Ул чакта икәүләшеп Мәскәү кенәзе туплый алырдай көч-куәтне күз алдыннан кичерделәр.
– Сүздәлдәге Константин аның бабасы бит. Шул ук Константин Нижгарга да хуҗа. Кияү аның алдына барып тезләнмичә калмас. Ул очракта Константин үз киявен якларга барып басар сыман. – Мамай мирзаның баш кашуын шәйләп, Михаил кенәз шундук өстәп куйды: – Мәскәү белән Сүздәл кенәзләрен Рәзәндәге Олег та һич өнәми, һәр икесенә үте кайнап тора. Мин Рәзән кенәзен безнең якка аударуны үз өстемә алам.
Валлаһи менә, ишәк булган шушы кенәз сүзен тыңлап, Мамай гаскәр җыйды. Булгач булсын дия-дия, ул ләһләр [20] * Ләһ – поляк халкының элеккеге исеме-атамасы.
таҗдары Ягайло янына да илче куган иде. Җавап бик тиз килде.
– Мин Мәскәү кенәзенә дә, Сүздәлнекенә дә күптәннән теш кайрыйм. Аларны Тын елгадагы Ростов каласыннан да, Стародуб, Воронеж тирәләреннән дә биздерергә кирәк. Ул калалар минем биләмәләрем янәшәсендә, мин аларны икенче мәркәзем булган Киев олысына кушып кую яклы. Син барыбер Тын елга ягыннан һөҗүм итәсең бит. Мин син билгеләгән тәүлектә гаскәрем белән килеп җитәргә әзер.
– Бердәм һөҗүмне кайчанга билгелибез? – дип сорады Мамай, янып.
Тверь кенәзеннән «беренче сентябрь» дигән җавап алгач, Ягайло тарафына тагын бер мәртәбә чапкын җибәрергә туры килде. Ходайга мең шөкер, ләһ хакиме үз сүзендә таш кыялар сыман мәгърур торды.
– Ким дигәндә өч төмән алпар белән Тын елга ярына килеп басмый калмам!..
Тверьдагы Михаил да, Рәзәндәге Олегныкын кушкач, иң аз дигәндә дә өч төмән сугышчы белән килергә ышандыра. Кәффа белән Солхаттагы җәнәвиз байларына Мамай күптән инде бер ат арбасы алтын-көмеш биреп куйды. Алар бер төмән алпар юлларга вәгъдә итә. Терек, Кура, Сунҗа елгалары буена сыенган кыпчак белән бәҗәнәк, алан һәм кумык бәкләре дә ике төмән җайдак җыймый калмас. Мамай аларга да бүләкне мул юллады. Ә Идел белән Чулман арасына җәелгән Болгар олысы бәкләре бүләксез дә киләчәк. Өч ел элек кенә андагы Кашан белән Болгар, Җүкәтау һәм Казан калаларын урыс кенәзләренең берләштерелгән гаскәре талап кайтты. Җүнкаладагы икейөзле Константин ул чакта бу сәфәргә үзенең зур дружинасы белән бертуган энекәше Борисны юллаган иде. Волын каласыннан Витаутас куып җибәргән кенәз Боброк Мәскәүдәге Дмитрий канаты астында сыену тапкан булган. Дмитрий, бу качак әрәмтамак булып ятмасын әле дип, аңа камыт кидергәндер. Боброк урыс гаскәренең баш сәрдәре сыйфатында юлга чыккан булган. Ахыр чиктә ышанычын аклаган бит, каһәр. Казан белән Болгарны яртылаш яндырып, Мәхмүт солтан белән әмир Хәсәннән күп салым түләтеп, гаскәрен кырдырмыйча кире кайткан. Качак Боброк хәзер дә Мәскәүдә воевода булып йөри, диләр. Димәк, Болгар олысындагы татарлар, ул качактан үч алу өчен оран салып тормасаң да, шундук килеп җитәчәк. Аларның юл өстендә олысларын шул ук урыс кенәзләре талап киткән мукшылар, арлар, чирмешләр бар. Бөтенесе җыйнаулашып килсә, аларның да ике-өч төмән чамасы булулары мөмкин. Ул чагында… ул чагында Мамайның үзенә өч төмәннән артык гаскәр сөйрәп интекмәсә дә була.
Җаек аръягыннан Алтын Урда җиренә Сыгнакта үзен хан дип игълан иткән Туктамыш аяк баскан. Мәскәү кенәзен тезгә чүктергәннән соң, Мамайның әле Туктамыш атлы бушбугазның да тузанын кагасы бар. Гаскәр туздырып йөрү саваплы эш түгел. Гаскәрнең иң зурысы Туктамышка каршы яуда чүлдәге сәйяхка бер йотым су шикелле кирәк булачак бит…
Печән өсте, челлә вакыт дип тормыйча, Мамай төмәннәре җиде йөз дә сиксәненче елның [21] Милади белән 1380 ел.
җәй уртасында Борын-Инеш [22] Борын-Инеш – Воронеж елгасы.
елгасына җиткән иде инде. Җәнәвизләр, Каф таудан ук төшкән әрмәннәр, Көбә үзән [23] Көбә үзән – Кубань.
аръягыннан килгән кыпчаклар, аланнар, кумыклар – һәммәсе дә монда. Казан ягыннан Идел яры буйлап юыртучы татар-болгарлар, чирмеш-мукшылар Җүнкаладан соң башланган сазлыкларны, карурманнарны үтә алмый җәфалана икән, Мамай, аерым ыстаннар корып, аларны да көтәргә мәҗбүр булды.
Беренче төндә үк үз ыстаныннан ялгыз җайдак чыгып югалуын шәйләмәде дә Мамай. Ә чаптар иясе нәкъ менә Борын-Инеш белән Тын елгалары боргаланып, бер-берсенә кушыла язган дугалыктагы җәйләүләргә җәелгән нәни олыс хуҗасы Хазбулат бәк иде. Челләдәй җәй уртасында бу якларда төн дигәнең бер саплам җеп шикелле гаҗәеп тә кыска. Качак чапкынга, каршысында очраган агач ботакларына йөзен сыдыргалап, бик озак чабарга туры килмәде. Дала учагы шикелле ялтырап, шәрык якта кояш кабына башлады, сукмакларны абайлау җиңеләйде. Коломна юлына баскач, артына һәм як-ягына каранып баруны бөтенләй ташлады ул. Бу якларга татарларның теше үтми, аларның күчмә торгакларыннан шөлләү артык иде.
Читать дальше