя-мөнәсәбәте бүгенге күзлектән карап бирелә. Язучы-әдип бүгеннән – үткәнгә, үткәннәрдән бүгенгегә күпер салып бара. Шуның өчен дә бу китап – истәлек-хатирә генә түгел, ә тирән мәгънәле сәнгать әсәре.

Тимә, яшәсен! — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Тимә, яшәсен!», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Марсель Баян улы Галиев

Тимә, яшәсен!

© Татарстан китап нәшрияты, 2016

© Галиев М. Б., 2016

Көне лә көне…

Чалт аяз күк йөзеннән апрель кояшы тәкатьсез нурларын коя. Табигатьнең өрфия яшеллеккә өртелә барган кыз чагы.

Әмма нигәдер… Артык якты, артык әрсез нурларга коенган мондый көн хозурлыгыннан күңел сагая. Нидән соң бу? Җанны тыенкы шом сизелер-сизелмәс кенә чәнчеп ала. Нигә дип килдем соң әле мин бу төбәккә? Ни калган соң әле монда миңа? Кояшның зәһәр яктысыннан изрәгән аң-зиһенем тышаулы халәттә; уйлыйсым килми – уйлыйм, атлыйсым килми – атлыйм, күрәсем килми – күрәм… Еракта шәйләнгән яшькелт ярлар, яктырып аккан Кама суы мираж гынадыр шикелле…

Монда рәхимсез рәвештә җирнең тән тиресен тунаганнар. Арырак – актарып ташланган, өем-өем кара балчык таулары күренә. Тирә-юнебездә бер мыскал җан иясе барлыгы сизелмәгән кызыл балчыктан торган ач дала. Без менә шул үзле дә, үле дә тоелган кызыл балчыклы чиркангыч кыр буйлап каядыр атлыйбыз. Күләгәләр гадәттән тыш куе, тыгыз булып күренә. Бәлки, бу – кар өстенә җиңел күләгәләр генә төшкән кыш айларына күнегүдән соң туган тойгыдыр. Апрель күләгәсе дип куям эчемнән генә. Төркемнән артка калып, чишелгән ботинка бавын бәйләргә дип иеләм. Иелгән килеш, башны кырынайтып карыйм да… йа Аллам! Артык яктылыктан шулай зиһенем салулыймы: бүтән планета бит бу! Әнә, аягына бәйләнгән шомлы шәүләләрен өстерәп, ике аяклы ниндидер җан ияләре бара. Болар, – җәннәт кебек болыннарны харап итеп, кызыл балчыкка төшкән Йәэҗүҗ-Мәэҗүҗләр бит! Болар, – үз җиребезнең газизлеген таптап, үле планета ясаучылар… Болар! Юк, нәкъ менә болар түгел, ике аяклы җанварларның өстәге, хәтәр биектәгеләре… Әмер ияләре…

Без дигәнем һич тә әллә кемнәр түгел, Казаннан килгән берничә язучы да, шушындагы эшчеләр белән без очрашырга тиешле кызыл почмакның хуҗасы Кузьма агай һәм тагын бер-ике таныш түгел кеше.

Менә безнең кызыл балчыкка чалкан төшкән шәүләләребез киселеп туктап калды. Алдыбызда салкын сулышын бәреп торган алагаем тирән упкын авызы ачылды. Йа Хода! Караеп торган җәһәннәм авызына карап, тетрәнеп басып торам. Шайтани бер көч гәүдәңне аска, һушсыз тирәнлеккә суырып алыр кебек. Шул караңгы бушлыкка очуның котырткыч ләззәтен тоясы килү дәрте тәнгә салкынча чемердәү булып тарала, ирексездән артка чигенеп куясың.

Күргәнем бар бит югыйсә: ак чалмалы кыя-тауларны, акыл төшеп ярылырлык упкыннарны якыннан торып тамаша кылганым, алар каршында үземне энә күзенә сыярлык бөҗәккә санап, көчсезлегемне тойганым бар. Әмма илаһи кодрәт белән яратылган ул манзаралар, никадәр дәһшәткә ия булсалар да, җанны юата торган табигый шифа биреп, әфсенли беләләр.

Ә монда… Адәм куәте белән интегеп, алагаем көч түгеп, черәшеп казылган түм-түгәрәк упкын. Чиркангыч яра. Җир-әнкә тәненә уелган коточкыч әрнүле җәрәхәт… Менә шушы котлованга төшеп утырачак икән атом реакторы!

– Казып та куйганнар, ә! – дип сокланып тел шартлатты янәшәдәге татар агае. Гадәттә, йә соклану, йә нәфрәтләнү кебек ике тойгының ботагын гына кисәргә һәвәс татардан аермалы буларак, түшәмгә карап уйланып ятарга күнеккән рус кешесенә фәлсәфи фикерләү хасрак. Безне монда алып килгән Кузьма агай да шундый кавемнән иде. Менә ул, арзанлы тәмәкесен суырып, җәһәннәм чокырына черт итеп төкерде, колагын сагайтып, төкерегенең төпкә төшеп җиткәнен бераз көткәндәй итте дә:

– Одесса өлкәсендә Бабий Яр дигән җир турында ишеткәнегез бардыр, – дип сүз башлады. – Фашистлар анда меңнәрчә яһүдләрне атып үтереп күмгәннәр. Миңа ул каберләрне күрергә туры килде. Җитмешенче елларда… Казу эшләре бара иде… Зур-зур чокырларга мәетләр әрдәнәләп күмелгән… Андагы зур чокырлар моның баласы гына… Бу котлованга тулы бер халык сыя…

Кинәт минем күз аллары караңгыланып китте. Юлдашларыма сиздермәс өчен, кызыл балчык иелеп алып, учымда әвәли башладым. Баягы тавыш, чаң сугу авазы кебек, еракка китеп, саңгырауланып кабатланды:

– …Бу чокырга тулы бер халык сыя… Нәкъ шушындый чокырлар алты реакторга алтау булачак монда…

Ә көн шундый аяз. Күк гөмбәзе шундый биек. Керләнмәгән һава шундый саф. Кинәнеп кенә яшәргә дә яшәргә югыйсә. Хәтәр эшкә тотынган җир кырмыскасына – кеше затларына – Кояш, биектән торып, нидер искәртергә, кисәтергә теләп, көйдергеч нурлары белән чагарга телиме әллә… (Күп еллардан соң да мин ул көнне искә төшерәм дә чынлап та шулай булгандыр шикелле тетрәнеп куям.)

Сәяхәтебез дәвам итә. Менә нинди икән ул Кама Аланы дигән шәһәр төзеләчәк җирләр. Атомчылар каласы. Станциянең исемен дә тапканнар бит: «Татарский атомный». «Атом» дигәндә үзеннән-үзе «Атам!» дигән сүз кычкырып тора. Ике саллы исем янәшә килгән бит әнә – татар һәм атом…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Тимә, яшәсен!»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Тимә, яшәсен!» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Тимә, яшәсен!»

Обсуждение, отзывы о книге «Тимә, яшәсен!» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x