Карим Кара - Ак күгәрчен, күк күгәрчен

Здесь есть возможность читать онлайн «Карим Кара - Ак күгәрчен, күк күгәрчен» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Ак күгәрчен, күк күгәрчен: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Ак күгәрчен, күк күгәрчен»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы Кәрим Кара әлеге китабына тупланган әсәрләрендә бүгенге җәмгыятьтәге кешеләр арасында барган астыртын көрәшнең нигезендә байлык җыю, комсызлык ятуын һәм шуңа бәйле булган төрле бозыклык, әхлаксызлык күренешләрен фаш итә.
Автор көндәлек тормыш вакыйгалары аша үз геройларының эчке дөньясын, характер үзенчәлекләрен психологик тирәнлек белән ачуга ирешә.

Ак күгәрчен, күк күгәрчен — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Ак күгәрчен, күк күгәрчен», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Гафу итегез, сезнең янга утырырга рөхсәтме? Ялгызым утырып ашарга яратмыйм, ризыкның бер ләззәте булмый.

Каушап төште Шәүкәт, әллә битенә кызыллык та йөгерде шунда, каударланып урыныннан сикереп торды, ниндидер кинода күргәнен исенә төшереп, урындыкны җайлаштырып, хатынга утырырга тәкъдим итте.

– Әлбәттә, әлбәттә, плиз, рәхим итегез, минем өчен бу бәхетле төш кебек, – дип сөйләнде үзе, чамалы белгән инглиз телен ватып-җимереп. Егетләрчә бармак шартлатып, тыз-быз чабып йөргән официантны үз яннарына чакырды.

– Официант!

Ханым иркенләп урнашып, кулындагы кечкенә ридикюленнән пудра чыгарды, алланып торган бит алмаларына пумаласы белән бер-ике тидереп алды, иреннәренә кызыл йөгертте.

– Тузан, тын алырлык түгел, җитмәсә, туктаусыз җил, пычракка аунатып алган төсле булдым. Яңгыр яусын иде, – диде ул, чәчләрен төзәткәләп.

– Әйе, әйе, яңгыр, – дип килешергә ашыкты Шәүкәт. – Ә сез барыбер кызарып пешкән җиләк кебексез, тузаны да, җиле дә үзгәртә алмастыр.

– Кызыклы чагыштыру, рәхмәт комплиментыгыз өчен, – диде ханым, ирен читләре белән генә елмаеп. – Ә сез читтән килгән, ахрысы, акцентыгыз…

– Читтән, Рәсәйдән мин, – дип русчага күчте Шәүкәт, – сез дә безнең як кешесе түгелме?

– Аңламыйм, – дип баш селкеде ханым, – ә официант кайда югалды соң әле?

Менюдагы ризыкларның тел әйләнмәс исемнәрен укыгандай итте Шәүкәт, кайсысы нәрсә икәнен чамалый алмый гаҗиз булды, тирләп чыкты хәтта. Килеп баскан официантка ачуы килде, аптырагач, гаепле елмаеп, хатынга мөрәҗәгать итте:

– Сезнең карамакка, нәрсә телисез, түләү миннән.

Ханым официантка менюга карамый гына нәрсәләрдер тезде дә тезде, официант баш кагып китеп тә барды. «Уф! – дип эчтән генә җиңел сулап куйды Шәүкәт, – өйрәнәсе нәрсәләр күп шул әле…»

– Сез нәрсәдер әйттегез бугай, – дип кызыксынды ханым, аңа борылып.

– Русча әйткән идем, бәлки, сез дә безнең яклардан түгелме икән дип. Сез бик тә безнең як хатын-кызларына охшагансыз.

