– Булдырасың бит! Менә нинди матур килеп чыкты, – дип, апасы энекәшенең башыннан сыйпады. – Зур үстең бит инде син. Дүрт яшь тулды үзеңә. Армиягә китәргә дә күп калмый, – дип, ул энекәшенең бармакларын бөгә-бөгә саный башлады. – Бер… биш… ун… Тагын ундүрт кенә ел калган…
«А» дан «Б» га бер генә адым икән. Рәзинә апасы икенче хәрефне ничек язарга икәнен күрсәтә дә:
– Безнең авылның исеме ничек әле? – дип сорап куя. – Шулай… Без Балтач авылында яшибез. Безнең авылның исеме «Б» хәрефеннән башлана, шулай бит!
Тизрәк, тизрәк дип ашыктыра малайны үссенү, очыну дәрте. Тизрәк укырга-язарга өйрәнеп алса, аның каршында әллә нинди серле дөнья капкалары ачылып китәчәк. Ул җир йөзендәге бөтен-бөтен китапларны чишмә суы кебек эчеп чыгачак. Тик менә әкрен кыймылдаган үсү шаукымын ничек кенә ашыктырырга!
И, ул ярлы гына өйнең ягымлы бәрәкәте: әнисе дә өйдә чак, апасы да янәшәдә. Маңгаена Шишкин аюлары сурәтләнгән тукмаклы сәгать теле, әле уңга, әле сулга тайпылып, келт-келт килеп, вакытны үчекли. Сәгать астына әтисе, эштән кайткач, битен ертып алып укый торган численник эленгән (календарьны шулай дип атыйлар иде). Тәрәзәләрне ак абагалы боз каплаган. Әнисе кече якта кайнар мич каршында булаша, бит очлары алсуланган. Тыштан, каядыр өй түбәсенәме кунган саескан, тимер шарлар бәрелешкән тавыш чыгарып, чикаклап куя. Менә әнисе мичтән чыккан кайнар арыш ипиләрен мендәрләр өстенә җәелгән сөлгегә каплап тезә. Улына дигәне аерым, мич төбендә пешкәне – күәс кырындыгыннан әвәләнгән нәни шишара. Әнисе чүлмәктән ак калай кружкага сөт бүлә, пешәләнә-пешәләнә, кайнар шишараны урталай сындырып куя. Өстәл янына килеп утырган улының башыннан сыйпап, һәр иртәдәгечә, бисмиллаңны әйтергә онытма дип, үз шөгыленә керешә. Малай мондый иртәнге ашау сәнгатен яхшы белә: сөтен генә капсаң, салкыныннан тешең камаша, ипиен генә капсаң, кайнарлыгы аңкавыңны пешерә, икесен берьюлы каба белеп капсаң гына… юашланган тәмнең ләззәте тәнгә йөгерә. Салкын сөт белән кайнар ипи – дөньяда иң тәмле ризык, дигәнгә ышаныч аны гомер буена искәртеп торачак әле…
Бар да әйбәт. Әле генә малайның аягына сарылып тавышсыз гармун күреге сыман мырылдаган песигә дә өлеш чыкты. Мич кырыена куелган сөтле тәлинкәсенә таба бер генә сикерде. Әнә ничек, мыегын чылатып, елдам телен чулт-чулт китереп, койрык очын рәхмәтле селкеткәләп, хозурлыкка бирелгән. Мондый чакта песи бәхетен бүлдерү – гөнаһ.
Ә малайның бисмилласын тупас рәвештә бүлдерделәр: иң элек капканың карлыккан шыгырдавы, аннары баскычта дөпе-дөпе аяк тавышлары ишетелде, аннары ишекләрне бәрә-суга ачып, көн салкынын үзе белән ияртеп, бригадир Махиян абзый килеп керде. Каш астыннан сөзеп карый торган, һичкайчан елмая белмәс, төмсә чырайлы бригадир, керә-керешкә үк:
– Өч минут вакыт сезгә. Кызыңны юлга җый! Урман кисәргә алып китәбез! Капка төбендә ат көтә! – дип, һәр сүзен кадаклап куйгандай әйтте. Мичкә сөялеп торган әнкә аңга килә алмыйча бер тын торды да, үҗәт-кырыс холкын калкытып, ярсу тавышына күчерде:
– Шушыдый салкында! Бала гына бит әле ул?!
