– Матильда, сез дә без дип безелдәп утырмыйк әле. Мин андыйга өйрәнмәгән. Телне әйләндереп әйтүләре авыр…
– Ярый, – дип, берсүзсез ризалашты Матильда. Өстәл артында башка сүз ялганмады.
Тик ятарга исәбе юк иде Рәмилнең. Вакыт та тизрәк үтәр, машинаны барыбер ремонтлыйсы, әллә үз көче белән дә очына чыгар. Эш башлаганчы, фургонны ачып, бер капчык он сөйрәп төшерде. Җирдән алып җилкәгә салу җайсызрак булды, өс-башы да онга буялып бетте. Аның кызара-бүртә он күтәреп кергәнен күргәч, Матильда чәбәкәй чапты.
– Нигә миңа әйтмәдең, үзем алып кергән булыр идем, – дип, һушны китәрде.
Менә инде килешмәгәнне, аннан капчык күтәртеп йөртәме соң? Танавына кадәр онга буялган Рәмил тирәсендә зыр әйләнеп йөреп өстен каккалады, алъяпкыч очы белән сак кына кагылып, бит алмаларын сөрткәләде.
– Харап иткәнсең киемнәреңне. Миңа әйтсәң ни була, һичьюгында, икәүләп алып керер идек, – дип шелтәләгәндәй итте.
– Нәрсә булсын, эш киемнәре алар, – дип, кул гына селтәде Рәмил.
– Болай гына һич бетерерлек түгел, чалбарыңа да балчык чәчрәгән икән, – дип өзмәде дә куймады Матильда. – Салып куй, тәртипкә китерермен. Алмаш киемнәрең бармы? Булмаса…
– Бар, бар, алыштыра идем тегеләй дә. Машина астына керергә кирәк, – дип, Рәмил чыгып китү ягын карады.
Хатын-кызның үзенә карата артык игътибарлы булуына күнекмәгән иде ул. Һәр шофёрның майга каткан бер кат күлмәк-ыштаны үзе белән йөри. Төрлесе очрый юлда: ватылган чак була, пычракка кереп чумасың… Урындык артына элгән әнә шул киемнәрен алып киде дә Рәмил онга буялганнарын чоланга кертеп куйды. Күрер хуҗабикә, күрмәсә дә үпкә юк, каккалап-суккалап кияргә булыр әле. Машинасы ярый калкурак урында туктап калган икән, күптән түгел яуган яңгырлардан сурыгырга өлгергән, ә уйсулыкларда күлдәвекләр җыелып ята. Көзге яңгыр шул инде, әз генә сибәләсә дә, аяк асты ерып чыккысызга әйләнә. Тегеннән-моннан такта кисәкләре җыештырып алды Рәмил, шуларны ике көпчәк арасына түшәп, өстенә катлап брезент җәйде, ачкычларын чыгарып тезде дә муеннан эшкә чумды. Башта двигательдән килгән валны ычкындырды, арткы күчәрнең маен агызып алды, тезелеп киткән гайкаларны сүтәргә кереште. Чалкан ятып эшләү җайсыз иде. Астан да билгә салкын бәргәне сизелә, такта кырыйлары арканы кисеп керде. Һич әмәл калмаганда, чыгып-чыгып тәмәкесен төтәтте. Анысы да бетеп килә икән. Вәт бәхетсез баш, ят инде хәзер мазутка чумып, иптәшләре туган тарафларга якынлашып киләләрдер. Ишекне иңенә ачып кайтып керәләр, алардан кадерле кеше юк, мунча чабыналар, пилмәнен-пәрәмәчен уралар, йомшак хәләл җефетләрен кочакка алалар. Ә син монда чилән, артына ут төртергә дөньясының… Аның күңелсез уйларын хуҗабикә бүлде:
– Әйдә, Рәмил, тамак ялгап ал. Бераз соңга калдым, ачыгуың җиткәндер. Кара инде моны, бер акка буялып керә, икенче караганда – кап-кара. Ничегрәк килешер икән дисеңме? Миңа калса, ак төс бара шикелле үзеңә. Бу майны ничек агартмак кирәк? Белгән кебек, җылы суны күп итеп өй алдына алып чыккан идем. Әллә тышта суык булырмы?
Һич сөйләргә иренми бу хатын, анысыннан битәр, уенга алып тик тора барысын. Мәймүнә булса, тагын чучка булдыңмы, дип, яшелле-зәңгәрле тавышы белән бер акырыр иде дә ишекне шап ябып чыгып китәр иде. Хәер, моңа нәрсә, ире түгел, майга буялган кешене дә тәүге күрүедер әле, кызык кына тоеладыр. Ире ике атна саен өсте-башы манып алгандай булып кайта башласа, тиз үзгәрер иде каршылаулары. Ләкин менә әлеге мизгелдә күңеле тыныч иде Рәмилнең, хәленнән килгәнне эшли, кемдер баш өстендә ажгырып тормый. Хөрмәтләп чакыралар, йомшак сөйләшәләр. Ишек төбеннән үк тәмле исләр танауны ярып керде. Тамак ачуы да хак икән. Матильда мич эченәрәк куелган табаны алып өстәл өстенә утыртты, капкачын ачып җибәрде. Чаж-чож килеп торган май эчендә бәрәңге пәрәмәчләре икән. Бәрәңге генә димә әле син аны: бәрәңгесе борчак зурлык кына иттереп ваклап туралган, суган белән аралаштырылган, һәр кисәге майда йөзә, камыры кетердәп тора, телеңне йотарлык инде менә! Ике-өчне шудырганчы, Рәмил табадан башка нәрсә күрмәде. Маңгаена тир бәреп чыккач кына иркенләп тын алды, үзенә аптырап куйды. Әйтерсең лә үз өендә, тартына да белми, хуҗадан болайрак кылана. Уңайсызланганын сиздермәс өчен, тамак кыргалаган булды, алдына ясап куелган чәйне йотты. Чәй аңа таныш үлән чәе иде, өстәлдә шикәр-мазар күренмәде. «Ә нигә икәүләп кенә кара-каршы утыралар соң әле алар?»
– Ә малай кайда? – дип кызыксынды Рәмил.
– Ул уйный, – диде хатын тыныч кына.
Читать дальше