Карим Кара - Ак күгәрчен, күк күгәрчен

Здесь есть возможность читать онлайн «Карим Кара - Ак күгәрчен, күк күгәрчен» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Ак күгәрчен, күк күгәрчен: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Ак күгәрчен, күк күгәрчен»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы Кәрим Кара әлеге китабына тупланган әсәрләрендә бүгенге җәмгыятьтәге кешеләр арасында барган астыртын көрәшнең нигезендә байлык җыю, комсызлык ятуын һәм шуңа бәйле булган төрле бозыклык, әхлаксызлык күренешләрен фаш итә.
Автор көндәлек тормыш вакыйгалары аша үз геройларының эчке дөньясын, характер үзенчәлекләрен психологик тирәнлек белән ачуга ирешә.

Ак күгәрчен, күк күгәрчен — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Ак күгәрчен, күк күгәрчен», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Бераздан ишектә Матильда күренде. Йа Хода, үзгәрсә үзгәрә икән кеше шул вакыт эчендә! Күзләре томаланган, чәчләре тузгыган, адымнары ышанычсыз, куллары кайда тукталырга белми… Йөрәге өзелеп төшәрдәй булды Рәмилнең аңа карап.

– Әнә чыккан сихерче бичә, – дип, күзләрен усал елтыратты Бычков. – Берни белмим, берни күрмәдем, әйе, юк: бар булган җавабы шул. Ни аласың аннан, чегән кайда да чегән, аларның урлашып даны чыккан. Бергәләп урлаганнардыр…

Аның нәрсә бытылдаганын тыңламады да Рәмил, торып Матильдага каршы атлады. Ул да йөгерә-атлый килеп, якынының күкрәгенә башын куйды.

– Рәмил! – диде ул, иңрәп, – син мине алдагансың. Безнең хакка башыңны югалтырга телисеңме? Акылыңа кил, сөйлә дөресен, әле соң түгел… ялварып сорыйм, телисеңме алдыңда тезләнәм? – дип, җиргә чүгәли башлады, күзләреннән яшьләре коелды.

Рәмил җанкисәген ашыгып торгызды, кочагына кысты да колакларына пышылдады:

– Болар вакытлыча барысы. Артыгын сөйли күрмә, берни дә үзгәртә алмассың. Миңа начаррак кына булыр. Мин коры чыгам бу хәлдән, ышан, бер ай, күп булса ике ай, синең арттан килеп тә җитәрмен. Син бу авылга үзең турында хәбәрләр җибәреп тор, яме? Ходай хакына сорыйм синнән, кош теле кадәр генә булса да хат яз. Күрше әбигә әнә, үзеңнең фатир хуҗаңа, Юрага, бер дә булмаса. Мин шул хәбәрләр аша сине эзләп табармын. Монда торма, бер кызыгы да юк мине алып китүләренең, Гарсия да елый торгандыр. Шул безнең хушлашу булсын, – дип, Рәмил кат-кат үпте иреннәреннән.

– Ха! Күрдеңме? Шаһит бул, бригадир. Бер банда болар. Ну и парочка, баран да ярочка дияргә генә кала. Кайдан табышканнар, кайчан кавышканнар. Бу сөйрәлчек бер иркәләгән дә юкабашны төп башына утырткан инде. Ха-ха-ха…

Рәмилне бу сүзләр ярсытып җибәрде. Ул өйгә керергә димләп Матильданы эткәләп дигәндәй үз яныннан җибәрде дә, бар гәүдәсе белән үзеннән бер башка озынрак булган хуҗасына таба борылды. Тегесе һаман мыскыллап көлеп тора иде.

– Сиңамы кеше тикшерергә, ата чучка? Мәймүнә белән себерелгәнеңне бел дә яп сасы авызыңны. Карак дип дөнья яңгырата. Угрыдан бур урлаган. Синең урлаганнарыңны исәпкә алсаң, мин синең алда чүп кенә. Кайда ул сиңа җитү! Паразит син, менә кем йөри дөнья пычратып… – дип, җиргә төкереп куйды Рәмил. Төкереген тырышып-тырышып изгәләде әле.

