Хәтер – күңел дәвасы.
Гомернең сабыйлык яры ерагайган саен, самими хатирәләр җетерәк булып күз алдына килә икән. Бер мизгелдә сызылып кына үтә. Әмма аң-зиһен, хәятында мең төрле җептән уралган йомгакка әверелеп, сине үз артыннан ияртә. Әкияттәге кебек, тәгәри китте йомгагым, тапмадыңмы… дип кемнән сорыйм соң? Әлбәттә, үземнән, фәкать үземнән генә. Ул бит – минем белән гомернең аргы ягына чыгасы дөньям…
Яле, ни булды соң әле елауны җиңгәч? Апамны юксыну озайткан көннәр елга тиң иде. Ачам да карыйм Әлифбаны, ачам да карыйм: анда багана-багана хәрефләр тезелеп төшкән, алар ятим, апамның күз карашы төшмәгәч, боегып, сулып калырлар инде… һаман шул «А» белән «Б» ны яза торгач, кәгазьне «канатып» бетердем. Ә тышта тоташ аклык. Агачлар, өйләр тирәли әйлән-бәйлән килеп, буран дулый. Ничә көн шулай ярсыганнан соң, буран тәмам алҗып, ак итәгенә төренеп йокыга талды. Көн сындырды, диделәр өлкәннәр. Кояшлы иртәдә бөтен кеше капка төпләрен көрәргә чыкты. Җепшек-тыгыз сырындылар өстендә кош тәпие эзләре өч япьле чигү булып тезелгән. Мин дә, кулыма бәләкәй көрәк тотып, әти белән әнигә булышам. Рәхәт. Күңелле.
Шул мәлдә капка турына җигүле ат килеп туктаганны сизми дә калганбыз. Ике егет, җитез генә төшеп, чанадагы нидер төрелгән толыпка тотынгач, әни, и Ходаем дип, сыгылып төште.
– Хәвеф-хәтәр юк, Икълимә апа, – диде егетләрнең берсе. – Салкын тидереп, авырыбрак тора кызыгыз. Менә кайтардык…
Рәзинә апаны, өйгә кертеп, толыбыннан коткарып, караватка салдылар. Агач баскандыр, харап иткәннәр кызымны дип, соң дәрәҗәдә хәвефләнгән әни, үзалдына өнсез сөйләнә-сөйләнә, Рәзинә апаның ут булып кызган тәнен калтыранган куллары белән капшап чыкты. Апаның йөзе агарып, суырылып калган иде. Чатнаган иреннәре арасыннан хәлсез генә сүз өзелде:
– Борчылма, бар да әйбәт, әни…
Соңрак белдек, Ширәмәт урманын кискәндә, мондый хәл булган икән. Аударган агачларны бунап, ботагын ботакка өя барганнар. Рәзинә апага шул өемнәрне яндырырга кушылган. Чи ботакларга ут элдерә алмыйча, ул бер кап шырпыны исраф итеп бетергән. Бригадир, килеп, аны җебегән, булдыксыз дип, аты-юлы белән керендереп сүгеп ташлаган. Апам кимсенеп, елап, урман эченә кереп киткән, бөтенесенә кул селтәп кайта да китә, янәсе… Урман эчендә генә сизелмәгән, ялан кырга килеп чыккач, ул буран эчендә торып кала. Кай тарафка барганын белмичә, юл катысын тоеп атлый да атлый. Аннары юл катысы да бетә. Шулай урамалап йөри торгач, ул ялгыз каен кәүсәсенә бәрелә язып туктый. Каенны кешегә тиңләп, ялвара-ялвара сыгылып төшә дә изрәп йокыга тала. Карлы җил итәге кызның гәүдәсен әкрен генә урый-урый күмә бара, күмә бара, шәл эченнән сулыш алган туры гына уемтык булып капланмый кала. Кичкырын, атлы чаналарда урманнан кайтып баручы Ширәмәт авылы кешеләре аны табып алалар. Өйләренә алып кайтып, соң чиккә җитеп суынган тәнен зәһәр самогон белән ышкып җан кертәләр, үләнле, баллы чәй эчереп, мул, эре йонлы тунга төреп, гаҗәеп иркен, гаҗәеп кайнар мич башына яткыралар. Туңып үләсе кызны рус кешеләре, шулай итеп, үзләре генә белгән ырымнарны кулланып, янәдән тормышка кайтарганнар.
Менә апа өйдә хәзер. Түр караватта калын юрган астында «пешеп» ята. Манма су булган күлмәген салдырып, аны мич кашагасындагы бауга кибәргә элә дә әни икенче коры күлмәк кигезә. Гел шулай алыштыра тора. Кайсы мәтрүшкә, кайсы кәнфит йә такта чәй кисәге тотып кергән күрше апалар хәл-әхвәл белешәләр, киңәш-табыш итешәләр. Ярсу буран биләвеннән йолып алып, кызыкайның гомерен коткарып калган Ширәмәт авылы кешеләре исәнлегенә дога кылына. Рәшидәттәй, Шәмситтәй, Зәйтүнәттәйләрнең шул мәлдә әйткәннәре әле дә хәтердә:
– Кара син, әй! Урыслар да кеше икән ләбаса…
Аяктан кергән суык чыкмый, диләр. Район үзәгеннән килеп киткән табибларның да, үлән-сүлән белән дәвалаучы белемче карчыкларның да шифасы тиде, ахрысы, чирне җиңеп, апа аякка басты. Аяк йөзе күмелгәнче спирт салынган кайнар табага бастырып, гәүдәсен юрганга төреп, аны шулай вакыт-вакыт «парда» тотканнары хәтердә калган.
Бу юлларны язып утырганда, аңа кесә телефоныннан шылтыраттым да… «Мин базда әле» дигәч, йөрәгем жу итеп китте, «Бәрәңге алырга төшкәнием» диюеннән үзалдыма елмаеп куйдым. Азнакайда фатиры булса да, авылга кайткалап, үзе кайчандыр килен булып төшкән йортның нигезен догаландырып тора бит әле. Сиксәннән узган апам, өч йөз алтмыш чакрымлык Казан арасын, баздан торып та, кесә телефоны белән тоташтыра бит әле, шөкер…
Кайчакларда кан басымым ике йөзгә җитте, аякларым сызлап тора, көн бозылыргадыр, дип уңайсызланып кына, үзалдына сөйләнгәндәй, юаш кына зарланып алгалый иде бу дөньяга ике малай, бер кыз үстереп биргән апа. 21 дә иде, дияргә генә кала шул хәзер. Бу язманы тәмамлаганны көтә алмады, дөньядан китеп барды…
Читать дальше