Төзелеш туктатылып, ун еллар үткәч, миңа Кама Аланында кабат булырга туры килде.
Станциягә хезмәт күрсәтергә тиешле зур-зур биналар моңаеп утыра. Тәрәзә пыялаларын коеп бетергәннәр, чокып чыгарылган кара-кучкыл күз уемнары сыман, афәтле сорау-рәнҗү белән дөньяга текәлгәннәр. Бөтен корылма-биналар таланган, куптарылган, каерылган, тетелгән. Гүя моннан сугыш давылы узган. Тынлыкны умырып, каргалар каркылдавы ишетелә. Шом салып, «корык, корык» козгын тавышы яңгырап китә…
Бу төзелешкә кире кайту була гына күрмәсен, Ходаем, дип эчтән ялварып, шыксыз-кызганыч хәрабәләргә карап куанам. Табигый сәбәптән чыккан афәтләр күп кабатланып тора җир йөзендә: торнадо, җир тетрәү, су басу, янгын чыгу кебекләр… Мондый афәт китергән бәла-казалар эзе дәррәү тотынып төзәтелә. Ә менә атом-төш шартлавына кагылышлы афәтнең тамыры тирәнгә китә… Иң хәтәре… Мең-мең күздән яшерелгән ана карынында җан яралу могҗизасы – Аллаһ карамагындагы тылсым бит, уйласаң. Шушы илаһи тылсым сүрүенә үлем угы кертү – бу инде кичерә алмаслык гөнаһтыр. Моннан соң Кеше затының йөгәнсезләнгән акылына Күк Иясенең каһәре төшсә дә гаҗәп түгел.
Ә көн шундый аяз. Кояш талгын гына дөрли. Күләгәләр йомшак.
Теге чакта… Кояшның гадәттән тыш чекерәеп балкуында, бәлки, кисәтүле тирән мәгънә кайнагандыр. Җир белән Ходай арасында калкан булып калыккан Кояш котылгысыз һәлакәтнең дуамал кодрәтен, бәлки, йомшартып кала алгандыр: «Тимә, яшәсен!»
Туган төбәгемдә табигатьнең үзе шикелле гадел карашлы кешеләр белән аралашып үсүемне олы бәхет дип саныйм. Юк, бәләкәйдән үк Парижларны күрергә, дөньялар гизәргә насыйп булмады. Әмма язмышыма үпкәләмим. Ярлы бала чагым күңелле узды. Шуңа да мин яшәү дигән очраклы могҗизаның тирән дә, серле дә коесына еш тукталып карыйм – уйланам. Өметне алдагыга күчерә торып, аздан да канәгатьлек алу – миңа нәселдән бирелгән сыйфаттыр, мөгаен.
Минем өчен Эйфель манарасы авылымның пожар каланчасы иде. Тегермән шарлавыгы – Ниагара, аръяк болын түмгәклегендә үскән аксыргаклар – бала чагым пальмалары, шул тугайлар өстеннән юк сәбәптән дә сыктап әйләнгән тәкәрлекләр адашып калган диңгез акчарлаклары иде.
Туган ягымдагы инеш-күл, тау-үзән исемнәрен әйткән чакта, җан рәхәт сулкылдый, сутлы тамырлар аша җиргә тоташканыңны тоясың. Ул исемнәр туган як шәмаиленә язылган догалыкның аерым бер сүзләре кебек.
Дөнья картасына карасаң, Татар бугазыннан алып Карпатка кадәрге тулы бер кыйтганың елга-күлләре, тау-үзәннәренә төрки-татар атамалары кушылган. Гасырлар буена барган бөек күчешләр дә, яулап алучыларның тарих хәтерен көл итәргә адарынулары да үзгәртә алмаган бу географик атамаларны! Моңа Ходай Тәгалә үзе ирек бирмәгән. Ул исемнәр шул төбәк-табигатьнең үз тыны-сулышыннан татар аһәңе белән кушылып яратылган да мәңгелек яңгыраш алган.
Алтайдамы син, Уралдамы, Байкал яисә Азов (Азак) ярында гомер сөрәсеңме – әлмисактан бирле үземнең ата-бабалар бишек иткән җиремдә мин дип, башыңны горур тотарга иде дә бит, кеше туганым, үткән зурлыкларыңны аң-зиһенеңә сыйдыра алмыйсың шул әле. Күпләргә инде моны якынча белү дә төс түгел, ә бәлки, чит милләт горурлыгына күчеп, кан бозу гына язгандыр…
Малай чакта биниһая озын чыбыркы белән селтәнгән булып, киредән аны җыя алмыйча чуалып азапланган кебек, әллә кая таралган уйларымны хәтер йомгагына чорнап, тау өстендә ятам.
Мөкәтә тавы…
Коры үләнлек арасында нәзберек-тыйнак көмешсу әремнәр яктырып күренә. Тау бите буйлап, түбәтәй-түбәтәй булып, вак, җете чәчәкле җамбул (чәбрис) учмалары сибелгән. Исе шулкадәрле дә үткен, аны, гадәттә, мунча кызып өлгерер алдыннан, ләүкәгә, себерке суына салалар. Кайнар пар белән кыргый җамбул исе кызышып кушыла да… куе бальзамлы хуш искә түзә алмыйча кытыкланган мунча ишеге шартлап ачылып китә…
Тау иңенә чалкан төшеп, туарылып аккан болытларга карыйм. Мин йөзәмме, болытлармы… Сирпелеп киткән тымызык әрем исендә – яшәү дәрте, исерткеч тәм, йомшак җил пышылдавы… Ваемсыз балачактагы кебек, күңелгә тыелгысыз хис тула, тау, яшел мендәр булып, үз кочагында тирбәтә.
Менә ул – минем туган ягым.
Аны күрү, колачлау өчен чама белгән биеклек кирәк. Арырак бу манзараның икенче каты башлана. Болары инде тагын да биегрәк, киртләч сукмаклы, итәгендәге кучкар-кучкар таш арасыннан җидешәр толымлы чишмәләр бәреп чыкканы, куеннарыннан шәрә тезле кызчыклар кебек җитәкләшеп каеннар менеп барганы – Язулы тау. Дегет тавы. Ял таулары…
Читать дальше