Карим Кара - Ак күгәрчен, күк күгәрчен

Здесь есть возможность читать онлайн «Карим Кара - Ак күгәрчен, күк күгәрчен» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Ак күгәрчен, күк күгәрчен: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Ак күгәрчен, күк күгәрчен»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы Кәрим Кара әлеге китабына тупланган әсәрләрендә бүгенге җәмгыятьтәге кешеләр арасында барган астыртын көрәшнең нигезендә байлык җыю, комсызлык ятуын һәм шуңа бәйле булган төрле бозыклык, әхлаксызлык күренешләрен фаш итә.
Автор көндәлек тормыш вакыйгалары аша үз геройларының эчке дөньясын, характер үзенчәлекләрен психологик тирәнлек белән ачуга ирешә.

Ак күгәрчен, күк күгәрчен — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Ак күгәрчен, күк күгәрчен», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Кемнәр алар? Сезнекеләрмени? – дип сорашырга өлгерми калды, Рәмил ашыгып чыгып та китте.

Машина янында аны Руслан, бригадир, башлыклары Бычков каршы алдылар. Рәмил чыкканчы алар «КамАЗ» тирәсендә йөренәләр иде инде, фургон ишеге төбендә тапталган эзләрне дә, күчәрнең шул килеш сүтелмәгән икәнен дә күрделәр. Табактай бите кызарынган-бүртенгән Бычков шунда ук кычкырырга тотынды:

– Син, недоношенный, нинди кәмит оештырдың монда? Моның өчен мин бит синең җаныңны суырып алачакмын, падла…

Сүзләр нәрсә? Аларга исе китми иде инде Рәмилнең. Ул үз теләгәненә иреште, күңеле түгәрәкләнде инде аның, ниндидер Бычокның төкерекләр чәчкәненә илтифат итәсе юк. Йөзенә гаепле төс тә чыгармады Рәмил, башын да аска имәде, тегенең күзләренә туп-туры карап тора бирде. Отыры кызды түрә, күзе-башы акайды.

– Ач фургонны, хайван, – дип җикерде дә башкаларны узып машина артына килде.

Бер Рәмил тыныч иде арада, булыры булган, уңасы уңган, кем әйтмешли, алда нәрсә тәгаенләнгән, шуны кабул итәргә әзер иде ул. Ашыкмый гына тимер ишекләрне бөтен иңенә ачып җибәрде. Кайдан җиңеллек килгән, корсагын күтәреп ялт сикереп тә менде Бычков, кулларын җәеп җибәрде.

– Бетергән, суйган, талаган бу адәм актыгы мине! – дип, калын тавышы белән яңгыратты ул бушап калган фургон эчен. – Вор! Беләсеңме нәрсә эшләтәм мин сине моның өчен? Сизгән иде аны күңелем, ничә көн рәттән төшемдә гел кара киемнән йөрдем. Их, хайван… – дип, зилзилә куптарды хуҗа. – Кайда озаттың, әйт, падла, күпме акча алдың? – дип төшешли Рәмилнең якасыннан бөтереп алды. – Эндәшмисең, әһә, тукта, әйттерерләр, энәсеннән җебенә тиклем сөйләп бирерсең, шуышып йөрерсең әле минем алда… – дип, хәтәр кыланып янады ул Рәмилгә. Эшне кызу тотты. Русланны үз машинасында милиция хезмәткәрләрен алырга җибәрде, ә үзе, бригадирга Рәмилне сакларга калдырып, өйгә юнәлде. Өй хуҗасы нәрсә булса да күргәндер-белгәндер, яшерен эшләнә торган эш түгел. Икәү торып калгач, бригадир Рәмилгә тәмәке сузды, шырпы кабызды, үз итеп хәлен уртаклашты.

– Эх, Рамилька, – дип, мул итеп төтен өрде ул, – күпме йөрдек без синең белән рейсларда, ышанычлы егет булдың. Нишләп ялгыштың, Бычокның акчасы безгә буласы юк бит. Тәвәккәлләрлек акча да түгел, миллион эләктерсәң инде башны алып чыгып китәргә булыр иде берәр якка. Кушканны үтәгән булсаң, хәзер хатыныңның җылы куенында сыра эчеп, телевизор карап яткан булыр идең. Бычокны беләсең, бәлале адәм, башыңны ашар. Әле юлда килгәндә, хатыны өчен юри миннән үч ала, дип сөйләнеп килде. Төкер идең икесенә дә, яңадан башлап кара идең тормышыңны. Ялгышкансың, брат, эчкечелектән дисәң, артыгын тотканың булмады моңа кадәр. Син, ни, әзрәк уңаена тор тегенең, хуҗалар баш игәнне яраталар бит алар. Бәлки, ипкә килер, тыңла сүземне. Юк кына нәрсә өчен башыңны төрмәдә черетер, күңеле таш ул адәмнең…

Берни эндәшмәде Рәмил, тыңлап кына утырды. Рәхмәтле иде ул бригадирына, аның хәленә керүенә күңеле булды. Ләкин кеше хәлен кеше беләме? Рәмил үзе, мәсәлән, яңабаштан башла бу көннәрне, дисәләр, нәкъ шулай яшәр, шул ук гамәлләрне кылыр иде, бәлки, артыграк яратыр-назлар иде Матильдасын, шунысы гына үкенечле. Ә тегеләй тамчы да үкенми ул. Бригадир әйтмешли, өендә булыр идеме, Бычокның сөяркәсе белән берни белмәгән булып, кыланып сөйләшер, шул үзәккә үткән гаиләгә ябышып ятар идеме? Гомерең буе кол булганчы, бер тапкыр башыңны калкытырга көч тап, үзеңә хөрмәт белән кара. Караклыкта гаепли аны теге нәсел үгезе. Урлашу буламы икән, күпме еллар кемгәдер байлык тупларга булышып та, тиешлесен алмыйча эшләгәннән соң үз белдегең белән исәп-хисап ясау? Әйдә, караклык та булсын, ә Бычков ишеләрнең гади кешенең соңгы тиенен суырып акыртып талаулары караклыкка исәпләнмиме? Бер Ходай хөкемдар. Рәмил соңгы чиккә терәлгәч барды бу адымга. Әгәр сөйгәненең рәхимсез дөньяның сазлыгында тыпырчынганын читтән карап-күзәтеп торса, яхшырак булыр идеме? Тиешле җәзасын үз иңнәре белән күтәрер, төрмә ишеген ачып керергә язган икән тәкъдирдә, нишләмәк кирәк? Кайда да адәм балалары, гомерлеккә бикләмәсләр әле. Бер котылыр барыбер, эзләп табар Матильдасын…

Өй эченнән берара Бычковның яман тавышы ишетелде. Ниһаять, үзе күренде. Тынычланмаган иде һаман, мыгыр-мыгыр килеп, ишеккә борылып карый-карый атлады ул.

– Разврат оештырганнар монда, – дип хәбәр салды ул, кулларын болгап, – өстәлдә аракы, эчкәннәр-типтергәннәр. Акча кирәк булгач, шалт очырган онны. Ну, юеш урын да калдырмыйм мин бу шөпшә оясыннан!..

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Ак күгәрчен, күк күгәрчен»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Ак күгәрчен, күк күгәрчен» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Ак күгәрчен, күк күгәрчен»

Обсуждение, отзывы о книге «Ак күгәрчен, күк күгәрчен» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x