– Башта аны ашатырга кирәк, бала бит ул, түземсез була. Исеме кем, күрмәдем дә әле үзен, – дип, ризасызлык белдереп куйды Рәмил. Ул монда авыз чапылдата, малай әллә төкерек йотып чаршау артында торадыр.
– Мин аның тамагын туйдырдым, иркенләп аша. Син бала җанлы икәнсең. Безнең халык та балалар дип үлә. Ә улымның исеме Гарсия. Бабаемның исеме.
Үлән чәен чөмерә-чөмерә, тагын ике-өч пәрәмәчнең башына җитте әле Рәмил. Шактый хозурлангач, хуҗабикәгә игътибар итте. Өстенә купшы күлмәк киеп куйган, сөрмә тарткан шикелле, чәчләре озын икән. Теге бригадир әйтмешли, ничава, ул Рәмил урынында булса, әллә нәрсәләр кыланып беткән булыр иде, әле кочакларга да өлгерер иде. Ә менә ул якка Рәмил җөмәй, хет нәрсә эшлә, ни төчеләнеп сөйләшә белми, берәр иптәше урынына күрә. Хатын-кыз андыйны өнәми, ул үзе белән сокланганны ярата, уйлап чыгарып мактаганны. Берәр стакан салса, әллә исерек катыш батыраеп та китәр иде. Үзе авызга кереп бара бит, яшь тә, чибәр дә, бар җире төгәл, ымсындырып тора. Әле алда икәүләп төннәр үткәрәсе бар бит, малайны исәпкә алмаганда. Бала кеше йоклый инде онытылып. Менә Рәмилгә йоклап ятмаска кирәк.
– Ә кайдан килеп чыктыгыз бу урыс арасына? Нинди җилләр ташлады? Акылы бар кеше, – Рәмил тегесен-монысын уйлап тормый бүрәнәләре череп беткән өй эченә ишарәләде, – мондый җирдә үз теләге белән яшәп ятмас.
Матильда авыр сулады, йөзе караңгыланып китте.
– Әйе, дөрес әйтәсең, уйламаган җирдән белмәгән-күрмәгән якларда яшәп ятам. Әйтсәм әйтим инде, ирем калдырып китте мине. Без Чиләбедән чегәннәр төркеменә кушылырга килгән идек, кабул итмәделәр. Иремнең кем икәнлеге хакында хәбәр үзебездән алда килеп ишетелгән иде. Мине калырга өндәделәр, ләкин чегәннәр арасында ирдән аерылу юк, нинди булса да, безне Ходай чәчләребезне чәчкә бәйләгән. Ни булса да, мин түзәргә әзер идем. Без җылы якларга китәргә карар кылдык, ничек тә чикне үтеп, минем ата-бабалар нигезенә җитә алырбыз дип уйладык. Бәхетсезлеккә каршы, юлда мин чирләп киттем, шушы район үзәгендә идек, больницага керү турында сүз булуы да мөмкин түгел. Мин көннәр буе кәрт ачып бераз акча табам, барыбызны туйдырам. Ә ирем шул тиеннән җыелганны алып уйнарга китә. Шул авырып китүем харап итте. Менә бу өйнең хуҗасы, яхшы күңелле карчык, Шура әби, автовокзалдан алып кайтты безне. Беренче көннәрдә үз-үземне белми ятканмын. Ирең дә ияреп килгән иде, ди, ике көн торган да әйберләрне алып югалган. Әйбер нәрсә, табылыр, баш сау булсын. Шулай да озак чирләдем мин. Нинди чир булгандыр, җеп өзәрлек хәлем юк, күңелдә шундый бушлык, иремнең ташлап киткәне өчен генә түгел, ә бөтен дөньясы ялыктырган, күзләрне ачып карыйсы да килми якты дөньяга. Елыйм да елыйм, тыела алмыйча, ал мине, дип, Ходайга ялварам. Шулкадәр тормышка нәфрәт булыр икән кешедә, хәзер үзем дә аптырыйм. Рәхмәт инде Александра Васильевнага, ялгыз калдырмады, әллә нинди үләннәр эчерде, кулларында да ниндидер көч-кодрәт бар, ахрысы, аның, гел дога укыды. Әкренләп тернәкләнеп киттем менә. Ул көннәрдә талчыбыктай гына калган идем, кигән юбкам билемдә зыр әйләнеп тора, хәл юк, күз аллары караңгылана, баш әйләнә. Хатын-кыз эт җанлы була диләр, дөрестер, ахрысы, ай эчендә шап-шактый 1 1 Шап-шактый – таза, тере, тупырдап торган.
булдым, тик китәр җир юк. Кире Чиләбегә барасы килмәде. Кире кабул итәрләр иде анысы, ләкин бер барып эләксәң, ычкыну юк, гомерең шунда үтәчәк. Үзем дә Гарсия турында уйладым. Наркотиклар белән булашалар андагылар. Гарсия читтә калмас иде, азагы нәрсә белән бетәсе ачык – төрмә көтә. Шулай бәргәләнгәндә, очраклы рәвештә үтеп барган чегәннәр төркемен очраттым. Яшермим, менә сиңа сөйләгән кебек, бар серләремне ачтым. Безнең халык бит аралашып яши, кайчан да булса бер очраша алар, минекеләрне күрерләр, хәбәр итәрләр. Без дала балалары, иректә үтә гомеребез, бездә хат язу юк, язсаң да барып җитмәячәк. Менә хәзер көтәм. Ишетү белән кем дә булса ярдәмгә киләчәк безгә, ләкин вакыты билгесез. Икенче ягы да бар, Шура әбинең гозерен үтим, балаларымны бер күреп, ил гизеп кайтыйм әле, өйгә күз-колак булып тор, дип үтенде. Ничек каршы килим, ул бит мине үлемнән коткарган кеше. Менә бәрәңгесен казып алдык бергәләп, кәбестә, кыярын тозладык та, ул юлга чыкты. Авыррак, әлбәттә, бәрәңгегә күбрәк көч төшә, ә безнең икебезгә күп кирәкми. Мин оста тегүче, кайчак авыл хатыннарына нәрсә дә булса тегеп бирәм, әзме-күпме хакын бирәләр, кәрт тә ачам әле, анысына киләләр. Менә соңгы көннәрдә өзеклек булып китте. Ходай биреп тора ул, әнә онлы булдык, берничә көннән иптәшләрегез килеп җитәрләр, тагын акча бирерләр. Юк, зарланырлык түгел, зарланып яшәү – олы гөнаһ. Терелә башлагач, мин үз-үземә сүз бирдем: Матильда, дидем, син иң бәхетле хатын дөньяда, улың бар, үзең шап-шактый, әнә кояш көлә синең өчен, җил исә, һәр мизгеленә шатлан яшәүнең, дидем, син күрмисең генә, шатлыктан тора бу тормыш, бер дә булмаса уйлап чыгар шатлыкны, дидем. Менә хәзер инде син безнең турыда барысын да беләсең.
Читать дальше