Карим Кара - Ак күгәрчен, күк күгәрчен

Здесь есть возможность читать онлайн «Карим Кара - Ак күгәрчен, күк күгәрчен» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Ак күгәрчен, күк күгәрчен: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Ак күгәрчен, күк күгәрчен»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы Кәрим Кара әлеге китабына тупланган әсәрләрендә бүгенге җәмгыятьтәге кешеләр арасында барган астыртын көрәшнең нигезендә байлык җыю, комсызлык ятуын һәм шуңа бәйле булган төрле бозыклык, әхлаксызлык күренешләрен фаш итә.
Автор көндәлек тормыш вакыйгалары аша үз геройларының эчке дөньясын, характер үзенчәлекләрен психологик тирәнлек белән ачуга ирешә.

Ак күгәрчен, күк күгәрчен — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Ак күгәрчен, күк күгәрчен», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Чегән хатын-кызларын җиңел холыклы, ир-атка сыланырга гына торалар дип уйлыйлар. Чегән хатыныннан да тугрырак хатын-кыз юк дөньяда. Әнә гарәпләрдә, кавказ халкында тәртип нык дип мактаналар. Булыр инде, битен-башын каплап, бүлмәдә бикләп утырткач хатыныңны. Ирек бирсәң, башкаларны уздырырлар иде әле, ник дисәң, өйрәнмәгәннәр иреккә. Сездә ирек биреп карадылар түгелме?

Матильда сөйләгәннәрнең баштагы өлешен мавыктыргыч әкият итеп тыңлап утырган Рәмил, бу сорауга күңеленнән елмаеп куйды, бишкуллап риза иде ул Матильданың фаразлары белән, күтәрепме-күтәрәләр итәкләрен татар кызлары хәзер, билбау буар урыннары калмады.

– Ә чегән хатыны язмышына язылган ирне бөтен күңеленнән хөрмәт итә, аның өчен генә яши. Тамагын кайгырта, өс-башын юнәтә, күңелен күрә – бу безнең изге бурыч. Ходай ирләрне бездән артык итеп яраткан. Менә син нинди игелекле, яхшы күңелле, елмаюың матур синең, гел карыйсы килеп тора… Күпләр, безнең затларны әйтәм, баш булу өчен тарткалаша-көрәшә ирне үзеннән түбән куярга тырышып гомерләрен үткәрәләр. Югыйсә аңлый да ул үзе: ир өстенрәк, аның күңеле мәрхәмәтлерәк, эшләгән эшләре мөһимрәк, тормышы чистарак, әмма дә ләкин эчендә утырган шайтаны котырта, теленә агу бирә. Әгәр ирне хөрмәт итеп, яратып, аның тормышы белән яшәсә, һәр хатын бәхетле була бит. Яхшырак булсын дип, җан-фәрманга тырышып, өстенлеккә омтыла. Һәр яхшы – кирәкле дигән сүз түгел бит әле. Менә синең җиңел машинаң бармы?

– Юк әлегә, – диде бу борылышны көтмәгән Рәмил.

– Ә хатының комарланып акча җыядыр әле машинага?

– Анысы хак, җыя, машина хакларын яттан белә, – диде Рәмил, бу хатынның үтә күрү сәләтенә кәефе килеп.

– Менә алдыгыз ди өзеп-йолкып өр-яңа машина, беркөнне утырып чыгып киттегез ди парлашып, машина да юк, сез дә? Яхшымы? Кирәк идеме ул машина сезгә?

– Әллә шулай булырга тиешме? – дип, Рәмил курка калды. Аңламассың уенмы-чынмы сөйләгәнен, әллә барысын күреп-белеп утырадыр?

– Юк, мин болай гына әйтәм.

– Андый нәрсәләр турында сөйләмә, мин тиз ышанам ырым-шырымга, – диде Рәмил, сүзне үзгәртергә теләп.

– Ярый, алайса, мин чәй яңартыйм әле, – дип, Матильда чәйнекне алып мич арасына үтте.

Ә Рәмилгә уйласа уйланырлык бар иде. Беренче кат ишетә ул хатын-кыз авызыннан ирләргә мактау сүзе. Андый хатын-кызлар да буламы икәнни? Уйларын ачыкларга салып куюны кирәк тапты. Алай һәр сүзгә ышанып утырасы түгел, алар шундыйрак халык, елмая-елмая күз буа. Рәмилне тәмам үз иткән малай, чәйгә чакыргач, тагын янына килеп басты. Чәй алдыннан дип янә берне тоткан Рәмилнең күңеле почмакланган иде, тупылдатып сөйде теремек малайны, тегесе кулындагы прәннеген өстәл буйлап ду-ду йөртеп алды. Шул җитте Рәмилгә.

– Әйе, ду-у итеп йөртәм мин машинаны, күрәсеңме тәрәзәдән? Әллә син дә үскәч шофёр буласыңмы минем кебек. Уенчык машинаң бармы соң, ә?

– Уенчыклары юграк шул, һич акча җиткерә алмыйм, – диде ике ир-атка исе китеп карап утырган әни кеше.

– Әй, әттәгенәсе, алабыз без сиңа машина, яме, алабыз, ышан миңа. Кара ничек аңлап утыра. Язарга, укырга өйрәтергә кирәк инде аны, – дип, киңәшләр бирде, баланың яшен онытып.

– Бәләкәйрәк бит әле, өйрәнер, – диде әнисе.

– Ну шигырьләр өйрәт, ятласын. Менә мондые бар бит әле:

Мишка косолапый по лесу идёт,
Шишки собирает…

Тагын ничек иде соң әле, эх, тишек хәтер. Йә, ярар, татарча шигырь өйрәтәм мин сиңа.

Бала кешегә бу чәче тырпайган, йөзе кызарган, авызы ерык абыйның сөйләве кызык тоелды, ахры, аңа карый да чыркылдый, карый да чыркылдый. Ә Рәмил аек баштан да шигырь сөйләмәгәнне, хәзер генә исенә төшерә алмады. Шулай да кайдадыр ишетеп калган, хәтер төпкелендә сакланган икеюллыкны әйтеп бирә алды тагын.

– Тыңла әле, тиктормас, менә монысы татарча була:

Ыспай гына кодача
Тавыклар урлап кача.

Аның ят телдә сөйләвеннән әниле-уллы дәррәү көлеп җибәрделәр, малай ычкынып төшеп йөгерде: Рәмил башына килгәнне әйтми туктыймы соң, эчкән баштан булгач. Уйлап-нитеп тормастан, хатынның нечкә бармакларын бирчәйгән учына алды һәм, ни гаҗәп, әмерләр биреп дигәндәй дәвам итте:

– Табышмак ул, Матильда, загадка. Тыңла әле тагын: ыспай гына кодача… Нәрсә була ул? Төлке ул, лиса. Телисеңме, мин сине татарча өйрәтәм?

– Өйрәт соң, – дип килеште Матильда.

– Нәрсәдән башлыйм? – дип өзмәде дә куймады Рәмил.

– «Исәнмесез» дигән сүзне өйрәт.

Кайчакта исерек башка да акыллы фикер килә. Кинәт уйлап та тапты, гүзәл затка карап әйтеп тә салды.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Ак күгәрчен, күк күгәрчен»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Ак күгәрчен, күк күгәрчен» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Ак күгәрчен, күк күгәрчен»

Обсуждение, отзывы о книге «Ак күгәрчен, күк күгәрчен» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x