Вахит Имамов - Карабәк. Каенсар (җыентык)

Здесь есть возможность читать онлайн «Вахит Имамов - Карабәк. Каенсар (җыентык)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2018, ISBN: 2018, Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Карабәк. Каенсар (җыентык): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Карабәк. Каенсар (җыентык)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Дистәдән артык роман авторы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамов үз иҗатын ике канатлы итеп алып барырга омтыла. Әдипнең яңа китабына Идел буе Болгар дәүләтенең шанлы да, канлы да тарихына багышланган «Карабәк» романы белән бүгенге чор татар авылларының аянычлы да, өметле дә язмышын тасвирлаган «Каенсар» романы урнаштырылды. Уртак нигез, рухи берлек, милләт язмышы мәсьәләләре бу әсәрләрне бер үк тарихи яссылыкка куя.

Карабәк. Каенсар (җыентык) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Карабәк. Каенсар (җыентык)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Дошман! Дошман! Татар ертаулы! – дип сөрән сала-сала, кечерәк бер елга аша салынган күпер астыннан аның каршына әзмәвердәй гәүдәле бер ир йөгереп чыкты. Кулларында – ике тәртә озынлыгы киртә. Китереп орырга өлгерсә, сөяк-санагыңны җыеп алуың бик икеле.

– Дошман түгел, сезнең хезмәтчегез Хазбулат мин! Хопрадагы Демьян атлы кенәзегез янына илтеп җиткерегез тизрәк. Мин Тын елга дугасы янында ул яллап калдырган шымчы булам, – дип кычкыра-кычкыра, ияреннән сикереп, җир өстендә тиендәй бөтерелә башлаган чапкынны күргәч, каравылчы әзмәвер дә киртәсен ташларга мәҗбүр булды.

Әтәчлеген басу өчен генә бер-ике мәртәбә муен тамырына кундырып алганнан соң, барыбер дә, ике кулын артка каерган килеш, чапкынны елга аръягындагы торгаклар ыстанына алып киттеләр. Куе чытырманлыкка яшеренгән бер чатыр эченнән, ниһаять, яка һәм җиң очлары көмеш җепләр белән каймалы җиләнгә төренгән түрә килеп чыкты.

– Анаңны фәлән итим, Пулат пәк бит бу, безнең әшнә Пулат! – дип, ике кулы белән сакал-мыегына ябышкан токмач кисәкләрен сыпыра-сыпыра күз акайтып килгән торгакбаш, күрәсең, Демьян кенәз үзе иде.

Кулларына ябышкан торгакларны, җиң очларын тигәнәк-сырганактан чистарткандай читкә этә-төртә, канатланган Хазбулат тезеп китте:

– Мамай мирза Борын-Инеш елгасына килеп җитте инде. Карасу [24] Карасу – Елец каласы. каласыннан йөз чакрым арада тукталып, ыстан корды. Аның әләме артыннан ияргән җайдаклар тулы тугыз төмән. Әле Мамайга тагын Тверь кенәзе Михаил белән Кияү каласындагы [25] Кияү кала – Киев. Ягайло да килеп кушылачак, ди. Мәскәүдәге олуг кенәземезгә барча урыс олысларын күтәрмичә булмас.

– Мамай төп һөҗүмен кайсы якка юнәлтергә ниятли? Безне кайчан туздыра башлаячак? Әйт дим тизрәк, әйт, анаңны сатыйм! – дип, кенәз аламасы хәзер инде үзе Хазбулатны якасыннан алып җилтерәтергә тотынды. Сатлык чапкын тамагыннан өзек-өзек җавап гыжлап чыкты:

– Төгәл кайсы якка… төбәләсен… Мамай үзе дә белми… Теге… ике аркадашы белән кушылгач… ачыкларга ният тоталардыр… Ә Ягайло хозурына… чапкын куган чакта нык кистереп әйтте. Алма чуагы беткәч. Сентябрьнең берендә!

Берникадәр вакыт баш чүмечен кашып торгач, кенәз Демьян, торгакларга таба борылып, ямьсез җикеренде.

– Ике ат әзерләгез, Митрәй кенәз янына шәхсән үзем барам! – Аннары, мескен теләнчегә хәер ыргыткандай, татар бәге тарафына сүз ташлады: – Митрәйгә җиткерермен, синең өлкән угылыңны үзенең сараена өлкән сакчы итеп алмый калмас. Вәгъдә – иман!..

Сатлык Хазбулат икенче төндә әйләнеп кайткан чакта Мамай урыныннан купмаган иде әле, утары кул сузымында гына яткан бәкнең югалып торуын төпченердәй түрә табылмады…

Ике күзне акайтып кына һичбер юлбарыс белән арысланнарны өннәренә кире кертеп булмый. Мамай, Борын-Инеш ярыннан купмыйча ике атна буе бик тилмереп көтсә дә, ул вәгъдәләшкән Тверь белән Кияү кала тарафыннан сыңар җайдак та күренмәде. Мирза урыс олыслары эченә бер ертаул да куып вакланмаган иде, барыбер дә уяу колаклар аша көтелмәгән шөбһә-хәбәр килеп иреште.

– Унсигезенче августта Митрәй кенәз Коломна дигән калага килеп җиткән. Үзе белән алтмыш меңле гаскәр алып килсә, Коломна янында аның кул астына тагын илле меңгә якын ир өстәлгән икән!

Бушка узган һәр көн – дошман тегермәненә яңа бер инеш ул. Өстәвенә яу булачак кырны дошман карамагына тапшыру да куркыныч. Юньле сәрдәр иң беренче нәүбәттә отышлырак ялан-кырны үзе сайлый, алда көтелгән һәрбер адымы өчен ятьмә-тозак үрә, дошманны, өненә ябылган аю-төлке урынына шунда куып керткәч, аранга бикләнгән җанвар хәленә китереп тукмый. Юк, яу кырын сайлап алырга ирек куеп, Дмитрий сыман йолкышларны сөендереп булмас!

– Алга кузгалабыз! Тын елга ярына! Ягайло белән Михаил чирүләре безне шунда көтә! – дип, үтә дә һаваланып, үзенең әмерен игълан итте Мамай бер иртәдә.

Төмәннәр бер-бер артлы, буар елан сыман сузылып, Тын елгага таба төбәлүгә, урыс олыслары ягыннан яңа хәбәр килде:

– Митрәй Ука елгасын кичеп чыкты инде. Аңа Сүздәл, Җүнкала, Рәзән кенәзләренең берсе дә яугир җибәрмәгән. Шуңа карамастан Митрәй канаты астына җыелган сугышчылар саны йөз илле мең чамасы чутлана инде…

– Ялган, ялган! – дип, акылдан шашкандай шаркылдады Мамай. – Бу хәбәрне китергән бушкуыкны дарга озатыгыз! Урыс кенәзләренең һичбер вакытта да йөз илле меңлек гаскәр җыйганы юк! [26] Рус елъязмачыларына нисбәт ителгән «Задонщина» һәм «Сказание о Мамаевом побоище» дигән хикәятләрдә Куликово кырында руслар ягыннан 303 мең сугышчы яуга кергән, шуларның 259 меңе һәлак булган дип тасвирлана. Әлбәттә, бу саннар хакыйкатьтән гаять ерак.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Карабәк. Каенсар (җыентык)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Карабәк. Каенсар (җыентык)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Карабәк. Каенсар (җыентык)»

Обсуждение, отзывы о книге «Карабәк. Каенсар (җыентык)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x