Иҗатының җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәя алуы аны тагын да рухландырып җибәрде. Ул очына-очына үзенең күптомлыгын чыгару нияте белән йөрде. Аңа мондый мөмкинлек тудырылачагы да мәгълүм булды. Ул инде томлыкларының эчтәлеген дә анык итеп күз алдына китерә иде. Әмма көтелмәгән үлем бу эшне башкарып чыгуны өзде. Менә, ниһаять, әдипнең алты томлыгын бастырып чыгару мәсьәләсе бүген көн тәртибенә куелды. Моңа мәрхүмнең рухы кинәнгәндер дип уйларга кирәк. Бу бүгенге һәм киләчәк буыннарга егерменче гасырда яшәгән һәм иҗат иткән олы язучыбызның мирасын шактый тулы хәлендә җиткерү мөмкинлеген бирәчәк. Шушы мәсьәләне бүгенге көндә бөтен җитдилеге белән куя алган әдипнең хәләл җефете Мәрьям ханымга һәм аның сүзенә хөрмәт белән караган Татарстан китап нәшрияты җитәкчеләренә рәхмәтләребезнең иң олысы. Әлеге изге эш гомум татар әдәбияты мирасына зур ихтирам һәм игътибар дип кабул ителергә тиеш.
Фоат ГАЛИМУЛЛИН
12 февраль, 2017
Без Бишенче елны беркөнне уяндык таң белән…
Г. Тукай
– Чү!..
– Нәрсә?
– Кемдер килә түгелме?
Бакчалар артында җигүле ат янында торган ике кеше, сагаеп, төнге караңгылыкка колак салдылар.
Тирә-як тып-тын. Шылт иткән тавыш та ишетелми. Гүя бу шыксыз куе караңгы көзге төн үзенең бөтен авырлыгын җир өстенә салган да аңа иркенләп сулыш алырга да бирми. Бары тик башын иеп йокымсырап торган ат кына көрсенгәндәй авыр сулап куйгалый.
Баягы кеше тагын пышылдады:
– Аяк тавышлары ишетелгән кебек…
Чыннан да, кычыткан баскан читән буеннан кача-поса килүче берничә шәүлә күренде.
– Сезнекеләр бугай.
– Шулар…
Биш-алты яшьләр чамасындагы кыз бала җитәкләгән яшь кенә хатын, арба янына килеп җиткәч:
– Баланы кая утыртырбыз икән? – дип сорады.
– Менә монда…
Баланы талдан үрелгән әрҗә белән калайлары купкан иске сандык арасына батырып утырттылар. Әйберләр арасыннан аның кашларына кадәр төшереп бәйләнгән чуар яулыгы, елтыр күзләре генә күренә иде.
Ат хуҗасы ашыктыра башлады:
– Җәмәгать… кузгала торсак та ярардыр. Тиздән таң беленә башлар…
Баланы арбага күтәреп утырткан кеше:
– Хәзер, хәзер, знаком, – дип җавап кайтарды.
Тегесе исә аның саен үз сүзен куәтләде:
– Барыр җир ерак. Юлларның да рәте юк, тизрәк кузгалырга кирәк.
– Хәзер кузгалабыз. Тиз генә тагын бер әйләнеп киләм дә…
Шул арада арба янына көзге төн салкыныннан туңып бөрешкән бер карчык якынайды. Үрелеп баланы кулына алды.
– Йә, бәбкәм!.. – Бүтән сүз әйтә алмады ул. Юка иреннәре көзән җыергандай тартышып куйды. Шунда ук ул күнегелгән хәрәкәт белән җиң очларын, тагын да аскарак тарта төшеп, күзе тирәсенә китерде…
Бала да әбисенә таба тартылды:
– Әби!.. Әби, дим, җылама…
– Юк-юк, бәбкәм, җыламыйм. – Карчык калтыранган куллары белән баланың яулыгын рәтләгәндәй итте. – Бәхетле бул, балакаем. Дәү үсеп кайт, яме! – Шунда ук әрнүле тавыш белән өстәп куйды: – Йа Раббым, рәхмәтеңнән ташлый күрмә! Нарасый бәхетеннән юлларыгыз уң булсын инде… – Карчык баланың әнисенә борылды да: – Миңлегөл килен… Оланның аягы ойый-нитә калса, такыррак урыннарда төшереп, бераз җәяүләт үзен. Ашыйсы килсә, икмәк әнә әрҗәдә… Ашъяулыкка төргән булыр. Көлчәләр дә шунда, өстә генә…
– Ярар, әнкәй…
Икесе дә тынып калдылар. Әйтәсе сүзләр күптән әйтелгән, бирәсе киңәшләр инде бирелгән иде.
Ниһаять, тиз генә әйләнеп киләм дип китеп барган Сабирҗан да күренде. Кызу-кызу атлап олау янына килеп җитү белән, баядан бирле тынгысызланып торган ат хуҗасына әйтте:
– Ярар, знаком… Әйдә, хәерле сәгатьтә булсын. Кузгалсак та ярар. Бакчалар артыннанрак уз. Без хәзер куып җитәрбез.
Ат хуҗасы шуны гына көтеп тора иде. Билендәге путасын тагын да кысыбрак бәйләде дә ямаулы чикмән итәкләрен билбавына кыстырды, дилбегәне кулына алды. Башын игән хәлдә йокымсырап торган ат та, камыт-дугаларын шыгырдатып, авырлыгын бер аягыннан икенчесенә күчерде.
Бу хәлне күргән карчык, ниндидер бәйләнешсез сүзләр тәкрарлап, арба кырыена иелеп төште…
– Йә, әни, җитәр инде… – Сабирҗан әнисенә яңадан нидер сөйли, нидер аңлата башлады…
Нишләмәк кирәк, язмыштан узмыш юк, ди бит. Картайган көнендә анага, бөтен өметләрен баглап, азап белән, тартып-сузып үстергән бердәнбер баласыннан аерылырга туры килә.
Шулай булды инде… Улы белән бергә читкә китү турында ишетергә дә теләмәде. «Атам-бабам туфрак булган җирдән беркая да китәсем юк. Яшәгән кадәр яшисем калмагандыр инде, күрше-күлән күземне йомдырып җирләр әле…» – диде ул.
Читать дальше