– Хатын-кызлар бер-берсенә охшыйлардыр инде ул, – диде ханым, җиңелчә көлеп, – юк, мин капма-каршы яктан, Канададан. Таныш булыйк, Кэт…

– Бик шатмын, ә мин… – диде дә Шәүкәт туктап калды. Мин Шәүкәт дип әйтмәссең бит инде. Кырыкка төрләндереп кайтарып әйтер йә берәр оят исем кушар. – Мин – Жан, Жан дип әйтегез.

– Жан французча була, мин сезгә Джон дип эндәшермен. Ризасызмы?

– Джон, бигрәк әйбәт. Моннан соң мин гел Джон булырмын, – дип шатланып, ханымның нечкә бармакларын учына кысты Шәүкәт. Үгез булмый чурт булсын, балаларга сөт булсын дигәндәй, ничек тели, шулай эндәшсен, тик китмәсен генә яннан, эреп югалмасын, якынайсын иде аралар. Официант, подносын ике бармагына гына элеп, өстәлгә ризык ташыды. Шәүкәт каршында утырган илаһи затны күзәтте. Бирсә бирә кешегә Ходай матурлыкны. Дугаланып торган кашлары да, авыр тирбәлгән керфекләре дә, уеп ясалган кебек кечкенә борыны да, үтә күренмәле колак яфраклары да, кабарынкы иреннәре дә нәкъ урынында иде Кэтның. Мондый хатынга кулың барып кагылу да куркыныч, кыйммәтле бәллүр савытка тиң. Юк-бар сөйләшеп утырып, хатынга сокланып, нәрсә ашаганын да сизмәде Шәүкәт, чәйнәде дә йотты, чәйнәде дә йотты. Кэт беренче булып өстәл яныннан кузгалды, нәфис кулын Шәүкәткә сузды:

– Сезнең белән бик күңелле булды, Джон. Әле монда озак буласызмы, бәлки, тагын да очрашырбыз.

Менә шулай «ә» дими, «җә» дими бу гүзәл затны кулдан ычкындырыргамы инде? Шәүкәт ашыгып урыныннан сикереп торды.

– Рөхсәт итегез, мин сезне озата чыгам, – дип, аның артыннан атлады.

Кэт киң урам читенә чыгып баскач туктап калды.

– Ярый, хушыгыз, рәхмәт сезгә, миңа бу тарафларга.

– Сер булмаса, бәлки, әйтерсез, кайда болай ашыгасыз? Әллә берәр бәхетлесе көтәме сезне? – диде үҗәтләнеп Шәүкәт.

Кэт чылтыратып көлеп җибәрде:

– Юк, йөрәгемне яулаган рыцарь очратканым юк әле минем. Бераз эшләрем бар иде, иртәгәсе көнгә калдырып булмый.

– Ә бәлки, соңрак очрашырбыз, ә? Аңлыйсызмы, мин япа-ялгызмын монда, тирә-якта таныш түгел кешеләр, сүз кушып сөйләшердәй бердәнбер кешем – сез. Тел ягын да үзегез күреп торасыз. Төннәр озын, мендәр кочаклап караватта әйлән дә әйлән, ни йокы керми күзләргә. Әйдәгез, бер күңел ачыйк бүген бергәләп. Мин чын күңелдән, әллә нәрсәләр уйламагыз…

Кэт икеләнеп калды.

– Ничек булыр икән? – Уйланып сәгатенә карап алды. – Ярар, алай булгач, мин дә кичке якта ирекле. Ике сәгатьтән менә шушы басып торган урында очрашырбыз. Сез ризамы?

Җавап көтеп тормастан, озын аяклары белән тык-тык басып китеп тә барды. Шатлыктан сулуы капты Шәүкәтнең. Әгәр тирә-якта кешеләр үтеп-сүтеп йөрмәсәләр, малайлар кебек сикергәләр иде, валлаһи.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Ак күгәрчен, күк күгәрчен»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Ак күгәрчен, күк күгәрчен» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Ак күгәрчен, күк күгәрчен»

Обсуждение, отзывы о книге «Ак күгәрчен, күк күгәрчен» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x