Җиребез җелегеннән суыртып кара алтын чыгаручы оешманы «Татнефть» дип атаганнар, «Татарнефть» дип исем куярга нишләптер җөрьәт итмәгәннәр. Тат халкы – Хәзәр дәүләтеннән калган таулы яһүдләр – бүгенге көндә Кавказда яшиләр.
Димәк, нефтьне көне-төне җир астыннан суыртучылар – татарлар, ә хуҗалар татлар булып чыга. Шуңа ишарә түгелме бу?
Безне озатып йөрүче Кузьма агай тумышы белән шушы төбәктән икән. Авылының нигезен кубарып ташлап, ачык кызыл туфрак өстендә шәһәр төзеләчәгенә сөенәме, әллә көенәме – белмәссең. Кама ярындагы иксез-чиксез тугайларга ишарәләп, ул:
– Монда кара урманнар иде элек. Ширәмәт урманнары, – дип, ирен арасына кыстырылган тәмәкесен сызгыртып суырып куйды. – Граф Шереметьев хакында беләсездер. Шуның биләмәләре булган бу төбәкләр.
Үз татарыбыз. Казанны Явыз Иванга яулап бирешкән воевода нәселеннән, – дип сүзгә кысылып алды бер юлдашыбыз.
«Ширәмәт» дигән сүз дә зиһенем аланыннан гамьсез генә үтеп китте бугай. Актарып ташланган җирләргә карап кәефем төшә, уйлар сүлпәнләнә бара. Нишләп йөрим мин монда? Шундый матур көндә… Атом станциясе төзүче эшчеләр белән очрашырга дип килдек тә… Нишләп соң беркайда беркем күзгә чалынмый, тирә-юньдә сәер тынлык. Бер хәрәкәт сизелми. Гүя ниндидер шайтани көч мондагы бөтен техниканы, җан ияләре белән бергә, тораташка әйләндереп куйган. Кузьма агай гына, тынгысызланып, безнең тирәдә кайнаша. Аңа шулай кушылган, күрәсең.
– Әнә Чехословакиядән кайтартылган кран. Мондый гигантлар бөтен илгә өчәү генә, – дип, ул безне шул кран янына алып бармакчы. Әмма биниһая авыр реакторларны бер селтәнүдә күтәреп алып, түгәрәк кабергә төшерергә тиешле бу гулливер кранны да, нигәдер, якыннан күрәсе килми. Күңелдә – сүлпән битарафлык. Битарафлык кынамы, нидер сизенү, тирәндә өнсез сулкылдаган шом, чарасызлык… Төзелеп кенә килгән бу корылмалар фаҗигале киләчәгебезнең нигезе түгелме? Монда һәр нәрсәдән күзгә күренмәгән, исе-косы сизелмәгән радиация агуы саркыйдыр кебек. Бу – моңарчы күрелмәгән хәтәр куркыныч агуның асылында нинди дәһшәт ятканын без әле аңлап та бетермибез шикелле.
Күңелгә әллә нинди шикле уйлар килә. Бермуд өчпочмагы әллә кайда, Атлантик океанда түгел, ә без туып үскән шушы бәрәкәтле җиребездә түгелме соң?! Менә без аның бер почмагында басып торабыз. Моннан ике йөз чакрымнар ераклыкта – Мәләкәстә (исеме Дмитровград дип үзгәртелгән, Ульян өлкәсенә керә) – икенче почмагы, анда инде атом станциясе дистә еллар буе эшләп килә. Моннан ике йөз илле чакрымда өченче почмакта – Актаныштан ерак та түгел гүзәл тугайлыкта – Башкортстан атом станциясен төзү эшләре күптән инде башланды. Менә сиңа татар милләтенең иң куе яшәгән оҗмах җирләренә өч тәмуг кисәве… Шулай итеп, халыкның асыл төш-үзәге радиация зәһәреннән мәңгегә агуланачак җир-сулары, тау-урманнары белән шул Бермуд өчпочмагына керә дә утыра.
Тереклек чылбырындагы иң кечкенә, күзгә күренми торган бактерия, микроб, вируслар мыжлаган яшәеш төпкеленнән алып, бөҗәкләргә, хайванат дөньясындагы җәнлек патшаларына кадәр – барысы да, имеш, кеше затына буйсынырга, фәкать ул теләгәнчә яшәргә тиеш. Әмма бу – әүвәле һәм ахыры булмаган терек һәм җисми дөнья кеше акылыннан өстен кодрәткә ия. Аның һәр бөртеге җиһани җанның аерылгысыз кадеренә ия. Микроблардан алып, планета-галактикаларга кадәр шушы җиһани җан тибрәнешендә кырыс канунга, бер ритмга буйсынган яшәү асылы бара; туа, үрчи, бәрелешә, чәлпәрәмә килә, таркала, яңадан туа. Җиһан кальбендәге һәр бөртекнең үз даирәсе, үз тәкъдире, үз омтылышы, үз үҗәтлеге, үз вәкаре… Син, кешем, шушы гадәләтле тормыш кайнамасына акылың белән кизән генә – көтелмәгән бәла убыла да төшә, читтән тыкшынган акыл ихтыярына бер каршылыксыз буйсыну күндәмлеге табигатькә хас түгел. Тирәнгә кермичә генә бер мисал китерик:
Арыслан яки юлбарыс кебек гаярь җәнлекләрне дә өендә асрап караучылар булды. Бәләкәйдән кулга ияләшкән бу җәнлекләр зур үсеп, куәт җыйгач, үзләренең кеше затыннан күпкә өстен көчкә ия икәнен аңлый башлыйлар. Никадәр тәмле ашатма, ничекләр генә яратып уңайга сыйпама, нинди генә ягымлы сүзләр әйтеп үзеңә каратма – барыбер бердәнбер көнне, һич көтмәгәндә, җәнлекләр патшасы кинәт ярсып ыргыла да хәнҗәр-хәнҗәр тешләрен хуҗасының муенына батыра… Нигә шулай? Ни өчен? Ни сәбәптән? Әйе, күзгә күренмәгән бактерияләрдән алып, нәни бөҗәкләргә, кош-кортларга, кеп-кечкенә җәнлекләрдән алып иң куәтлеләренә – юлбарыс, филләргә кадәр һәммәсе дә тумыштан бирелгән илаһи тәртип-горефкә буйсынып яши. Ләкин ниндидер бер мизгелдә шушы җан ияләре илаһтан иңдерелгән тәртипне бозып, чыгымлап ала. Кыска гына арада булып алган бу «холыксызлык» адәми затлар өчен фаҗига булып кайта. Җаны атом-төштән торган матдә-җисемнәр белән дә шундыйрак хәл: галәми канунга аяусыз буйсынган хәрәкәт кинәт бозыла да куя.
Читать дальше