Карим Кара - Ак күгәрчен, күк күгәрчен

Здесь есть возможность читать онлайн «Карим Кара - Ак күгәрчен, күк күгәрчен» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Ак күгәрчен, күк күгәрчен: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Ак күгәрчен, күк күгәрчен»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы Кәрим Кара әлеге китабына тупланган әсәрләрендә бүгенге җәмгыятьтәге кешеләр арасында барган астыртын көрәшнең нигезендә байлык җыю, комсызлык ятуын һәм шуңа бәйле булган төрле бозыклык, әхлаксызлык күренешләрен фаш итә.
Автор көндәлек тормыш вакыйгалары аша үз геройларының эчке дөньясын, характер үзенчәлекләрен психологик тирәнлек белән ачуга ирешә.

Ак күгәрчен, күк күгәрчен — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Ак күгәрчен, күк күгәрчен», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Нәрсә әйтергә кирәк? Рәхмәт әйт абыйга. Гарсия, шулай ярый димени, рәхмәт әйт, – дип, ана көлә-көлә улының аркасыннан каккалады.

Аңа күзе төшкәч, тагын бер аптырады Рәмил: алыштырып куйганнар диярсең Матильданы? Янында бер ун яшькә яшәргән, чәчләре тузгыган җилбәзәк кызыкай басып тора иде. Аракы-шәраб алганына эчтән генә шатланып куйды Рәмил. Куып чыгарса чыгарыр, мәгәр… Азагын уйлап бетермәде, үз уйларыннан үзе куркып китте. Исәр дә инде ул. Матильда кем дә, ул кем? Ул, почык борынлы, кыска буйлы бер ир кисәге, шундый матурлыкка кул сузмакчы була. Аракыга сатып алып була димени сөюне? Бая ялгыш уйлаган ул хатын-кыз турында. Ул бит ир-атның теләген канәгатьләндерү турында акыл сатты, ә хатын-кыз сөю-сөелү хисләрендә яши. Менә сине, кәкре аяклары белән җир таптаган кешене сөяргә теләге туарга мөмкинме соң берәр чибәркәйнең? Әлбәттә, юк, шуңа күрә баш ватып торасы да түгел. Иң әйбәте, берәр йөз грамм капларга кирәк, көне дә суык, кәефе дә шуңа туры килеп тора, монысына, шөкер, әлеге янда торган затның кысылышы юк. Бу эшкә икәү кирәк түгел, ялгызың да җиренә җиткереп башкара аласың. Аның уй йомгагы икенче сукмакка кереп киткәнен Матильда тоеп алды, күрәсең, көлүдән туктады, малаеның колагына нидер әйтеп, чаршау артына озатты, өстәлнең бер читен сөртте.

– Тозлы кыяр бар, кирәкме? – дип, үз итеп эндәште ул кулына шешә тотып торган Рәмилгә. Үрелеп чәркә алып куйды. – Бәлки, мунчадан соң? Мунча әзер…

Рәмил чак идәнгә утырмады, мичкә сөялеп калды. Ах елан аягын кискән хатын, нинди мунча, кайчан өлгерткән. Әйдә икәүләп барабыз дип, арттан тагылса?.. Кулындагы шешәсен онытты Рәмил. Кара әле, курка икән ич ул бу чибәр хатыннан, уттан курыккандай курка. Читтән карап шәбәергә генә оста шул ул. Булмый аннан. Мәңге шулай булды. Мәктәптә укыган чакта ук. Шул чәчбикәләр якын күреп туры карасалар да телдән кала торган иде. Соңрак әнә шул теленә ирек биреп, теленә ни килә, шуны сөйли торган булды. Аның сөйләгәнен көлкегә алдылар, күңелле егет исемен күтәрде. Эш шул телгә салынулардан ары китмәде. Өйләнгәндә Мәймүнәсе, дөресен әйткәндә, аны үзе өйләндерде. Ике яшькә олырак кыз йөргән егете белән пыр тузып ачуланышкан иде, тегесе шәһәргә эшкә чыгып китте. Иләс-миләс йөргән чагында кул астына ерык авыз Рәмил туры килде. Аның көлдергечләрен тыңлап тормады ул. Эшне кызу тотты, яныннан бер адым читкә җибәрмәде, өйләренә дә үзләренә барып кергән төсле барып керде. Бер кичтә бөтенләйгә калды. Әнә шулай маҗаралы булды Рәмилнең гаилә коруы.

– Да, анысы яхшы булыр, – дип, тавышына шактый ышанычлы төсмер чыгара алды алай да. Шешәне өстәлгә кире утыртты. – Мунча шәп нәрсә! Шофёр халкы ерак рейсларга йөргәндә нәрсә юксына дисең?

– Хатыннарыгызныдыр, мөгаен, – диде Матильда, шаян елмаеп.

Монысына һич алдашмый җавап бирә ала Рәмил.

– Юк! – диде, өздереп. Чынлап та, хатынын күрергә ашкынып кайтканы булмады аның. – Юк, – дип тагын кабатлады, – эчә алмый зар-интизар булалардыр дияр кемдер. Анысын да капкаларга форсат табасың. Мунча сагындыра, күгәрченкәй! Ләгәнгә утырып юынулар, ваннаны әйтәм, мунчаны алыштыра аламы соң? Эссе пар, үлән сулары. Миннек бармы? – дип, кисәк тукталып ачыклыйсы итте.

– Яфрагы бар да ул, – диде Матильда гаепле сыман, – ә менә сабыны – кер сабыны. Мин үзем чәчне ачы катык белән юам. Кирәктер, бәлки?

– Кер сабыны самый раз, – диде Рәмил. Уенда икенче иде әле аның. Менә инде сүз арасында «күгәрчен» дип тә дәште, озакламый «кошчыгым», «сандугачым», «былбылым» дип тә тезеп китмәсме? Кайдан килеп керә телгә шундый төчеләнү. Иманы камил, бу сүзне беркемгә дә әйткәне булмады аның моңа кадәр.

– Мин күлмәк-чалбарыңны үтүкләп киптереп куйган идем, әнә урындык башында, – дип ымлады Матильда, – алмаш киемнәрең юктыр инде…

Рәмил чәчрәп чыкты, урыныннан сикереп торды. Ну бу чегән хатыны, әллә ниләр сөйләп һушны ала? Кемгә чутлый ул Рәмилне?

– Бар, бар, барысы да бар, озак йөрибез бит без, ярты дәүләтне үзебез белән төяп йөртәбез, а как же, без кыргый халыкмы әллә? Муеннан майга батып йөриләр дигәч тә… – Бераз тынычлана төшкәч, гозерен әйтте: – Син, ни, капкаларга берәр нәрсә хәстәрли алмассыңмы? Менә уразаны бозарга иде исәп. Син уйлама… – Рәмил тагын үзенең кызара башлаганын тойды. Нәрсә уйламасын икән? Монда уйлыйсы-нитәсе түгел, барысы көн кебек ачык. Фатирга кергән бер шофёр кайнарлыгы бөркелеп торган ялгыз хуҗабикәне хәйләләргә, хәмер эчертергә ниятли, тел яздырырга, аннан инде түшәк уртаклашырга омтыла. Тик бу очракта шофёры юньсезрәк тә, хуҗабикәсе дәрте ташып торганга охшамаган. – Син воопше уйлама.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Ак күгәрчен, күк күгәрчен»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Ак күгәрчен, күк күгәрчен» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Ак күгәрчен, күк күгәрчен»

Обсуждение, отзывы о книге «Ак күгәрчен, күк күгәрчен» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x