Махмут Хасанов - Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар

Здесь есть возможность читать онлайн «Махмут Хасанов - Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2017, ISBN: 2017, Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Күренекле язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның бу томында «Саумы, кояш!» һәм «Саф җилләр» романнары урын алды. Әсәрләрдә XX гасырдагы татар халкы тарихы сурәтләнә. «Саумы, кояш!» романында Гөлбану исемле кызның революцион көрәш юлына килүе тасвирланса, «Саф җилләр» дилогиясендә Мәдинә һәм Хәдичә исемле ике татар хатын-кызының гыйбрәтле язмышы белән танышырга мөмкин.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Мәет озата баралармыни, ник берсе бер сүз дәшсен! Гүя тирә-якта хакимлек сөргән тынлыкны бозудан куркалар. Алда, дилбегә тотып, олаучы атлый. Чикмәненең терсәк-кесә тирәләрендә салынган ямаулары чагылып кала. Телне бозып, күбрәк «ч» авазын кушып сөйләвенә караганда, чуваш булырга тиеш. Аңардан ун-унбиш адым гына калышып, Сабирҗан белән Миңлегөл атлый. Сабирҗан, искәрмәстән кем дә булса килеп чыкмагае дигәндәй, як-ягына карангалап ала. Янәшә атлаган хатыны исә күзләрен аска төбәгән дә тула оегы өстеннән киеп алган җыйнак чабата башларына карап бара.

Анда нәрсә көтә аларны? Хәзергә билгесез.

Һәркем үз уена бирелгән. Сабирҗан исә киткәнче әтисенең тәмам иңеп беткән каберен рәтли алырмынмы дигән иде. Тәки кул җитмәде… Тормыш мәшәкатеннән арына алмады.

Байтак юл үтеп урман куергач, каршыга, җир астыннан калыккандай, бер кеше килеп чыкты. Аның тамак кырып алуыннан бар да коелып төштеләр. Миңлегөл чытырдап иренең җиңенә асылынды. Сабирҗан исә билбавына кыстырган балтасына ябышты…

Әмма теге кешене Сабирҗан шундук танып алды.

– Соң, бу Гыйлаҗи абзый бит!.. – диде ул, хатынын тынычландырып.

Гыйлаҗи көр тавыш белән исәнлек-саулык сорашты, аннары мылтыгын бер иңбашыннан икенчесенә күчерде дә алар белән янәшә атлап сөйләнә башлады:

– Томан төшүен генә күр син! Аяк очы күренмәслек бит. Бик мач булды әле бу… Ахыры гына хәерле була күрсен инде. Көн дә аяз булачак. Күк йөзендә болытның әсәре дә юк. – Стрелок тәмәке янчыгын чыгарды. Кәгазь алып Сабирҗанга да сузды. Сабирҗан, тәмәке тартмаса да, ничектер, капылт кына кире какмады, янчык белән кәгазьне кулына алды. Һәм алар туктап, сөзешергә җыенгандай, бер-берсенә маңгайларын терәшеп, тәмәке төрә калдылар. Кабызгач, яңадан кузгалдылар. Шул арада Миңлегөл, ир-ат белән янәшә барырга тартынып булса кирәк, олау алдына чыкты.

Икәү генә калгач, Гыйлаҗи, сер әйткәндәй:

– Кем, Сабирҗан туган, мин сезне бу юлдан җибәргәнгә гаҗәпләнмә, – диде. – Теге кара йөзләр куа чыгарга да күп сорамаслар. Бу юлдан киткәннәрдер дип беркемнең дә башына килмәс… – Ул әйберләр арасына утырган кыз баланы бары тик хәзер генә күргән кебек күтәренке тавыш белән элеп алды: – Кара!.. Кара әле, бу җылтыр күзне. Чыпчык баласы кебек посып утыруын гына күр син аның… Нихәл, үскәнем?! Тпру-у киттекме?.. Синең, кем, Сабирҗан, шундый дәү үскән кызың да бармыни инде? Балам бар дип, теге вакытта кайсы балаң өчен дип сиртмәлек агач сорап килгән идең соң син?

Сабирҗан да көлеп куйды:

– Шушы балам өчен инде, Гыйлаҗи абзый.

– Кит инде! Менә бит, ә… Гомернең узуын гына күр әле син. Соң, яңа гына кебек иде ич. Әле дә булса хәтеремдә, кыз бала дигәч, кайгылы булмасын дип, каен кисмичә, миләш агачы биргән идем. Шулай үсеп тә җитте диген, ә!.. – Ул арба үрәчәсенә кулы белән тотынып, елмаеп, бала өстенә иелә төшеп сорап куйды: – Йә, чибәрем!.. Исемең ничек соң синең? Ә?.. Кара, кара, сөйләшә дә белми икән әле үзе. Дәшми. Ә-ә, телен йоткандыр ул…

– Кызым! Ник абый белән сөйләшмисең? Әйбәт абый ич ул. Әйт инде исемеңне, – диде Сабирҗан.

Бала кыяр-кыймас кына:

– Бану, – диде.

Гыйлаҗи аермачык итеп ишетә алмыйча калды, ахрысы, кызга таба сыңар колагын куеп, тагын да иелә төште:

– Ничек, ничек?.. Бану диме?..

– Гөлбану, ди.

– Ә-ә!.. Гөлбану димени? Кара, исеме дә үзе кебек үк матур икән. Йә, Гөлбану кызым, урман ошыймы сиңа? Матурмы? Ә?.. Син аны әле менә җәй көне күрсәң иде. Ул бихисап чәчәкләр… Ул җиләк дисеңме! Ул кошлар сайрый, күкеләр кычкыра… Ә хәзер әнә агачлар яфрак коя. Көз җитте… Көз көз инде ул! Беләсеңме, Гөлбану кызым, кайчандыр урман гел яшел көе генә торган, ди. Агачлар бер дә саргаймаган, яфракларын да коймаганнар, ди. Ә урман эче тулы алтын каурыйлы кошлар очып йөргән, ди… – Стрелок тавышын үзгәртә төшеп дәвам итте: – Әмма көннәрнең берендә урманга усал кешеләр килгәннәр дә алтын каурыйлы кошларны күреп атканнар, ди. Урман өстенә шул кошларның каннары тамган, алтын-сары каурыйлары коелган, ди… Менә шуннан бирле урман һәр көз саен алтын-сары, кызгылт-сары төскә керә торган булып калган, ди…

Гөлбану мылтык таккан бу сакаллы абзыйга кырын күзе белән генә карап алганнан соң түзмәде, нәни иреннәрен турсайта төшеп әйтә салды:

– Әнә синең дә мылтыгың бар ич…

Гыйлаҗи белән Сабирҗан көлеп җибәрделәр. Арба кырыеннан барган олаучы да, алда барган Миңлегөл дә ирексездән каерылып алар ягына күз салдылар.

– Менә сөйләш син алар белән!.. – дип дәвам итте урман каравылчысы. – Хәзерге балалар туганда ук мең дә берне белеп туа. Юк, Гөлбану кызым!.. Мылтыгым булса да, кошларга тимим мин. Менә бүре-фәлән очрый-нитә калса, анда инде икенче эш…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x