– Без дә барып юынып киләбез. Чәй кайнаса, алып куярсың әле, зинһар, тамагың кипкәндер, үзең ясап эчә башла, – дип фәрманнар биреп, Матильда малае белән мунчага китте.
Кешегә бәхетле булу өчен ташпулатлар да, капчык-капчык акчалар да, алтын-көмеш тә кирәкми. Саналган нәрсәләр бит барысы да тупас, материаль матдәләр, ә бәхет ул – якты хис. Адәм баласы бары тик күңеле белән генә тоя ул бәхет хисен. Менә әле Рәмилнең кайсы җире арткан, шул ук Рәмил, ә күңелендә кошлар сайрый. Күзләрен ачып карарга курка хәтта: барысы да кинәт юкка чыгар төсле. Бигрәк мунча керә белми икән Матильда. Рәмил урыныннан да торырга өлгермәде, ах-ух килеп, малаен күтәреп кайтып та җитте. Матильда чаршау артына ышыкланды. Бераз тирләре кипкәндәй булгач, Рәмил урындык башыннан үтүкләнгән әйберләрен алып киеп куйды. Матур, чиста, яхшы, бер дигән ир итеп тоя иде ул үзен. Өстәл янына килеп, тышына ак аю төшерелгән сыраны ашыкмый, тәмләп кенә бер чынаяк каплап куйды да, кыйммәтле сигарет кабып, ишегалдына суынырга чыгып китте. Кызарып баеп барган кояш нурларында, чагыл-чогыл килеп, йөрәк кузгатып кычкыра-саубуллаша, торналар чылбыры очып бара иде. «Мин дә шул торналар кебегрәк», – дигән хыялый уй килде Рәмилнең башына. – Кайтам, китәм. Юлда йөргәндә өйгә кайтасы килә, кайтсаң, тагын юлга омтылып күңел кыбырсый». Әллә бер торна әнә теге басуда ялгыз калган инде. Шуңа охшап ялгыз башың калуың да бар, барыр-кайтыр җирең дә булмас. Ашкынмассың да, ярсымассың да. Тукта, менә болайрак итеп әйтсәң ятышрак килеп чыга түгелме?
Ялгыз торна басуда,
Басылдылар ярсулар…
Ә дәвамы? Ярсулар басылгач, ялгыз башың үткәннәрне уйлап ятарга гына кала инде, тәк, болай дибез аны:
Ялгыз торна басуда,
Басылдылар ярсулар.
Үткәннәр бары төш кебек,
Бакыры да көмеш кебек.
Тап өстенә бастым. Үткәннең начары да онытыла, сагындыра башлый. Ах син, агачтан юнып ясалган шагыйрь, әллә нәрсәләр кыланып бетә адәм баласы, көлеп үләрсең. Үз уйларына үзе елмаеп, җылы өйгә үтте ул. Мунчадан соң тышта салкынчарак икән шул. Иркенләп урынына сузылды. Чаршау артында тавыш-тын юк, әллә йоклап киткәннәр. Малай эрегәндер, хатын йоклап ятмас. Кузгаласы килмәде Рәмилнең, күзләрен йомды да ята бирде. Уйлары болытлар сыман өзек-төтек йөзә бирделәр. Эләкми-тагылмый йөрәк кылларына кагылмый. Гадәттә, без үзебезне кыса эчендә тотабыз, менә әз генә ял итеп алам да, шуны эшлим дип, алдан планнар корабыз, булмаса, болай йөрсәк, алай утырсак, кеше арасында килешмәс дибез, тураебрак басабыз, йөзгә акыллы чырай чыгарабыз, корсакны эчкәрәк тартабыз, гомумән, һәрберебезнең эчке контролёры бар. Хәтта уйлар, хисләр дә аңа буйсынган: тукта, алай уйлама, азынма, дип туктата ул безне, йә, көлмә, җитте сиңа, нигә айгыр булып кешнисең, дип кисәтү ясый. Менә хәзер Рәмилнең шул «коллык»тан котылган чагы. Йоглар, суфилар да шундый халәткә керәләрдер инде. Кайгырмый да, шатланмый да, үткәннәрне оныткан, киләчәк – юк, үзен бары бер мизгел эчендә тоя. «Нирвана» диләрме әле? Тышта эңгер-меңгер төште. Матильданың кыштыр-кыштыр йөргәне ишетелде. Җил башланды, ахрысы. Их, мәңгелеккә шулай калырга, хаклы булган буддистларның монахлары, күңел тынычлыгы – зур бәхет. Ята торгач, бераз изрәп-онытылып алды Рәмил, идәнгә шалтырап калак төшкәнгә сискәнеп китте. Битен угалап торып утырды. Әл-лә-лә, өстәлгә ямь кергән ләбаса! Янында елмаеп Матильда басып тора, ә бәләкәй малай әнисенең итәгенә чатырдап ябышкан да Рәмилгә текәлгән. Өстәл әзер булгач, юри төшергән калакны мут хатын, әлбәттә, шулай! Тегенди-мондый гына булса да, Рәмил бер кагыйдәне ныклы үзләштергән иде: хатын-кызны мактарга кирәк! Әнә шуны истә тотып, тел шартлаткан булды өстәлне күреп, кулларын угалады, авызыннан сулар килгән төсле кыланды, ах-ух килде. Күңеле булды Матильданың, бит алмалары алсуланды, гел елмайды. Бер-берсен кыстап, өстәл артына утырдылар. Ни гаҗәп, теге бөтерчек, Рәмилнең күзләренә туп-туры карап, алдына үрмәләргә теләк белдерде. Әнисе аһ итте, көлеп тә карады, әйтеп тә карады, гомер кешегә барганы юк иде, күрше карчыгын гына таный, нәрсә булган моңа дип шаккатты. Ә малай, үзсүзләнеп, еларга җитеп, Рәмилнең чалбарын тарткалады. Нишләсен, күтәреп алды Рәмил бераз дерелдәгән куллары белән. Ят иде бала күрмәгән кешегә бу халәт, йөрәге леп-леп типкән бәләкәй генә кеше йоратын 2 2 Йорат – зат, кисәк, кебек (кимсетебрәк әйткәндә кулланыла).
кочагына алгач, бәләкәч, нәкъ үзенә кирәген тапкандай, песи баласыдай йомарланып тынып калды. Кузгалырга да курыкты Рәмил, аракыны авызына алмас борын ук күңеле иләс-миләсләнде. Матильда колбаса белән кыздырылган бәрәңгене Рәмил алдына ук куйды, чәнечке-кашык ише нәрсәләр тезде. «Салыргадыр инде», – дип, хатын каш астыннан ялт итеп карап алды да чәркәгә сафны коеп, аның алдына шудырды.
Читать дальше