Карим Кара - Ак күгәрчен, күк күгәрчен

Здесь есть возможность читать онлайн «Карим Кара - Ак күгәрчен, күк күгәрчен» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Ак күгәрчен, күк күгәрчен: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Ак күгәрчен, күк күгәрчен»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы Кәрим Кара әлеге китабына тупланган әсәрләрендә бүгенге җәмгыятьтәге кешеләр арасында барган астыртын көрәшнең нигезендә байлык җыю, комсызлык ятуын һәм шуңа бәйле булган төрле бозыклык, әхлаксызлык күренешләрен фаш итә.
Автор көндәлек тормыш вакыйгалары аша үз геройларының эчке дөньясын, характер үзенчәлекләрен психологик тирәнлек белән ачуга ирешә.

Ак күгәрчен, күк күгәрчен — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Ак күгәрчен, күк күгәрчен», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

«Үзеңә дә сал әнә кызылын, кызларныкын», – диде Рәмил карлыкканрак тавыш белән. Кинәт тамагы кибеп киткәндәй булган Матильда карышмады. «Ярый, алайса, бәйрәм булгач бәйрәм булсын, күптәннән авыз иткән нәрсә түгел иде», – дип, үзенә дә бүлде. Тавыш-тынсыз гына эчтеләр: Рәмил, иякне түшәмгә күтәреп, чәркәне каплап кына куйды, Матильда бер-ике йотудан үтмәде. Тегесен-монысын капкалаган арада, бала утырып ялыкты, иркәләнеп ялтыр-йолтыр кәнфитләрне бәләкәй учларына тутырды да үз почмагына сыйланырга китте. Икенчесен Рәмил үзе салды, нәрсә яшерергә, эчүне күтәрә алмый ул: йөзе бурлаттай кызарып чыга, күзләре төс югалта, үзе аңкы-миңкегә әйләнә, тирә-як дөнья үзгәрә аның өчен. Кешеләр яхшы булып күренә башлый, бертуктамый сөйләшәсе килә. Мондый кондициягә җитүнең дәвамы ике төрле була: кунак-фәләндә Мәймүнәсе белән утырса бетте инде, өстәл астында аягын изгәли, кулы җиткән урыннардан чеметә: «Эчмә башка, хайван, аяклы каза, җирбит, ыстрам, подлец…» дигәнрәк сүзләр белән колакны ашый. Түзә Рәмил, түзә, кеше алдында нишләсен, аның да әзрәк күңелен күтәрәсе килә бит, эшлә дә эшлә, имеш, сирәк-мирәк бәйрәм дә кирәк кешегә. Җаен табып, тагын бер-ике чәркә түнтәрә ул. Азагы фаҗига белән тәмамлана. Туздырып алып чыгып китә дә юл буена игәүли хатыны, кайткач йокы күрсәтми котыра. Тәмам талашып, бер-берсен күралмас хәлгә җитеп туктыйлар. Шуны шәйләгәне бар Рәмилнең, гәүдәгә таза хатыны чәркәләр күтәргәндә аннан калышмый, ник бер күзенә чыксын үзенең, мәгәр ирне хурлапмы-хурлый инде, миңгерәү ясый. Монысы ир белән хатынның хәмер кергәндәге тормышы, ә иптәшләре белән җыелышкан чакларда Рәмил туйганчы сөйли, күңелен бушата, тыңлаучы гына булсын. Иске гадәт онытылмый диләрме әле, бүген генә Рәмил үзгәрмәде шул. Өч чәркәне бушатып, артыннан голкылдатып ярты чынаяк сыра йотып куйган иде, башы буталды, өйрәнгән роленә керде.

