Биредәге кызлар әле бала гына булганга, тулышып, түгәрәкләнеп җитмәгәннәр. Аларны Сонька «утын пүләннәре» дип үрти. Ә Азат Ганҗәнең матурлыгын, ә бәлки, иртәгә генә чәчәк атасы матурлыгын инде тоя. Кызганыч, аларга аралашырга туры килми, кино караганда, үзләре оештырган концертларда гына малай шомырт кара күзле, озын толымнарын ике уч төбе хәтле аркасына салган бу кызчыкны читтән генә сокланып күзәтә. Сөйләшкәннәре булмаса да, исәнләшеп йөриләр, ни әйтсәң дә якташлар һәм өстәвенә адашлар, ягъни фамилиядәшләр бит.
Язга таба алар танышып китәләр. Бусы болай була.
Балалар колониясендә Мурзаев дигән юньсез малай да бар бит әле. Поездда бәргәләшеп алганнан соң, Азатның Мурзаев белән юллары бүтән кисешми. Төрле корпусларга эләгү сәбәпле, бригадалары да төрле була, ә очраклы рәвештә күзгә чалынса, Мурзай «Азат абыкаччаен» күрмәмешкә салыша. Үч тота торгандыр, әлбәттә. Андыйлар үлгәнче үч саклый, диләр бит. Ни сәбәптәндер әүвәлге фамилиясендә калган Мурзаев үз тирәсенә алты-җиде үсмер малайны туплап өлгерә. Алар инде, кечкенәләр өлешенә дә кереп, хәтта ашка салынган барлы-юклы ит кисәкләрен талап ала башлаганнар. Җаен туры китереп, кызларны да рәнҗетәләр икән.
1 нче Май бәйрәме алдыннан, Ленин бабай туган көнне, йорт территориясен җыештыру буенча коммунистик өмә игълан ителә. Өмәдә спецдомның күзлекле һәм чахоткалы начальнигыннан алып ихата почмакларындагы дүрт каланчада каравыл торучы әрәмтамакларга кадәр, барлык тәрбиячеләр, педагоглар, хәтта Вася агай белән аның инвалид карчыгы да катнашалар. Чыннан да, үзе бер бәйрәм төсле була бу өмә. Ачлы-туклы йөргән балаларга физик эш нинди бәйрәм булсын инде югыйсә?!
Менә шушында Азат фәлсәфәгә дә бирелеп алды: «Күмәклек тойгысы адәми сыйфат түгел, ул безгә көтү-көтү булып йөргән хайвани заманаларыбыздан калгандыр… – диде ул. – Әлбәттә, өердә без үзебезне көчле тоябыз…»
Мин Азат белән бәхәсләшмәдем.
Өмәдә Азатка төп корпус каршындагы берничә ел эшләми яткан ташландык фонтанның чәрдәкләнеп беткән бетон бассейнын чүп-чардан чистартырга һәм шуңа су тутырырга кушалар. Суны төп территориядән бераз читтәге буадан атлы мичкә белән Вася агай китерә тора, көянтә-чиләкләп кызлар да ташыйлар. Чумак Азатка кемнең ничә чиләк китергәнен кәгазьгә язып барырга куша. Һәр кыз исеме янына Азат икешәр артык сызык сыза, ә Ганҗәне яклап торасы да булмый, ул болай да өч көянтә суны артык китерә. Әйләнеп килгән саен, бер-ике сүз алышып өлгерәләр…
Ахырда Ганҗә оялып кына:
– Минем үтенечем бар, Азат, әйтимме? – ди.
– Әйт.
– Мурзаев шайкасы кызларны бүлешә башлаган…
– Ничек инде ул… бүлешә?..
– Килә дә «син, кызый, минеке» дип игълан итә… «Карулашсаң, җаен табып күмәкләшеп көчлибез» дип куркыталар икән. Риза булсаң, сиңа башка берәүнең дә хокукы юк, имеш…
– Шуннан?
– Бүген кичке аштан соң клуб янында, кино алдыннан безне Мурзаев көтеп торачак… Мин аңа җавап бирергә тиеш.
– Җанын алам мин ул хәшәрәтнең!
– Алар анда бишәү-алтау була, Азат. Куштаннары җитәрлек аның. Кесәсендә үткер кадак та йөртә…
– Мин аңардан курыкмыйм, бер сызгырсам, ярдәмгә дистә ярым малай килеп җитәчәк!
– Беләм анысын. Ләкин сезгә сугышырга һич ярамый… Мурзаев монда махсус җибәрелгән шпик ул. Әләкче. Аның әтисе Казанда авиазавод төзелешендә эшләгән, аны улы белән цемент урлаганда тотканнар, алар сәяси гаепләнмәгән, караклар алар…
– Каян беләсең?
– Әтием сөйләгән иде. Бу турыда гәзиттә дә яздылар.
– Яхшы… Юк ла, яхшы түгел инде… Болай итәбез: кичке аштан соң мин дә шунда булам, ә син тот та минем янга килеп бас. Калганына борчылма. Ышанасыңмы?
– Ышанам. Мин сиңа ышанам, Азат.
Кичке вакыйгалар нәкъ Азат әзерләгән планга буйсына. Клуб болдырында басып торган кызлар янына «койрыкларын» иярткән Мурзаев килә. Биеп-биеп кенә атлый, куллар кесәдә, сәләмә кепкасын кырын салган, эре генә сызгырынган була. Маймылланып, әллә кайсы кинофильмдагы хулиганга охшарга тырышуы.
– Йә, хур кызлары, ни әйтәсез? – ди шамакай, кулларын уыштырып.
Шул мизгелдә Азатныкылар һәрберсе бер кыз янына килеп басалар. Ганҗә Азатка елыша.
– Падлы… – дип ысылдый Мурзаев теш аралаш һәм уң кесәсенә тыгыла.
– Артыңа борыл, – ди аңа Азат тыныч кына. – Без – унбиш, сез алты бөртек. Измәңне изәчәкбез. Берочтан Казанда цемент урлаганың өчен дә эләгер… Аңлашылдымы? Ашханә тәрәзәсеннән керергә йөрүегезне дә начальникка җиткерербез, чөнки син безнең өлешне ашамакчы буласың. Йә, йә, боргаланма, мин бөтенесен дә беләм. Ә үткенләгән заточкаңны хәзер үк җиргә ташламасаң, үзеңне инвалидка исәплә, әләкче. Шылдымы?
Читать дальше