Азатка менә шуларны сөйләдем.
– Әйе, андый пәрдә бар, – диде ул. – Кирәге чыкса, штораны күтәреп, салонга күз саласың… Ә нигә дип кискәләгәннәр соң аны? Максат?
– Бу сорауны сиңа мин үзем бирмәкче!
Азат барган җиреннән туктап калды.
– Ә минем андый кисек пәрдәне күргәнем юк, – диде.
– Дөрес, юктыр. Алтмышынчы еллардан бирле минем дә күргәнем булмады шикелле…
Байтак ара сөйләшмичә генә бардык. Инде кайтып җитәрәк, ул бирелергә мәҗбүр булды.
– Мин – пас, – диде. – Биреләм.
– Бел алайса, дустым Ватсон, ясалма күнне урламасыннар өчен!
Азатымның телсез калуына караганда, ул да нәкъ минем төсле беркатлы икән.
Бүтән эшкә яраксыз хәлгә китерелгән пәрдәләрне башкалар да күреп йөргәндер бит югыйсә. Ләкин ник берсе әлеге самими сорау белән баш катырсын. Ихтимал, мондый гына нәрсәләрне белеп туганнардыр.
Ә безнең беркатлылык… бәхетсезлекме ул, әллә бәхетме икән? Һәрнәрсәдә этлек һәм җинаять эзләүче бәхетлемени? Ул үзен шакшы дөньяда яшим дип белә һәм дөньяга шакшы өсти.
Минем бу табышмагым Азат өчен файдага булыр дигән идем. Ул үзе ремонтлый торган автобусның утыргычларын саргылт материал белән тышлатырга ниятләп куйган булган, хәтта, ялына торгач, материалын да таптырган. Кара яки көрән төсләр кирәкми, салон эче кояш кебек елмаеп-көлеп торсын, янәсе. Мин аңа безнең шартларда мондый матурлыкның күп булса бер атнага гына җитәчәген аңлатып маташтым. Күр дә тор, үсмер вәхшиләр утыргычларны телгәләп бетерәчәкләр.
Нәкъ шушы елларда трамвай-троллейбус һәм электричка тукталышларында, Алла белсен күпме миллионнар түгелгәнен, пассажирлар өчен аквариум кебек тоташ пыяла нәрсәләр төзеп куйганнар иде. Тимер скелетлары гына утырып калгач, икенче елны ук аларны шыксыз бетон йә калай тартмаларга алыштырырга мәҗбүр булдылар…
Азат минем дәлилләрне тыңлап бетерде дә кинәт:
– Ә бит, Илдар, син минем барыбер үземчә эшләячәгемне беләсең, – диде.
– Беләм анысы, – дидем мин, көрсенеп. – Беләм, чөнки үзем дә нәкъ синеңчә үҗәтләнер идем.
Шулай итеп, бу кичне без Азат белән көндәлек хәлләр, тормыш мәшәкатьләре, җыен вак-төяк турында сөйләшеп уздырдык, үткәннәргә кагылмадык. Шулай да мин Азатка тормышның әчесен-төчесен татыган бер таныш агайның «Өч көнлек гомерең калган булса да җефетлән» дигән киңәшен әйтеп, гаилә төзү мәсьәләсендәге ниятләрен белергә тырышып, кылларын тартып карадым. Ачыктан-ачык сорасам да, Азат туры гына җавап бирмәде, читенсенде, ләкин аның оялчан елмаюында ниндидер сер бар сыман тоелды. Булсын. Никах үзе сиррият 2 2 Сиррият – серлелек, яшеренлелек.
түгелмени? Эчемнән генә «Күңеленә ошаган кеше тизрәк табылсын иде» дигән теләк теләдем. «Һәркемнең туган иле бар, ә кешегә Ватан кирәк. Аннары кешегә җылы фатир гына аз, аңа өй җылысы кирәк» дип уйладым. Баксаң, Азат Ватанын һәм өй җылысын сагынып кайткан бит.
Ничектер, җае чыгып, мин бу мәсьәләне тагын бер кузгаткан идем, Азат фрау Клейнны исенә төшерде. Матди яктан аякка басып, үги әнкәсенә вакыт-вакыт ярдәм дә иткәли башлагач, инде бик картайган немец карчыгы да Азатка гаилә кору турында киңәш биргән һәм нәкъ минем дәлилләрне китергән икән…
Бу юлы Азат мине автовокзалдан туры Казанга утыртып җибәрде. Автобуста кайтканда, кинәт Азат фатирындагы яңа тәрәзә челтәре күз алдыма килде. Мин аны күргәнмен, ләкин, гәп белән мавыгып, игътибар итмәгәнмен. Гардины да яңа иде бит… «Эре чәчәкле тюль сайлаганда, автобазадагы Софья Матвеевна әйтмешли, иптәш Сәйдәшев бер-бер хатын-кыз белән киңәшмичә калмагандыр әле» дигән уй күңелемне тагын җылытты.
* * *
Язга таба Азат бераз бушады, һәм без тагын атна саен күрешә торган булдык. Бу вакытка инде ул ГАИда имтихан тотып өлгергән, барысын да шаккатырып һәм, ихтимал, көнләштереп, беренче класслы шофер хокукына ия булган иде. Аны, төрле четерекле сораулар биреп, «на полную катушку» сынаганнар, юл йөрү кагыйдәләрендә тота алмагач, автомобиль төзелешенә кереп караганнар, алай да булмагач, халыкара кагыйдәләргә үк барып җиткәннәр… Бөтен Европаны әйләнгән шофёр өчен болары уен гына булгандыр, әлбәттә. Практик сынауларны да тел тидергесез үткәннән соң, ГАИ начальнигы карт курсантны үзе котлаган.
Азатның яңа таныклыгын шампанский белән юдык. Бу юлы Азат Казанга автозапчастьлар карарга да килгән иде, шуңа күрә автокибеткә һәм базарларга үзе генә китте. Аңлавымча, кайбер дефицит нәрсәләрне ул үз акчасына алырга ниятләгән иде.
Май бәйрәмендә Азатка Казанда демонстрацияләрнең ничек үткәнен күрсәтәсем килгән иде. Мактану өчен дә, хурлау өчен дә түгел, әлбәттә. Беренчедән, инде үземнең дә күптән андый нәмаешта катнашканым юк һәм, сизәм, Сталин чорыннан калган мондый «ихтыяри-мәҗбүри» демонстрацияләрнең гомере бетеп килә, инде заводларда бу мероприятиегә аерым кешеләрне билгеләп, транспарант күтәргән һәр күндәмгә бишәр сум акча да бирә башлаганнар иде. Шуңа күрә соңгы большевистик нәмаешларны күреп калыйм дидем. Икенчедән, Азатның тантана итүче пролетариатка, гавамга карашын беләсем килде.
Читать дальше