– Беләсеңме, Матильда, яратам мин чегән халкын. Бик әйбәтләр алар, еш уйлыйм мин алар турында, – дип башлап китте ул, ике терсәген дә өстәлгә салып, савыт-сабага урын да җитми башлады, аракы үзенең эшен эшли ул, иблис токымы! – Менә син уйлый торгансыңдыр инде, фәлән-фәсмәтән, бу шофёрны кешегә чутлап торырга дисеңдер. Алай түгел ул, Матильда, түгел, менә болай бит ул. Мин примерный шофёр гына дисеңме. Минем образование, югары белем бар, миңа инженер оклады белән беләсеңме күпме түлиләр? – дип, бармакларын селки-селки тузга язмаганны тезде ул. – Мин бит болай гына руль артына утырып чыктым, тәҗрибә үткәрәбез. Бик тә секретный бер тимер куелган минем машинага. Әйе. Мин бит иң яшерен оешмада эшлим, тсс, шым, шым бул. Сиңа гына әйтәм. Белдеңме инде минем кем икәнне? – дип сайрапмы-сайрады исерек баштан рәте-чираты булмаган уйдырмаларны. Ир-ат эчеп алдымы, ул гади кеше булып кына кала алмый инде. Акыллы да ул, талантлы да, Алып батырдай гайрәтле дә алар. Бигрәк тә үзләрен дәүләт күләмендә мөһим эш башкарган мәшһүр шәхес итеп сурәтләргә яраталар. Тик нигәдер гел генә таныклыклары үзләре белән булмый. Рәмил дә шулар калыбыннан, ни әйтәсең. Матильда түземле генә ирнең әкиятләрен тыңлады, эһ тә димәде, артык фәстереп-купайтып җибәргән җирләрендә тыйнак кына көлеп тә алды, Рәмилнең йөзендә серлелек күренсә, ул да сүзсез калды. Кеше ышанмас, мәгәр бик игътибарлы тыңлаучы иде хатын. – Нишләп әле мин гел үзем турында сөйлим? Сине дә тыңлыйсы килә, – дигән булды, кайнар чәй йоткалап.

– Нәрсә сөйлим икән? – дип уйга калды Матильда.

– Ә Испания турында кайдан беләсең? – дип кызыксынды Рәмил. Аптырарлык та, Рәсәй төпкелендәге ташландык диярлек авылда чегән хатыны әллә кайдагы зәңгәр диңгезле Испания хакында: «Анда минем туган туфрак», – дип утырсын да…

– Безнең нәселдә буыннан буынга сөйләнеп килгән тарих ул. Әллә хакны сөйләгәннәрдер әбиләр, күбесе уйлап та чыгарылгандыр инде. Чегәннәр төрле илләрдән таралганнар. Мин хәтта ерак Индиядән килеп чыккан төркемне очратканым булды. Румыния, Молдавия, Италия, Венгрия чикләрен үтеп-сүтеп йөрибез, анда төпләнгән кардәшләребез белән туганлашабыз. Безнең халык утрак тормышка күнекмәгән, җил кебек ирекле. Чегәнгә ат белән җыр булса җиткән, аңа кайда дә өй, кайда дә туган җир. Соңгы вакытларда бигрәк тә монда – Рәсәйдә, байлык артыннан куып, наркотикларга бәйләнделәр кайберәүләр. Күпчелек аларны хупламый, урап үтәргә тырыша. Ә Испания дигәне менә мондыйрак кыйсса. Безнең ерак бабай 1492 елда «Пинта» корабында Колумб белән сәяхәткә чыккан, имеш. Ул чакта аңа егерме биш яшь булган. Артабан бөтенләй кеше ышанмастай хәлләр. Имеш, ирек сөюче безнең бабайны бөек сәяхәтче үз иткән, бер тотам яныннан җибәрмәгән. Череп баеганнар икәүләп. Бабай үз өлешенә тигән алтыннарны биш атка төяп алып киткән. Төрле маҗараларга хирыс чегән Америкага дүрт тапкыр барып кайткан, имеш. Соңгы кайтканында ул иллегә якынлашкан булган инде. Акчаны исәпләми тоткан, баш җитмәс үткәннәре булган чегәнгә берсүзсез минем ерак әбиемне, ул чакта уналтысы да тулмаган чибәр кызны димләгәннәр. Башта туйга кадәр үз-үзен юк итәр дәрәҗәгә җитеп карышса да, соңыннан язмышына буйсынган әби. Яхшымы-начармы, бергә гомер иткәннәр һәм бер кыз үстергәннәр. Әнә шул вакытлардан безнең нәселдә бер гадәт сакланган. Һәрвакыт кыз бала туа, ул берүзе генә үсә һәм үзеннән күпкә карт кешегә кияүгә чыга. Бозыммы берәр төрле, әллә бабам сәяхәттә чагында зур гөнаһ кылганмы, ләкин бу уйлап чыгару түгел. Менә мин генә үзгәртәм шикелле бу тәртипне. Минем кызым түгел, улым туды. Ә ирем чынлап та карт иде. Кавышканыбызга биш ел, ә биш ай да бергә булмадык: ул гел юлда, гел чегән эшләре белән китеп югалды. Башка күрә алмам инде мин аны, өметләрем өзелде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Ак күгәрчен, күк күгәрчен»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Ак күгәрчен, күк күгәрчен» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Ак күгәрчен, күк күгәрчен»

Обсуждение, отзывы о книге «Ак күгәрчен, күк күгәрчен» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x