Әлбәттә, Хиросима һәм Нагасакины көл иткән бомбалардан куәтлерәк шартлауга дучар ителгән Дүртенче блокны зарарсызландыру буенча көне-төне фидакярләрчә эш барган. Мәҗбүри дә, үз ихтыяры белән дә, белеп тә, белмичә дә, үлем күзенә керүчеләр меңнәр булгандыр.
Ниһаять, ике тәүлектән соң, партиянең Үзәк Комитет карары буенча, Чернобыль тирәсендә утыз чакрымлы зонада яшәүчеләрне нигезеннән кубарып күчерү башлана. Шартлаудан соң ике тәүлек үткәч!
Йөзләрчә автобуслар китертелә. Бер әйберегезне дә алмыйсыз, дигән әмер бирелә. Халыкта паника купмасын өчен, озакка түгел, өч көннән әйләнеп кайтачаксыз, диләр (бу ялган, бәлки, котылгысыз, кирәкле ялган булгандыр). Күченү вакытындагы мәхшәрне күз алдына китерүе дә тетрәнгеч. Күпме күз яше, яшәүгә өмет киселү, өнне алган чарасызлык… Күз текәп, күңел биреп үргән тормыш челтәрең көтмәгәндә, уйламаганда рәхимсез рәвештә умырылсын әле; авызыңнан өзеп җыйган бар мал-мөлкәтең кала, пешеп җитмәгән ашларың кала, утарларда, күзеңә мөлдерәп карап, мал-туарың кала. Журналистларның бу мәхшәрне сагаеп кына сурәтләгән язмасындагы аянычлы бер момент хәтеремә уелып калган: һәммә кешене, дозиметр белән тикшереп, автобусларга төягәндә, бер сабый игътибарны җәлеп итә. Аңа якын китерелгән дозиметр шкаласы соң чиккәчә җитеп «ярсый». Тикшереп карасалар, бичара сабый куенына песи баласын яшергән икән. Коточкыч мул радиация нурланышын үзенә сеңдереп «балкыган» песи баласын, йолкып алып, юл читенә ыргыталар. Баланы әнкәсе, каерып алып, автобуска утырта. Бала, тәрәзәне нәни куллары белән умырып төшерергә теләгәндәй, сөекле песиенә ыргыла, илереп елый. Юл читендә аңа инәлеп төбәлгән песи баласы үкси. Бу ике самими җан иясенең аерыласы килми. Гөнаһсыз җан ияләре гомерлеккә бәхилләшүләрен белми әле…
Кошларның да үз ватаны, туган җире бар.
Ул елны да Украина һәм Белоруссиянең бу төбәгенә күпме кошлар очып кайткандыр. Табигать матурлыгыннан кинәнеп сайрауларында – үрчү дәрте… оя корырга, бала чыгарырга дип, экватор аша, тау-дәрьялар, чүл-далалар, урман кырлар кичеп кайткан бит алар.
Кеше акылының нинди саксыз гөнаһ кылганлыгын алар беләмени!
Җир өсте, җир асты, су өсте, су асты, һава, җил-яңгыр-болытлар – сулыш алган, хәрәкәт иткән, йөрәге типкән барча җисем исе-төсе, тәме-җәме сизелмәгән мәкерле агуга манылган. (Фән теле белән әйткәндә, атом төше шартлаганда, йод, цезий, теллур һәм тагын күпме шундый зәһәр радионуклидлар күпләп тарала икән. Стронций, цезий кебек изотоплар утыз елда таркалып бетсә, плутоний һәм америций кебекләренең таркалуы меңәр елга барачагы исбатланган.) Яшәешнең кагыйдәсен бозган, төш-асылын җимергән бу фаҗига агулы тырнакларын алдагы гасыр тәненә дә батырган. Ике башлы бакалар, өч мөгезле бозаулар – тагын шундый чиркангыч гариплекнең уйга килмәс төрләре туу – радиация тәэсиренең вакытка бирешмәгән астыртын эше. Аналар карынында ук яралгының зәгыйфьләнүе, өлгереп җиткәч тә гарип тууы – бу афәтнең тереклек кодына янаган иң хәтәр шомы…
Әллә соң җир йөзендәге яшәеш тарихында атом айгырын дулатып алулар инде бер тапкыр булды микән? Шайтани көчне авызлыклый алмыйча кабатланабызмы? Кадими язмаларга ышану беркатлылык түгелме? Әмма бәхәссез хакыйкать бар бит: кайсы гына легенданың да асылында чынбарлык ята, булмаганны кеше акылы юктан уйлап чыгара алмый…
Моннан егерме биш гасыр элгәре Һиндстанда санскрит телендә язылган «Махабхарата» да мондый юллар бар: «…ургылып чыккан ялкын ташкынын ияртеп, Брахма Угы атылды. Төтенсез ялкын гарасаты бөтен тирә-якка дәһшәт салып таралды. Ун мең кояшка тиң балкышлы күз камаштыргыч утлы төтен баганасы, коточкыч биеккә күтәрелде, кояштан саклана торган чатыр рәвешенә керде.
…Бу – бөтен кеше затларын көлгә әверелдерүче Тимер Яшен иде. Тәннәре көйде. Исән калганнарның чәчләре коелды, тырнаклары купты. Чүлмәк савытлар үзеннән-үзе чатнап ярылды, тирә-юньдәге кош-кортларның канаты чаларды. Беркадәр вакыттан соң инде бөтен азык-төлек агуланган иде.
…Коточкыч үлем илчесе – Яшен уты —
кешеләрне яндырды, елга суына ташланганнар исән калды, аларның чәче коелды, тырнаклары купты… Шуннан соң берничә елга кояш, йолдызлар, күк йөзе болытлар белән капланып, һава бозылды…»
«Дханур-Веда» дигән хәрби язмада мондый юллар бар: «…Бу шәһәрдә яшәүчеләрне мин брахмаастр ярдәмендә утка тоттым. Ун мең кояштан яктырак ут кодрәте бала яралгысын аналар корсагында ук үтерде…»
Ә без, ваемсызлар, узган гасырның сиксәненче елларында Татар атом станциясе салыначак, бөек төзелеш дәвере, дип шау килеп йөрдек, коррпунктлар булдырдык. Уе качкан каләмнәр эшкә җигелде; данлап шигырьләр язылды, яңа каһарманнар табылды.
Читать дальше