– Нинди бала ди, мәктәпне бетергән!
Әнкә эчтән сызып куйды. Мәктәпне бетергән дип мыскыллап тора бит әле. Бишенче класска күчкәч, Рәзинә күрше авылдагы мәктәптән качып кайта да килә, кайта да килә. Кыйнап та карады кызын, әткәсенең сүзе дә үтмәде, тәки ташлады бит укуын. Менә тыңлаусызлыгы нәрсәгә килеп терәлде… Чарасыз калган әнкә бригадирга инәлеп карап, елап җибәрде. Бригадир Махиян абзый чулак иде. Сул кулын Сталинныкы сыман итеп терсәктән бөкләп йөри. Сугыштан шулай гарипләнеп кайткан. Куак төбендә бәрәңге әрчеп утырганда, нимес пулясы адашып килеп тигән, дип мыскыллап сөйлиләр иде аның турында. Йөз суының яктысын гомерлеккә җуйган бу җимерек чырайның туң җаны эрисе юк дип әнкә, билен турайтып, кычкырып җибәрде:
– Беркая да җибәрмим кызымны! Каторжан түгел бит ул урман кисәргә!
Шушы сүз җитә калды бригадирга. Тамак төбеннән күкле-яшелле тавыш бәреп чыкты.
– Нәрсә, без каторжанмыни! Илгә утын кирәк! Анда капиталистлар баш калкыта, пенимаеш. Ә син совет илен артка сүрәмәкче дип кычкырды да өстәлгә исән кулы белән шундый итеп китереп сукты, саллы йодрык астында өстәл такталары сыгылып, кире үз хәленә кайтканда, кружка сикереп, янтаеп авып төште. Өстәл өстендә, куркып кына үрмәләгән кебек, сөт яктысы җәелә башлады.
– Җыеныгыз, җәтрәк! Якты күздә Ширәмәткә барып җитәргә кирәк!
Өйдә мәхшәр купты. Кая итекләр, бишмәт, бияләйләр… Күз ачып йомган арада киенделәр. Ярый әле, җылы ипекәйне төенчекләп кызына тоттырырга ушы җитте әнкәнең. Аннары… Рәзинә апасын елатып алып чыгып киттеләр. Малайның бәхетенә урам як тәрәзә өлгесенең бер чите катмый калган икән. Шул зәңгәр кыерчыктан урамга күз салды. Капка турында җигүле ат тора. Сыртын ак күбеккә охшап бәс сарган. Чанадагылар әнә Рәзинә апасын үз араларына суырып алдылар. Инде кузгала дигәндә, әнкәсе мамык шәлен, салып, Рәзинәнең иңенә ябып өлгерде. Тегендәрәк тагын да шундый ук җигүле атлар булган икән. Тезелешеп киттеләр. Чана табаннары астында кар ыңгырашып калды. Нәүмиз халәттә, япа-ялгызы калган малай өшегән кебек калтыранып куйды. Әнә бит каршыдагы йортның морҗасыннан чыккан төтен дә, күшегеп, җылыга кире кереп китәргәме дип тора. Кояш та күк йөзенә ябышып туңган кебек, җитмәсә, салават күпере төсендә ике колагы да бар. Малай тәрәзә катыннан төшүгә, өй эче караңгыланып китте сыман. Өстәл читеннән тып-тып идәнгә тамган сөт тамчыларын күреп, ул дерт итеп куйды. Бая гына ул эчәргә җыенган бисмиллалы сөт иде бит… хәзер әнә тамчы-тамчы булып идәнгә төшеп бәрелә дә чәлпәрәмә килә. Сөт түгел, ак кан тамчылары… Шул тамчылар төшәсе турга учын куйыйм дигәндә, ниндидер куәт, иңенә басып, аны идәнгә чүктерде, куркудан ул эре-эре күз яшьләре белән елап җибәрде.
Читать дальше