Аларны хуплыйлар, анда каләм куәсе барлыгын әйтәләр. Ул, кискен карарга килә, аның киләчәк тормышы журналистика һәм язучылык эшенә багышланырга тиеш. Шуңа күрә эшкә республика газетасына күчә, соңрак Татарстан радиосында әдәби хезмәткәр, хәбәрче булып эшли. 1952 елда аның «Беренче хикәяләр» исемле җыентыгы аерым китап булып басылып чыга. Замандашлары анда тупланган әсәрләрне яратып кабул итәләр. Егерме биш яшендә, шул рәвешле, ул инде язучы булып таныла. Хикәяләрдә илленче еллар яшьләренең тормышы, уй-хыяллары, омтылышлары бик матур итеп, төрле хәл-әхвәлләрдә сурәтләнгән, укучыларга төрле шартларда кыю, намуслы һәм әхлаклы булып калуның үрнәкләре бирелгән. Шул рәвешле, М. Хәсәнов иҗат эшен аеруча игелекле юнәлештән, сәнгать чаралары белән балаларда кешелекле хисләр тәрбияләүдән башлый.
Баһадирларныкыдай зур гәүдәле, тирә-якка һәрвакыт кызыксынып караучы күзләреннән җылылык бөркегән бу кеше язучы өчен иң кирәкле хасиятләрнең берсен – сабыйлык хисләрен һәм сыйфатларын озак вакытларга саклап калган. Гомумән, шушы сыйфаттан башка кеше әдип була аламы икән? М. Хәсәнов балалар белән аралашудан, алар өчен язудан ялыкмый. Бу өлкә аны даими үзенә җәлеп итеп тора. Ул гына да түгел, балалар өчен язганнары аның иң уңышлы әсәрләре түгелме икән әле. Язучы иҗатындагы казаныш саналырга тиешле «Җирән кашка» повесте үзе генә дә бу турыда ачык сөйли. Кеше белән табигать арасындагы аерылмас бердәмлек бу әсәрдә никадәр дөрес тотып алынган, үзенә бер нәфислек белән сурәтләнеп бирелгән. Шәйми агайның атларга булган мөнәсәбәте аша кешенең олы җанлы, шәфкатьле булуына сокланасың, хайванның да яратуга тугрылык белән җавап бирүен күреп кинәнәсең. Г. Ибраһимовның «Алмачуар» ыннан килә торган теманың уңышлы дәвам иттерелүнең бер мисалы бу. Язучы Р. Төхфәтуллин да әсәрне югары бәяләгән иде. «Ат язмышы аша халкыбыз тормышының кызыклы һәм гыйбрәтле сәхифәләре ачыла әсәрдә, сюжеты мавыктыргыч һәм җыйнак, теле дә йөгереклеге һәм нәфислеге белән куандыра» (Төхфәтуллин Р. Дулкыннар ярга кага // Казан утлары. – 1977. – № 12. – Б. 171). Табигатькә сак мөнәсәбәт дигән иң изге максат куеп язылган әсәр әнә шулай укучылар күңеленә барып иреште.
Шушы ук тема «Без алтынчы «А» дан» хикәясендә дә үстерелә. Билгеле, бала вакытта үз тирәңдәге кешеләрне аңлап, аерып бетерү шактый кыен. Әгәр иптәшеңнең ямьсез сыйфатлары күзгә күренеп торса, аны тану кыен түгел, әлбәттә. Әмма ул Илсур Әсәдуллин кебек отличник булса, эш кыенлаша төшә. Илсурның кемлеген ачыклау аның табигатькә булган мөнәсәбәтен белү аша мөмкин икән. Дөрес, автор биредә дидактика хисабына сәнгатьлелекне бераз йомшарта төшкән. Аның каравы икенче әсәр – «Шайтан малае» хикәясе сюжетының тыгызлыгы, киеренкелеге белән нәни укучыларны тирән дулкынландыру көченә ия. Хикәя кечкенә Бикинең батырлыгы, малай күңелендә утлы өермәдәй бара торган хис-кичерешләр ташкыны, аның үзенә тапшырылган эшкә гаять олы җаваплылык белән каравы, көчле ихтыяры турында сөйли. Яшь укучылар күңеленә әсәр әнә шул ягы белән тәэсир итә дә. Автор, Бикинең, шулай ук Нурмый кебек җитәкчеләр эшчәнлегенең мәгънәсен төшенергә мөмкинлек бирүче сәнгатьчә тасвирлау куллана. Бики Нурмыйның имчәк баласын коткара. Хәер сорашып көн күргән, кешеләр сихерче дип атаган Вәсбикамал карчыкның кешелеклелеге дә таң калырлык итеп сурәтләнгән.
Балалар өчен язылган әсәрләрдә кеше күңелен тасвирлау тәҗрибәсе М. Хәсәновка өлкәннәр тормышын яктыртканда да ярдәм итте. Әйтик, аның урман эшчеләренә багышланган әсәрләре дә бар. Әлеге тема язучының беренче повестьларыннан булган «Урман шаулый» (1953) әсәрендә шактый уңышлы гәүдәләнеш тапкан. Повестьны кызыклы иткән як, әлбәттә, кешенең урманга, табигатькә булган карашын күрсәтү генә түгел. Биредә шактый гыйбрәтле язмышлар һәм персонажлар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр тасвирлана.
Төп герой Көлемсәр – урман хуҗалыгының алдынгы эшчесе. Шуның өстенә аңа табигать тарафыннан бик матур тавыш та бирелгән. Яшь ягыннан бераз өлкәнрәк булган ире Зариф аңа гаилә бәхете бүләк иткән. Әмма Көлемсәр институттан диплом язу өчен килгән Нияз белән мавыгып китә. Килешле буй-сынлы, матур итеп сөйләшә белүче, төрле зәвыклы манераларга өйрәнгән егеттә ул моңа кадәр татып карамаган мәхәббәтен тапкандай була. Нияз да аның белән очрашу юлларын эзли, үз кыланышларына хисап бирә алмыйча, хатынның башын иләсләндерә бирә. Бу сәер мәхәббәт, ничек кинәт кабынса, шулай тиз генә сүнә дә (кинәтлек, гомумән, М. Хәсәнов персонажларына хас нәрсә). Барысы да үз урынына утыра. Нияз китеп бара. Көлемсәр белән Зарифның гаиләсе тагын да ныгый төшә. Бусы – әсәрдәге мәхәббәт «өчпочмагына» корылган коллизия. Ул әллә ни катлаулана алмый. Чөнки «өчпочмак» тагы иң үткен булырга тиешле образ – Зариф – үз хатынының чит егет белән очрашуларына үтә тыныч карый; тавыш-гауга куптармый, көндәше Ниязны шахмат уенында җиңү белән канәгатьләнә. Ягъни аңарда җанлы кешеләр өчен табигый булган горурлык юк. Шуңа күрә әсәрнең бу сызыгына укучылар битараф карый башлый. Сәбәп ачык: геройлар үзләре өзгәләнмәгәч, укучы да пошынмый.
Читать дальше