Адлер Тимергалин - Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр

Здесь есть возможность читать онлайн «Адлер Тимергалин - Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу томга әдипнең публицистик язмалары һәм мәкаләләре туплап бирелде.

Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Аяз Гыйләҗев бәяләмәсе белән тулаем ук килешеп бетмәскә дә мөмкин. Ләкин шунысы хак: бу очракта тарих шәхесләрне эре иләктән или. Тузан кебек вак шәхесләр коелып калалар да онытылалар. Чуер кебек эреләре һәм ныклары мәңгелеккә ирешә.

Сөембикә манарасы һәм, гомумән, Сөембикә исеме Исхакыйда символ дәрәҗәсенә күтәрелгән. Хәтерлисезме, антиутопиянең ахырында Җәгъфәр төш күрә. Болар Казанга килеп чыкканнар, имеш тә, Казанда кояш тотыла, имеш. Шулвакытта Сөембикә манарасы селкенә, имеш. Менә ул авып та төшә… Казанга күзгә төртсәң күренмәслек караңгылык иңә…

Барысы да раска чыга. Икенче көнне Җәгъфәрнең сөекле хатыны Сөембикә вафат була… Сөембикә манарасы да ишелеп төшә… Ахырда каһарманыбыз Болгар шәһәренә юл тота, андагы Олы манара башына менә. Бу манара да җимерелә, һәм Җәгъфәр шуның ташлары астында җан бирә. «Актык болгар да үлде», – ди Гаяз Исхакый.

Билгеле булганча, Олы манара милади белән 1844 елда ук җимерелгән, һәм бу факт Спас өязе Олы Чаллы авылы кешесе Фазлулла Бохараи язмаларында теркәлеп калган. Хәзерге вакытта манараны торгызу эшенә керешелде дип беләм. Беләсезме, киләчәктә мин аны «Җәгъфәр манарасы» дип атар идем.

Ә дөнья күләмендә иң авынкы манаралардан исәпләнүче Сөембикә манарасының авышуы 1990 еллар башында реставрация эшләреннән соң тукталды кебек. Сөембикә исеме белән бәйле корылманы авып төшүдән саклау аны инкыйраздан саклау икәнен аңлаган хәлдә, без тынычланмаска, кул кушырып көтеп ятмаска, хәзерге заман техникасын эшкә җигеп, манараны турайту турында да уйларга тиешбез.

Милли-азатлык хәрәкәтенә килгәндә, «Инкыйраз» мондый идеяне, гомумән, инкяр итә (һәрхәлдә, болгарларга, ягъни татарларга карата). Гаяз Исхакый аларның киләчәген фәкать Русия составында гына күз алдына китерә. Аның бу фикере Тукайның «Рус белән тормыш кичердек без сайрашып» дигән сүзләре (1913) белән аваздаш булуына игътибар итегез. Бу ике бөек затны русофилиядә гаепләү мөмкин түгел.

Пәйгамбәрлек мөһере сугылган бу затлар хаклы дип уйлыйм. XXI гасыр сәясәтендә милли-азатлык мәсьәләсен алдагы гасырлардагыча хәл итү мөмкин түгел. Хәзерге коммуникация һәм аралашу шартларында бер генә ил, бер генә дәүләт тә (ул нинди зур һәм бөек булмасын) урта гасырлардагы кебек аерым яши алмый. Изоляциядә яшәсә, беренче нәүбәттә аны биологик инкыйраз көтеп тора. Берләшкән Милләтләр Оешмасын Гомумпланетар хөкүмәтнең башлангычы дип карарга кирәк. Киләчәк залим ханнарныкы, шаһиншаһларныкы, диктатор режимнарыныкы түгел. «Төрекмән башы», «Башкорт башы», «Кытай башы» кебек шәхесләр егерме икенчебездә кабатланмаячак. Киләчәктә ниндидер өстен сыйныфлар да, өстенлектән файдаланучы халыклар да калмас, – менә шул тигезлек заманын якынайту өчен көрәшергә кирәк дип ышанам мин. Һәркем, һәр милләт, һәр ил үзләрен бербөтеннең аерылгысыз өлеше итеп тоя башлагач, тар милли горурлык урынына үзеңнең уртак Ватанныкы – Җир улы булуың белән горурлану тойгысы килер. Ә ерак киләчәктә адәмнәр үзләрен бүгенгә фантастлар гына күз алдына китерә торган «Бөек Боҗра» вәкилләре итеп саный башларлар. Иң мөһиме шул: ул вакытларга фәлсәфәдә «материалистлар» һәм «идеалистлар» дигән капма-каршы төшенчәләр калмаячак. Чөнки материализм белән идеализм – бер үк чынбарлыкның төрле яклары гына. Диннәр исә беренче нәүбәттә уртак идеяләргә таяначак.

Бүген, илебездә тигезсезлек, кыргый капитализм хөкем сөргән көннәрдә, бу фикерләрнең никадәр хыялый булып тоелачагын мин яхшы аңлыйм. Ләкин кыргый капитализм демократик капитализм белән алмашыначак. Хәер, ул капитализм дип тә аталмас инде. Ә криминал, җинаятьчелек диярләр. Кешелек дөньясы котылгысыз вирус авыруларын мәгълүм бер чикләргә куып керткән кебек, криминалны да мәгълүм кысаларда тотарга өйрәнер. Чөнки тегесе дә, бусы да хасталыктан башка нәрсә түгел. Әгәр менә шушыңа ышанмыйсың икән, син киләчәккә һәм гакыл көченә, гомумән, ышанмыйсың дигән сүз. Гакыл көченә ышаныйк, гакылга табыныйк, чөнки гакыл – Илаһилыкның бер кыйпылчыгы, мазһары 2 2 Мазһар – гәүдәләндерүче, күрсәтеп бирүче; чагылыш, күренеш, аспект. ул.

Татар әдәбият белемендә «Инкыйраз»ның жанры төгәл билгеләнмәгән дигән идем. Ул нәрсә: хыялый хикәяме, антиутопияме? Әллә сәяси мәкалә генәме? Иң соңгы публикациясендә ул «Публицистик-фантастик повесть» дип тәкъдим ителә. Монысы инде аптыраганнан гына шулай эшләнгән булса кирәк.

Бу хакта мин дә уйланып карадым, ләкин, дөресен әйткәндә, төпле бер фикергә килмәдем. Фантастикасын фантастика, ләкин монда антиутопия термины кулайрак шикелле.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x