Күптәннән үзенә каршы сүз әйткәннәрен ишеткәне булмаган хуҗа кеше башта катып калды, бер агарды, бер күгәрде. Һәм, үгездәй үкереп, ике кулын алга сузып, Рәмилгә ташланды. Якасына барып ябышып, уңга-сулга селеккәләргә тотынды, буыла-буыла сөйләнде:

– Сгною, көл-талкан ясыйм, гад, буду…

Тагын нәрсәләр әйтергә теләгән булгандыр, Рәмил артыгына ирек бирмәде. Кинәт кенә башы белән тегенең ияк астына бәрде. Телен тешләп, теге чалкан егылды. Тимер сугып мускуллары ташка әйләнеп беткән Рәмилгә каршы тора ала димени бу олы корсак? Рәмил, йодрыгына бар ачуын туплап, басарга маташкан хуҗага тагын берне ямады. Әйбәт эләкте, тагын капланып төште ит түшкәсе. Һушына килгән бригадир йөгереп килеп Рәмилгә асылынды:

– Рамилька, не дури, тагын бер суксаң, җанын җәһәннәмгә очырасың бит. Ал кулыңа үзеңне, тимә, …ка тисәң, үзең буяласың. Гомерлеккә башыңны ашарлар, – дип тынычландырырга теләде.

Ул арада чәчрәп Матильда килеп чыкты. Тәрәзәдән күреп калгандыр инде, бер кат күлмәкчән көе, елап, Рәмилне читкә тартты. Нәкъ шул чакта олы юлдан авылга ике машина борылды. Алдагысында Руслан иде, арттагысыннан бер-бер артлы таяк белән коралланган омоннар коелды. Аларны күрүгә, авызы-башы кан булган Бычок калкынды, бармагын Рәмилгә терәп чәрелдәргә тотынды:

– Коткарыгыз! Тотыгыз аны! Үтермәкче булды! Түлим, күпме кирәк, түлим! Бирегез кирәген.

Таза егетләр эшне озакка сузмадылар, кемнең кем икәнен дә сорашып тормадылар. Матильданы кулыннан сөйрәп читкәрәк аттылар да бригадир белән Рәмилнең баш өстендә таякларын уйнатырга тотындылар. Руслан килеп бригадирны аралап алды. Калганы Рәмилгә калды. Коты очкан Матильда ничә тапкырлар елап Рәмилне якларга талпынса да, аны кызык кына күрделәр, берсе хатынның очасына таягы белән эләктереп тә алды. Бераз «эшләп» арыгач, тын алырга тукталдылар, тәмәкеләрен кабыздылар, эшнең нидә икәнен тыңларга Бычков тирәли бастылар. Матильда һушын югалткан Рәмилнең канга баткан йөзен сөрткәләде, чәчләрен сыпыргалады, үзе дә сизмәстән чегән теленә күчеп, Ходайдан бердәнберен коткаруын ялварды. Игътибар үзәгендә Бычков иде. Кулларын болгап кына торды ул, теле телгә йокмады:

– Куркыныч җинаятьчене җәтмәгә эләктердегез, егетләр. Мин сезгә ияреп барам идарәгезгә. Монда тиресен тунагыз сез аның, ләкин җаны туган ягына кайтырлык калсын. Анда полный катушкага булачак әле аңа. Кем белән бәйләнергә уйлаган? Ә сезне барып җиткәч ризалатырмын, анысы хәлдән килә. Ну моңа да танытам әле кем икәнлегемне, исән котылса, үлгәнче онытмас.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Ак күгәрчен, күк күгәрчен»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Ак күгәрчен, күк күгәрчен» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Ак күгәрчен, күк күгәрчен»

Обсуждение, отзывы о книге «Ак күгәрчен, күк күгәрчен» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x